Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.06.2020, 15:42

2020-2022 елларга Казан муниципаль милкен хосусыйлаштыру программасына тагын 14 объект кертелде

Бүген аларны программага кертү турындагы карарны Ратушада узган XL сессиядә Казан шәһәр Думасы депутатлары кабул итте.


(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь, Алена Мирошниченко). 2020-2022 елларга Казан муниципаль милкен хосусыйлаштыру программасына гомуми мәйданы 3844 кв.м булган тагын 14 объект керде. Бүген аларны программага кертү турындагы карарны Ратушада узган XL сессиядә Казан шәһәр Думасы депутатлары кабул итте.

2019 елның декабрендә кабул ителгән фараз планы үз эченә 184 күчемсез милек объектын алган. Хәзер ул 1419 кв.м мәйданлы беренче катларның биналары, 2168 кв.м мәйданлы йорт һәм подвалларның торак булмаган биналары, шулай ук 256 кв.м һәм 2697 кв.м мәйданлы җир кишәрлеге булган бина белән тулыланды.

Узган ел ахырында фаразланган хосусыйлаштыру планын кабул итү вакытына бу объектларның бөтен кирәкле техник документациясе дә юк иде, дип аңлатты Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе. «Хәзер, ул әзер булгач, барлык төгәл характеристикалар бар, без әлеге объектларны өстәмә рәвештә программага кертәбез», - диде ул.

Моннан тыш, хосусыйлаштыруның фараз планы WorldSkills 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты вакытында файдаланылган күчемле милек белән тулыландырылды. Хәзер ул республика һәм муниципаль милеккә тапшырылды, дип аңлатты Р.Галәветдинов. Бу җиһазларны, балаларны бушлай мәктәпкәчә һәм мәктәп туклануы белән тәэмин итү өчен, Азык-төлек һәм социаль туклану департаментына тапшырырга тәкъдим ителә.

«Проектны гамәлгә ашыру шәһәр бюджетыннан өстәмә акчалар җәлеп итүне таләп итми», - дип ассызыклады спикер.

Депутатлар программага кертелә торган үзгәрешләрне кабул итте.
Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XL сессиясе, 16.06.2020
Барлык яңалыклар