Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.11.2020, 11:46

Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 85 яңа очрагы теркәлгән

19 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өйләрендә дәвалау ала.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче ноябрь). Татарстанда COVID-19 авыруының 85 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4 – читтән кайтучыларда, 81 – контактлы. 19 кеше хастаханәгә озатылган, 66 кеше өйләренә дәвалана.

Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 11 кеше, 38 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 19 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 11 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр.

61 авыру Казанда яши, 5 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Лаеш районында, 3 кеше – Биектау районында, икешәр кеше – Яшел Үзән, Питрәч һәм Ютазы районнарында, берәр кеше – Әлмәт, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Саба һәм Тәтеш районнарында.

28 ноябрьгә Татарстанда 10 мең 168 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 8912 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 92 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 27 мең 100 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 2 млн 242 мең 633 кеше авырган, 1 млн 739 мең 470 кеше сәламәтләнгән, 39 мең 68 кеше үлгән.

Барлык яңалыклар