Официальный портал мэрии Казани - Матбугат үзәге - Яңалыклар https://kzn.ru/rss/news.xml ta Mon, 13 Jul 2020 02:00:39 +0300 <![CDATA[Казан балаларына кушылган иң сирәк исемнәр Демьян, Ариэлла, Айбикә, Кайя, Славяна булган]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/demyan-ariella-aybikya-kayya-slavyana-stali-samymi-redkimi-imenami-kazanskikh-detey/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). 29-нчы июньнән 5-нче июльгә кадәр ГХАТ Казан бүлекләрендә 370 бала тууы теркәлгән.

Иң яшь әнигә - 18, иң яшь әтигә - 20 яшь. Иң өлкән әнинең яше - 45, иң өлкән әтигә - 50 яшь. Тугач та баланың минималь авырлыгы 1290 грамм тәшкил иткән, ә максималь авырлыгы - 4780 грамм, дип хәбәр итә Казан ГХАТ идарәсе.

Үткән атнада балаларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары: Камил, Тимур, Кира, Марк, Әмир, Кәрим, Ева, Әминә, София, Әмирхан. Ата-аналар үзләренең сабыйларын атаган иң сирәк исемнәр - Демьян, Ариэлла, Стефания, Этери, Эльмар, Айбикә, Кайя, Славяна, Йосыф.

Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 154 пар үзләренең никахларын теркәгән.

]]>
Sun, 12 Jul 2020 09:31:34 +0300
<![CDATA[Казан Мэриясе Борис Иванович Тихомировның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/meriya-kazani-soboleznuet-rodnym-i-blizkim-borisa-ivanovicha-tikhomirova/

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Казан Мэриясе Борис Иванович Тихомировның вафат булуы сәбәпле туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Ул 75 яшендә вафат булды.

Борис Иванович Тихомировның ярты гасырга якын хезмәт биографиясе «Казан Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыяте белән бәйле булган. Борис Иванович Татарстан Республикасы һәм аның башкаласы өчен бик күп әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга бәяләп бетергесез өлеш кертте. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Борис Ивановичның төзелеш тармагына керткән зур өлеше югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде. Борис Ивановичка шәһәрнең иң югары бүләге - «Казанның мактаулы гражданы» исеме бирелде, шәһәрне үстерү өчен ул күп көч куйды. 

Борис Ивановичның арабыздан китүе шәһәр һәм бөтен республика өчен зур югалту булып тора.

]]>
Sat, 11 Jul 2020 21:15:10 +0300
<![CDATA[Казанда коронавирус белән авыруның 19 яңа очрагы расланган]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/19-novykh-sluchaev-zabolevaniya-koronavirusom-podtverzhdeno-v-kazani/

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 35 яңа очрагы расланды, бер очрак - читтән алып керү очрагы, калганнары - контактлы. 10 авыру хастаханәгә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.

Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, авыручылар арасында - 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 6 кеше бар, 15 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 4 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 9 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 1 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.

Авыручыларның күпчелеге - 19 кеше - Казанда, 4 кеше - Яшел Үзән районында, өчесе - Яр Чаллыда, икесе - Актаныш районында, берәр кеше - Апас, Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара, Нурлат һәм Тукай районнарында.

11-нче июльгә Татарстанда 4964 СОVID-19 авыруы теркәлде, 3835 кеше савыкты, шул исәптән 68-е - узган тәүлектә.

Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 6611 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 720 мең 547-гә җиткән. 497 мең 446 кеше сәламәтләнде, 11 мең 205 кеше үлде.

]]>
Sat, 11 Jul 2020 11:42:45 +0300
<![CDATA[Казанда «Кызыл канәфер» хәйрия акциясе дәвам итә]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-kazani-prodolzhaetsya-blagotvoritelnaya-aktsiya-krasnaya-gvozdika/

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Казанда «Кызыл канәфер» хәйрия акциясе дәвам итә. Хәзер истәлекле билгеләрне онлайн гына түгел, ә республиканың парклары һәм скверларында да сатып алырга мөмкин. Җыелган акчалар ветераннар өчен дарулар һәм медицина җиһазлары сатып алуга, шулай ук аларны дәвалауга һәм тернәкләндерүгә юнәлдереләчәк.

Бөтенроссия акциясен ел саен «Буыннар хәтере» хәйрия фонды уздыра. Аңа Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек Җиңү волонтерлары актив ярдәм итә. Быелгы эпидемиологик вәзгыять уңаеннан «Кызыл канәфер» гадәттәгедән озаграк - сентябрьгә кадәр - дәвам итәчәк. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, волонтерлар барлык саклык чараларын да үтиләр.

