Ул социаль челтәрләрдә урнаштырылган тәкъдимгә җавап бирә, анда аңа акча кертемнәре өчен югары процентлар вәгъдә итәләр.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Кыз полициягә 7-нче декабрьдә мөрәҗәгать иткән. Ул социаль челтәрләрнең берсендә акча кертемнәреннән югары процентлар рекламаланган сәхифәне табуы турында сөйли. Казанда яшәүче туташны бу тәкъдим кызыксындыра, аңа бер мең сум акча кертергә кирәк, дип хәбәр итәләр. Зыян күрүче акчаларны мобиль кушымта аша күчергән. Операция ясаганнан соң аңа хәзер аның виртуаль хисабында 17 мең сум бар, дигән хәбәр килә. Әмма аларны алу өчен җинаятьчеләр әйтеп яздырган хисапка акча күчерергә кирәк. Кыз барлык шартларны үтәгәннән соң, караклар аның хатларына җавап бирми башлыйлар һәм сәхифәләрен ябалар.
Әлеге факт буенча тикшерү органнары тарафыннан «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте. «Савиново» полиция бүлегендә әлеге вакыйгага катнашы булган затлар даирәсен ачыклыйлар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе халыкка таныш булмаган кешеләрдән килгән бөтен мәгълүматны яңадан тикшерергә киңәш итә. Беркайчан да каракларга ышанырга һәм билгесез хисапларга акча күчерергә ярамый. Караклар тозагына эләккән кешеләрдән кичекмәстән «02» яки «112» телефоннары буенча полициягә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.