Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.10.2020, 17:29

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарыннан 200 егет хәрби хезмәткә җибәреләчәк

Россиядә көзге чакырылыш кампаниясе 31-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Бүген Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясенең беренче утырышы узды. Аны шәһәр Башкарма комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Рөстәм Гафаров үткәрде. Көзге чакырылышта ике районнан 200 егет армиягә китәргә тиеш.

Бүген чакырылыш комиссиясе утырышына 18 кеше килде. Кергәндә барлык хәрби хезмәткә чакырылучыларның температурасын контактсыз термометрлар үлчәделәр, битлек һәм перчаткалар бирделәр. Бинада шулай ук кулларны дезинфекцияләү урыннары җиһазландырылган. Һәр 2 сәгать саен өслекләр дезинфекцияләнә, бинада 15 минутлык җилләтүләр уздырыла. Моннан тыш, чакырылыш пунктында социаль дистанция саклана - идәндә тиешле билге ясалган.

Комиссияне яшьләр берәм-берәм уза. Һәркем үзенең белеме, сәламәтлеге, гаилә составы, мавыгулары, хөкем ителү һәм начар гадәтләре булу-булмавы турында сөйли. Йомгаклау характеристикасы хәрби хезмәткә алынучыларның хезмәт урынына һәм гаскәрләрне сайлауга йогынты ясый.

Хезмәт үтү урыннарына китәр алдыннан хәрби хезмәткә алынучылар коронавирус инфекциясе булуга тестлар тапшырачак. Һәр яңа алынучыга әйбер мөлкәте, банк һәм шәхси электрон карталар, шулай ук шәхси саклану чаралары комплекты (битлекләр, перчаткалар) тапшырылачак.

Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе составына шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Ольга Дроздецкая, Вахитов һәм Идел буе районнарының хәрби комиссары Шамил Ханнанов һәм башкалар керде.

Исегезгә төшерәбез, бүген Россиядә көзге чакырылыш кампаниясе башланды, ул 31-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казанда чакырылыш комиссияләренә 4,5 мең кеше чакырылырга тиеш, шуларның 700-е хәрби хезмәткә җибәреләчәк, ә якынча 3,5 мең егетнең кичектерү алу өчен нигезе бар. 

Фоторепортаж
Барлык яңалыклар