Татарстанда акция тормышка ашырылуның 2 елы эчендә ветераннарга 2,5 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелде. Аны 17 ветеран алды. Моннан тыш, бөтен Россия буенча ветераннарга һәм социаль һәм медицина өлкәсендә эшләүче учреждениеләргә 674 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелде.

]]>
Sat, 11 Jul 2020 10:03:45 +0300
<![CDATA[Казанда «Бердәм Россия» партиясеннән шәһәр Думасына депутатлыкка 47 кандидат билгеләнде]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-kazani-opredeleny-47-kandidatov-v-deputaty-gorodskoy-dumy-ot-partii-edinaya-rossiya/

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль, Алена Мирошниченко). Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясеннән шәһәр Думасына депутатлыкка 47 кандидат билгеләнде, шуларның өчтән икесе - яңа затлар. Алар 13-нче сентябрь сайлауларында катнашачак. Карар бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган партиянең Казан җирле бүлекчәсенең XXIII конференциясендә кабул ителде. Аны «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы әгъзасы, партиянең Казан бүлеге секретаре, Казан Мэры Илсур Метшин уздырды. 235 делегатның 138-е бар иде, карар кабул итү өчен кворум җитәрлек булды.

Барлык кандидатлар да тиешле праймериз процедурасын үтте. Конференциядә бердәм сайлау округы буенча партиядән барлыгы 30 кандидат һәм бер мандатлы округлар буенча 17 кандидат тәкъдим ителде. Делегатлар тәкъдим ителгән барлык кандидатураларны да хуплады.

Шулай итеп, бердәм сайлау округы буенча депутатлыкка кандидатлар булып Илсур Метшин, Евгения Лодвигова, Рафаэль Шәвәлиев, Денис Калинкин, Зөһрә Нигъмәтуллина, Алмаз Хәмидуллин, Алексей Селивановский, Людмила Андреева, Эмиль Хөснетдинов, Делюс Сираҗетдинов, Григорий Шалымов, Радик Якубов, Альбина Рафикова, Илгиз Фәхриев, Ләйлә Гарифуллина, Максим Леонтьев, Марсель Шәрәпов, Илдар Низаметдинов, Мәдинә Сабирҗан, Әскәр Камалеев, Динә Латфуллина, Виталий Белобородов, Андрей Писарев, Валентин Шихобалов, Кирилл Шиһабетдинов, Айдар Сагетдинов, Кирилл Аленбах, Евгений Кузнецов, Андрей Губанов, Павел Завалин-Ухорский, Руслан Кадыров билгеләнде.

Бермандатлы сайлау округлары буенча депутатлыкка кандидатлар булып Марат Галиуллин, Лилия Бакулина, Гүзәл Сәгыйтова, Руслан Дуженков, Олег Калимов, Владимир Беляков, Булат Котдусов, Сергей Новоселов, Елена Глухарева, Рима Мөхәммәдшина, Рафаэль Шәвәлиев, Рамил Майзанов, Марат Ганиев, Марат Закиров, Евгений Чекашов, Радик Сәлимгәрәев, Евгений Сеньковский чыгыш ясады.

«Аларның өчтән икесе - яңа затлар. Яңа кандидатлар Татарстан башкаласы иминлеге өчен эшләргә әзер булган профессионаллар командасын төзерләр дип ышанабыз, - диде Казан Мэры Илсур Метшин һәм сайлауларда уңышлы көрәш һәм җиңүләр теләде. Ул шулай ук партия вәкилләренә бүлекчәләрдә, сайлаучылар белән очрашканда сайлау алды программасы буенча фикер алышуны оештырырга һәм аны һәр кешегә җиткерергә кушты.

]]>
Fri, 10 Jul 2020 19:44:15 +0300
<![CDATA[Казан Мэры Илсур Метшин партия конференциясендә «Вируска каршы 2020-2025 стратегия»сен тәкъдим итте]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/mer-kazani-ilsur-metshin-predstavil-na-partiynoy-konferentsii-antivirusnuyu-strategiyu-2020-2025/

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль, Алена Мирошниченко). «Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясенең Казан җирле бүлекчәсе XXIII конференциясендә «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы әгъзасы, партиянең Казан бүлеге секретаре, Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин якындагы 5 елга партия бүлеге гамәлләренең яңа программасы проектын тәкъдим итте - «Вируска каршы 2020-2025 стратегия»се.

