Җыентыкны тарату ысуллары:
- KZN.RU рәсми порталында электрон версиядә урнаштырыла;
- басма матбугат киоскларында сатыла;
- Казан шәһәре китапханәләренә таратыла;
- җыентыкка теләсә кайсы почта бүлеге аша язылып була(язылу индексы П2266), шулай ук альтернатив язылудан һәм өйгә китереп бирү хезмәтеннән файдаланырга мөмкин.
Редакция уставы
Массакүләм мәгълүмат чараларында теркәлү таныклыгы
ТУ 16-00919 номерлы теркәлү таныклыгы Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендәге федераль күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан 2012 елның 5-нче декабрендә бирелгән.
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлары җыентыгы вакытлы матбугат басмасы буларак теркәлгән.
Җыентыкның электрон архивы Документлар җыентыгы бүлегендә урнаштырылган.
Регламент
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлары җыентыгында һәм Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының рәсми порталында (www.kzn.ru) муниципаль хокукый актларны һәм башка рәсми мәгьлүматны рәсми рәвештә бастырып чыгаруга әзерләү һәм рәсми бастыру тәртибе турындагы нигезләмә Казан шәһәре Башкарма комитетының 2017 елның 14-нче июленнән чыккан 2375р номерлы карары белән кабул ителгән. Әлеге нигезләмә буенча, Җыентыкның киләсе чыгарылышында бастырылырга тиешле документлар Җыентык басылу көненә кадәр җиде көн алдан (агымдагы атнаның пәнҗешәмбе көнендә сәгать 14.00-гә кадәр) кабул ителә. Документлар, Җыентык чыгарга җиде көн кала тапшырылмаса (агымдагы атнаның пәнҗешәмбе көнендә сәгать 14.00-дән соң), агымдагы Җыентыкка керми, киләсе санга кала.