Консультация алу өчен сорауларны электрон почта аша алдан җибәрергә кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 20-нче августта казанлыларга юридик мәсьәләләр буенча түләүсез консультацияләр бирәчәкләр. Видеоконференция форматындагы очрашуга шәһәр Башкарма комитетына мөрәҗәгать итеп, эләгергә мөмкин.
Чарада Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, ТР буенча суд приставларының территориаль бүлекләре һәм ТР адвокатлар палатасы вәкилләре читтән торып катнашачак. Аны ТР Юстиция министрлыгы оештыра.
Белгечләрдән консультация алу өчен, казанлыларга үзләренең сорауларын һәм мөрәҗәгатьләрен prav.kazan@tatar.ru электрон почтасына алдан җибәрергә кирәк. Сораулар 13-нче һәм 14-нче августта кабул ителә. Шуннан соң барлык гариза бирүчеләрне очрашуга чакырачаклар.