Программа проекты яңа чынбарлыкны исәпкә алып төзәтелде

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, 2020 ел тарихка истәлекле юбилейлар - ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү - елы буларак кына түгел, ә коронавирус таралу белән бәйле җиңел булмаган сынаулар вакыты буларак та керәчәк. «Берничә көн эчендә безне чолгап алган дөнья тамырдан үзгәрде. Без бөтенләй яңа һәм барыбыз өчен дә куркыныч булган яңа чынбарлык белән очраштык. Вирус таралу белән бәйле чикләүләр шәһәр икътисадын җитди какшатты. Әмма кешеләрнең тормыш иминлеге - иң мөһиме», - диде Илсур Метшин.

«Казанның югары үсеш дәрәҗәсе югары дәрәҗәдәге ихтыяҗ тудыра. Без проблемалардан качмыйбыз, без алар турында беләбез, чишү юлларын төгәл күз алдына китерәбез һәм аларны эзлекле хәл итәбез. Яңа программа нигезендә - кешеләр турында кайгырту, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру, тормышта үз урыныңны табу өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудыру», - дип ассызыклады Казан Мэры, яңа «Вируска каршы 2020-2025 стратегия»се программасын анонслап.

Социологик тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, пандемиядән соң нормаль яшәү рәвешенә кайту казанлыларның яртысыннан күбрәген борчый, гаилә керемнәрен торгызу - икенче урында. И.Метшин билгеләп үткәнчә, шуңа бәйле рәвештә, киләсе бишьеллык программасына төзәтмәләр кертелде.

Сәламәт җәмгыять - түр башында гаделлек һәм үзара ярдәмләшү торган җәмгыять

Беренче юнәлеш - сәламәт җәмгыятьне формалаштыру, саклау һәм ныгыту. Беренче дәрәҗәдәге бурычлар арасында шәһәр башлыгы сәламәтлек саклау системасын үстерүне, аны дәүләт сәясәтенең төп өлкәсенә әверелдерүне билгеләде. «Бу 5 ел эчендә тагын 6 яңа хастаханә һәм 6 яңа поликлиника төзергә кирәк, шул исәптән Заречьеда ДРКБ-2. Ул өлкәннәр өчен 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе кебек балалар өчен югары технологияле һәм уңайлы үзәк булырга тиеш. Тагын 15 сәламәтлек саклау объектын капиталь төзекләндерергә һәм һәр районда һәрберсе файдалана алырлык заманча, барлык кирәкле медицина үзәкләре барлыкка килсен өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә кирәк», - дип ассызыклады партиянең Казан бүлеге секретаре.

Моннан тыш, аларга лаеклы хезмәт хакы алу өчен ике смена эшләргә туры килмәсен өчен, табибларның түләү һәм эшләү шартларын яңадан карау планлаштырыла.

«Бер үк вакытта сәламәт яшәү рәвеше культын ныгытуны дәвам итәргә кирәк. 2025 елга физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү гадәте шәһәр халкының 60%-ы өчен тормыш нормасы булыр, дип өметләнәбез. Физкультура, сәламәт туклану, начар гадәтләрдән баш тарту сыйфатлы медицина белән бергә казанлыларның уртача гомер озынлыгын өч елга арттырырга һәм 78 елдан артык булырга тиеш», - диде И.Метшин.

Шәһәр башлыгы фикеренчә, шулай ук балалар сәламәтләндерү инфраструктурасын һәм башлангыч мәктәп укучыларының бушлай туклану өлкәсен дә үстерергә кирәк, чөнки бүгенге көндә аларның саны 72 мең кеше тәшкил итә.

«Сәламәт җәмгыять - ул түр башында гаделлек һәм үзара ярдәмләшү торган җәмгыять. Шәһәр өчен мөһим карарларны кабул итүнең барлык процесслары ачык һәм үтә күренмәле булырга тиеш. Шәһәр халкы белән даими элемтәдә тору, аларның бүген нәрсәгә мохтаҗ икәнлекләрен аңлау аеруча мөһим», - дип ассызыклады Казан Мэры.

Якын киләчәктә Казанда тагын 6 яңа парк барлыкка киләчәк

Программаның икенче мөһим өстенлеге - шәһәрнең экологик иминлеген арттыру. Якын киләчәктә Казанда тагын 6 яңа парк барлыкка киләчәк, ә барлыгы 12 парк төзү планлаштырыла. Киләсе бишьеллыкта 100 меңнән артык агач утыртылачак. Чистарту корылмалары төзү һәм шәһәрне төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк, ләм кырларын рекультивацияләү көтелә. Моннан тыш, елгаларны һәм сулыкларны чистарту, чүп-чар белән эш итүнең яңа стандартларын кертү белән шөгыльләнәсе бар.

Казан башлыгы билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» тәкъдим иткән һәм Татарстан Президенты тарафыннан хупланган «Безнең ишегалды» республика программасы буенча быел Казанның 460 күпфатирлы йорты төзекләндереләчәк. Бу шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеген борчый, дип ассызыклады И.Метшин.

5 ел эчендә шәһәр икътисадына триллион сум җәлеп итәргә кирәк

Программа проектында шәһәр халкының керемнәрен арттыруга аерым игътибар бирелде. «Пандемия шартларында без казанлыларның тормыш дәрәҗәсен мөмкин кадәр саклап калырга, инвестицияләр җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру өчен шартлар тәэмин итәргә тиеш», - диде ул. Әйтик, алдагы елларда кече бизнеска ярдәм итүнең яңа, нәтиҗәле формаларын эшләү, соры базар белән көрәшү һәм предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәткә түләү фондын арттыру өстендә эшләү планлаштырыла. И.Метшин фикеренчә, шәһәр икътисадына 5 ел эчендә триллион сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итүне тәэмин итү, икътисад үсеше темпларын арттыру өчен шартлар тудыру мөһим. 2025 елга Казанда уртача хезмәт хакы кимендә 55 мең сумга җитәргә тиеш, дип өстәде Мэр.

Биш елдан соң Казанда мәктәп укучылары саны 40 процентка артачак һәм 200 мең кешегә диярлек җитәчәк

Программада дүртенче төп юнәлеш буларак дөньякүләм дәрәҗәдәге мәгариф системасын булдыру аталган. Биш елдан мәктәп укучылары саны 40 процентка артачак һәм 200 мең кешегә диярлек җитәчәк, дип фаразлана. Шуңа күрә яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү, шулай ук гамәлдәге учреждениеләргә капиталь ремонт ясау дәвам итәчәк.

«Яңа мәктәпләр иң югары стандартлар - бассейннар һәм актлар заллары, төзекләндерелгән территорияләр һәм спорт мәйданчыклары, йорт җиһазлары һәм уку җиһазлары белән комплектланган рәвештә төзелә. Шуны ышандырырга җөрьәт итәм, һәр чит ил колледжы да мондый дәрәҗәдә белән мактана алмый», - дип белдерде И.Метшин.

Матди базаны яңарту белән бергә белем бирү сыйфатын да күтәрергә кирәк - балалар бакчасыннан алып югары мәктәпкә кадәр, диде ул. «Казан фәнни мәктәбенең заманча технологияләре һәм ике йөзьеллык традицияләре - иң шәп яшьләрне Казанга җәлеп итәчәк магнит, безнең шәһәрнең көндәшлеккә сәләтлелеген тагын да артттырачак», - дип ассызыклады Казан Мэры.

«Киләсе 5 елга без гүзәл Казанны яңа чикләргә чыгарырга һәм аны тагын да уңайлырак, иминрәк, акыллырак, игелеклерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк чираттагы бурычларны алга куябыз. Бу аңа биредә яшисе, укыйсы, эшлисе һәм иҗат итәсе, гаилә корасы, балалар табасы һәм тәрбиялисе килгән шәһәр, хаклы рәвештә горурланырга мөмкин булган шәһәр булырга мөмкинлек бирәчәк. Без моны бергә эшләячәкбез», - дип йомгаклады Илсур Метшин.

Утырышта «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Президиумы әгъзасы, партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары, партия тарафдарларының җирле советы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

]]>
Fri, 10 Jul 2020 19:34:26 +0300
<![CDATA[И.Метшин: «Биш ел элек без үз алдыбызга 12 бурыч куйдык. Алар барысы да гамәлгә ашырылды һәм арттырып үтәлде»]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/i-metshin-pyat-let-nazad-my-postavili-dlya-sebya-12-zadach-vse-oni-vypolneny-i-perevypolneny/

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль, Алена Мирошниченко). Бүген «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясенең Казан җирле бүлекчәсенең XXXIII конференциясе узды. Конференцияне «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы әгъзасы, партиянең Казан бүлеге секретаре, Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин уздырды. Конференциядә катнашучылар башкарылган эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм 2020 елның 13-нче сентябрендә партиядән Казан шәһәр Думасына сайлауларда катнашачак кандидатларны тәкъдим иттеләр.

Утырышта «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Президиумы әгъзасы, партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары, партия тарафдарларының җирле советы вәкилләре һәм башкалар катнашты. 235 делегатның 138-е бар иде, карар кабул итү өчен кворум җитәрлек булды.

Илсур Метшин депутатларның һәм шәһәр хакимиятенең башкарган эшләре турында хисап тотты. «Биш ел элек без үз алдыбызга 12 өстенлекле бурыч куйдык . Алар барысы да гамәлгә ашырылды һәм арттырып үтәлде. Казанда футбол һәм су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары, Worldskills, башка күренекле халыкара чаралар югары дәрәҗәдә узды. Бу чорда 4 млн 124 мең кв.м торак төзеп, без төзелештә бик нык алга киттек. Торак фондына капиталь ремонт ясау темплары һәм сыйфаты буенча Казан Россия шәһәрләре арасында флагман булды», - дип ассызыклады ул.

Соңгы биш елда 39 балалар бакчасы һәм 13 мәктәп төзелде, 85 балалар бакчасы һәм 57 мәктәп капиталь ремонтланды. 2018 елда Казан дөньяның иң чиста шәһәрләре бишлегенә керде. 2019 елда Казан юл хуҗалыгы торышы буенча Россиядә беренче урынны алды. Биш ел эчендә 1,5 меңнән артык ишегалды ремонтланган. Башкала халкының һәм кунакларның яраткан ял итү урыннарына әверелгән 98 парк һәм сквер заманча төс алды. Тулысынча кипкән ике күл - Зур һәм Якты Аккош күлләре Ядадан торгызылды. Казан югары технологияле медицина һәм сәламәт яшәү рәвеше шәһәре булды. Европа дәрәҗәсендәге медицина учреждениеләре булдырылды, 80-нән артык хастаханә һәм поликлиникалар ремонтланды, 100 спорт мәйданчыгы һәм 15 заманча спорт объекты төзелде.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, спорт башкалада яшәүчеләрнең яртысы өчен диярлек тормыш стиленә әверелде. Медицина өлкәсендәге уңышлар белән беррәттән, бу казанлыларның 75,5 яшь тамгасына җиткән гомер озынлыгына уңай йогынты ясады. Бу биш ел элек булганнан 4,5 елга күбрәк.

Яшь казанлыларга ярдәм итүгә, аларның белем алуы һәм тормышта үз урыннарын табу мәсьәләләренә, тулы кыйммәтле ял вакытын оештыруга зур игътибар бирелде. Яшүсмерләр клубларын һәм шәһәр яны лагерьларын ремонтлау буенча моңарчы күрелмәгән эш алып барыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үз тарихында беренче тапкыр Ленин исемендәге мәдәни ял итү комплексы, «Заречье» мәдәният йорты, «Мәскәү», «Сәйдәш» мәдәни үзәкләре һәм күптән түгел кушылган Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты капиталь ремонтланды. Ә 2019 елда Казан 2023 елгы Европа яшьләр башкаласы исеменә дәгъва кылучы шәһәрләр өчлегенә һәм Форбс версиясе буенча Россиянең иң перспективалы шәһәрләре унлыгына керде.

13-нче сентябрьдә узачак Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар - шәһәр үсешендә яңа этапның башлануы, дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Партия конференциясендә Татарстан Президенты вазифасына кандидат итеп Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителде. «Безнең киләчәккә планнарыбыз зур, һәм без аларны турыдан-туры президентыбызның яңа срокка сайлануы белән бәйлибез. Шушы еллар эчендә ирешкән бар нәрсә - Рөстәм Нургалиевич җитәкчелегендәге бердәм команда эшенең нәтиҗәсе. Шәһәр проблемаларының берсе дә аның шәхси игътибарыннан читтә калмый. Җавапсыз калган бер генә сорау да юк», - дип ассызыклады Казан Мэры.

«Безнең төп капиталыбыз - салым һәм җыемнар түгел, ә кешеләр. Һәм безнең өстенлегебез һәркем турында кайгырту булырга тиеш», - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин партия әгъзаларына. Шуңа күрә сайлау алды программасы гражданнарның тәкъдимнәре белән тулыланырга тиеш. «Без һичшиксез шелтәләр, идеяләр һәм теләкләр туплаячакбыз. Программаны гамәлгә ашыруда сезнең белән без генә түгел, Казанда яшәүчеләрнең барысы да катнашачак», - диде шәһәр башлыгы.

«Алдагы ике бишьеллыкта да без үз алдыбызга югары һәм ирешмәстәй планкалар куйган кебек булган иде. Әмма монда - спорттагы кебек - йөкләнешләрсез лаеклы нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Без ирешкән биеклекләр - барлык казанлыларның бердәм, дустанә эшләве нәтиҗәсе. Һәм алдагы 5 елга без гүзәл Казаныбызны яңа чикләргә чыгарырга һәм аны тагын да уңайлырак, иминрәк, акыллырак, игелеклерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк чираттагы бурычларны куябыз. Бу аңа биредә яшисе, укыйсы, эшлисе һәм иҗат итәсе, гаилә корасы, балалар табасы һәм тәрбиялисе килгән шәһәр, хаклы рәвештә горурланырга мөмкин булган шәһәр булырга мөмкинлек бирәчәк. Без моны бергә эшләячәкбез», - дип йомгаклады Илсур Метшин.

]]>
Fri, 10 Jul 2020 19:22:48 +0300
<![CDATA[ТР Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре гражданнарны алдан язылмыйча шәхси кабул итүне яңарттылар]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/podrazdeleniya-gosavtoinspektsii-rt-vozobnovili-lichnyy-priem-grazhdan-bez-predvaritelnoy-zapisi/

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бүлекләре гражданнарны алдан язылмыйча кабул итүне яңарттылар. Кешеләрнең күпләп җыелуын булдырмас өчен ЮХИДИ бүлекчәләренә керү социаль дистанцияләрне үтәп, шулай ук битлек-перчатка киеп гамәлгә ашырылачак.

Транспорт чарасын теркәү турында гариза җибәрү, транспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханда катнашу һәм машина йөртү таныклыгын алу өчен республика халкы РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә ала. Шул ук вакытта хезмәтләрне, уңайлы көн һәм вакытны сайлап, теләсә кайсы теркәлү һәм имтихан бирү бүлекчәсендә алырга була, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлегендә.

Мөрәҗәгатьнең электрон формасы күрсәтелгән дәүләт хезмәтләренә 30 процентлы ташламага хокук бирә. Гаризаны кабул иткәннән алып нәтиҗәгә ирешкәнче, хезмәт алу вакыты бер сәгать тәшкил итә.

Россия илкүләм машина йөртү таныклыкларын алыштыру һәм халыкара машина йөртү таныклыкларын алуга документларны кабул итү күпфункцияле үзәкләрдә алып барыла. Мөрәҗәгать итүче куйган барлык таләпләрне эзлекле һәм уңышлы үтәгән очракта, гаризаны һәм документларны кабул итү һәм теркәү вакытыннан алып, машина йөртү таныклыгы бирелгәнче хезмәт күрсәтү срогы 15 эш көненнән артмый.

]]>
Fri, 10 Jul 2020 17:32:40 +0300
<![CDATA[Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртибе билгеле булды]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-tatarstane-opredelen-poryadok-provedeniya-kurban-bayrama/

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Татарстанда Корбан гаебен уздыру тәртибен билгеләделәр - корбан чалу өчен нисаб һәм Гает намазы вакыты расланды.

Исегезгә төшерәбез, быел төп мөселман бәйрәмнәренең берсе 31-нче июльгә туры килә. Корбан чалу өчен нисаб күләме 16 мең сум күләмендә билгеләнгән.

Татарстан мәчетләрендә бәйрәм вагазьләре 3.45 сәгатьтә башлана. Гает намазы вакыты 4.15 сәгатькә билгеләнгән. 4.30 сәгатьтән мөселманнар корбан чалуга керешә алачак. Корбан чалу урыннары хакында ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкләр.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле һәм коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында Гает намазын мөмкин булганча ачык һавада уздыруны оештыру тәкъдим ителә. Шул ук вакытта  Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдим иткән барлык саклык чараларын кулланырга: 1,5 метр дистанцияне үтәргә, үзең белән сулыш органнарын шәхси саклау чаралары, перчаткалар һәм шәхси намазлык алып килергә кирәк, дип билгеләп үттеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә.

]]>
Fri, 10 Jul 2020 16:17:32 +0300
<![CDATA[Казанда танылган архитектор Карл Мюфке йортында реставрацияләү эшләре башланды]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-kazani-nachalis-restavratsionnye-raboty-v-osobnyake-znamenitogo-arkhitektora-karla-myufke/

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль, Алинә Бережная). Казанда Һади Атласи ур., 28 адресы буенча урнашкан танылган архитектор Карл Мюфкеның модерн стилендәге йортына капиталь ремонт ясала. Йорт XIX гасыр ахырында архитекторның үз проекты буенча төзелгән. Биредә Карл Мюфке гаиләсе белән 1912 елга кадәр яшәгән. Төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылган бинада элегрәк Вахитов районының 283-нче номерлы балалар бакчасы филиалы урнашкан иде. Бүген ремонт барышын Казан Мэры Илсур Метшин контрольдә тотты.

Шәһәр башлыгы Казанда тарихи биналарны, мәдәни мирас объектларын торгызу һәм саклау буенча планлы эш алып барылуын билгеләп үтте. «Кызганычка каршы, Казанда Карл Мюфке эшләре күп түгел - Ушкова йорты, сәнгать училищесы һәм ул үзе өчен төзегән, анда яшәгән, укыткан, иҗат иткән бу йорт. Үз серләре, гадәти булмаган архитектурасы булган йорт, - дип билгеләде Илсур Метшин. - Кызганычка каршы, ул совет чорының яңа төзелешләре белән томаланган, әмма без архитекторлар белән бөек архитектор тормышка ашырган барлык нечкәлекләрне тормышка кайтарырга тырышачакбыз».

Һади Атласи урамындагы 28-нче номерлы йорт, архитектор проекты буенча 1896 елда төзелгән. Биредә Карл Мюфке гаиләсе белән 1912 елга кадәр бергә яшәгән, аннары Саратовка күченгән. 1931 елда йортны КИИКС (КИСИ) сатып алган, анда уку йортының профессорлар-укытучылар составы яшәгән. 1960 елдан бинада балалар бакчасы урнашкан.

Биредә ремонт 60 ел үткәрелмәгән. Объектта торгызу эшләре бу елның июнендә, ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитетыннан рөхсәт алганнан соң, башланган. «Бу бина гади түгел, беренче чиратта ул мәдәни мирас объекты статусына ия. Ремонт эшләре проектантлар һәм реставраторлар белән берлектә алып барыла», - дип сөйләде Казан Мэрына «Ремонтстройсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең подряд оешмасы директоры Миңнегәрәй Насыйбуллин.

Бина үзе гадәти түгел, ул модерн стиленә карый, биредә көнчыгыш һәм Европа элементлары - овал тәрәзәләре булган түгәрәк баскыч, терәкләрдә торучы балкон, икенче катта очлы формадагы зур тәрәзә бар. Йортта архитектор инициаллары булган агач ишек, агач профильле түшәм, яшерен урын белән җиһазландырылган тәрәзәләр һәм хәтта шкаф та искиткеч рәвештә сакланган, аларны кайчандыр Карл Мюфке төзегән. «Йортның үз яшерен урыннары, аркалары, архитектура чишелешләре бар, алар бөек архитекторның талантын ассызыклый», - дип билгеләде Илсур Метшин.

Ремонт эшләре вакытында эшчеләр йортның беренче йөзен саклап калырга, күренекле архитектор тарафыннан гәүдәләндерелгән бердәм стильне бозмаска тырышалар. «Тәрәзәләр тулысынча агачтан булачак - бер өлешен яңаларына алыштырабыз, ә икенчеләрен реставрациялибез. Шулай ук балконнарны реставрацияләү, баскычларны, түбәләрне, фасадны ремонтлау, эчке төзекләндерү эшләре планлаштырыла. Барысы да бердәм стильдә башкарылачак һәм Карл Мюфка уйланмасы буенча торгызылачак», - дип ассызыклады М.Насыйбуллин. Хәзерге вакытта объектта авария хәлендәге киртәләрне, штукатуркаларны, идәннәрне, түбәләрне сүтү башкарылган инде.

Карл Мюфке Казанда яшәгән елларында шәһәргә берничә танылган бина бүләк иткән, алар арасында - Кремль урамы, 33 адресы буенча урнашкан Зинаида Ушкова йорты, К.Маркс урамы, 70 адресы буенча урнашкан сәнгать училищесы бинасы.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казанда Карл Мюфке йорты белән беррәттән федераль һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирасның башка объектлары да төзекләндерелә, алар арасында Жуковский урамы, 12 адресы буенча урнашкан Колодкина йорты, анда татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан яшәгән, Волков урамындагы 42 нче номерлы йорт, анда 1910-1943 елларда химик Алексей Богородский яшәгән, Әҗем мәчете.

Казан Мэры белән капремонтның барышы белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләре башлыгы Андрей Лобов танышты.

]]>
Fri, 10 Jul 2020 15:08:10 +0300
<![CDATA[Барлык Казан сан алучылары планшетлы компьютерлар белән тәэмин ителәчәк]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/vse-kazanskie-perepischiki-budut-obespecheny-planshetnymi-kompyuterami/

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда Казан территориясендә эшләячәк барлык исәп алучылар планшетлы компьютерлар белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Казан шәһәрендәге Дәүләт статистикасы бүлеге хәбәр итә.

Узган атнада Мәскәү һәм Иваново өлкәсе заводларында Россиядә беренче цифрлы халык санын алу өчен электрон планшетлар җитештерү башланды.

Планшет тулы бер программа-аппарат комплексыннан гыйбарәт, анда җайланманың үзеннән һәм респондентларны сораштыру өчен махсуслаштырылган программа белән тәэмин итүелдән тыш өстәмә аксессуарлар - тышкы аккумулятор, хәтер карталары, стилус, чехол һәм башкалар керәчәк.

Планшетлар «Аврора» операция системасында эшлиләр. Россия операция системасыннан тыш, планшетлар үзебезнең ил программа тәэмин ителеше белән җиһазландырылган. Бөтенроссия халык санын алу медиаофисында билгеләп үтүләренчә, программа тәэмин ителешен эшләгәндә төп шарт булып мәгълүматларның куркынычсызлыгы торды. «Программа-аппарат комплексын санкциясез керү мөмкинлегеннән сакларга, күчереп алу яки исәпкә алучылар җыйган мәгълүматларга теләсә нинди башка керү мөмкинлеген калдырмаска, - җитештерүчеләр үз игътибарын бу бурычка юнәлткән», - дип ассызыклады Росстат җитәкчесе Павел Малков яңа җайланмалар җитештерә башлаган заводларның берсендә узган матбугат туры вакытында.

Планшетлы компьютерлар 700 граммнан азрак авырлыкта, бу исәп алучыларның эшен шактый җиңеләйтәчәк. Алдагы халык санын алуларда аларга кәгазьләр белән тулы авыр портфельләр күтәреп йөрергә туры килде. П.Малков сүзләренә караганда, планшетлар, халык санын алу кәгазьләре белән чагыштырганда, хаталар санын киметергә, мәгълүматны эшкәртү һәм исәпкә алу нәтиҗәләрен чыгару вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

Халык санын алу өчен барлыгы 360 мең җайланма әзерләнәчәк. Казанда халык санын алуны уздыру өчен 2305 сан алучы һәм 386 стационар исәпкә алу участогы сан алучысы кирәк. Татарстанстатта билгеләп үтүләренчә, барлык исәп-хисап персоналы планшетлы компьютерлар белән тәэмин ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында ВПН-2020 уздыру вакытын 2021 елның апреленә күчерделәр. Росстат барлык җайланмаларны агымдагы ел ахырына алырга планлаштыра.

Бөтенроссия халык санын алу тәмамлангач, җайланмаларның төп өлеше «Санлы икътисад» программасы кысаларында файдалану өчен тапшырылачак. Росстатта статистик тикшеренүләр уздыру өчен планшетлар аз санда гына калачак.

]]>
Fri, 10 Jul 2020 13:53:43 +0300
<![CDATA[Казанлыларны иҗат, фитнес һәм үзүсеш белән шөгыльләнергә чакыралар]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/kazantsev-priglashayut-zanyatsya-tvorchestvom-fitnesom-i-samorazvitiem/

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Казанлыларны «Онлайн мәдәни мохит» проекты кысаларында иҗат, фитнес һәм үзүсеш белән шөгыльләнергә чакыралар. Түләүсез дәресләр 15-нче июльдән башлана һәм һәр чәршәмбе узачак.

Теләгән һәркем инглиз телен өйрәнә, йога, рәсем ясау, бию, кул эшләре белән шөгыльләнә, шулай ук кызыклы спикерларны тыңлый һәм шәһәрнең тарихи урыннары буенча экскурсияләргә кушыла алачак.

Проектта катнашу өчен сайтта мастер-класс яки дәрес сайларга кирәк. Һәр дәреснең озынлыгы 30-40 минут тәшкил итә. «Онлайн мәдәни мохит» проекты июль һәм августта эшләячәк, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.

Исегезгә төшерәбез, «Мәдәни мохит» социаль проекты Татарстан башкаласында 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Дәресләр гадәттәгечә «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданчыкта узды. Быел проект беренче тапкыр онлайн-форматта уза.

]]>
Fri, 10 Jul 2020 13:20:15 +0300
<![CDATA[Татарстанда «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-tatarstane-prodolzhaetsya-priem-zayavok-na-festival-tvorchestva-rabotayushchey-molodezhi-nashe-vre/ (Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Татарстанда «Наше время – Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә. «КАМАЗ» гамави акционерлык җәмгыяте, «Аммоний» акционерлык җәмгыяте, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, ТР Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге вәкилләре үзләренең катнашуларын теркәделәр инде.  Хәзерге вакытта фестивальнең форматы билгеләнмәгән, әмма ул телевизион статусны саклап калачак - барлык зона турлары һәм гала-концертлар ТНВ телеканалы аша трансляцияләнәчәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быелдан конкурста катнашучыларның яше 45 яшькә кадәр арттырылды. Элегрәк катнашучының яше 41 яшьтән артмаска тиеш иде. Моннан тыш, «Безнең заман геройлары» дигән махсус приз гамәлгә куелган. 300 мең сум күләмендәге Мактаулы бүләкне гран-прига лаек булган команда алачак, ул барлык номинацияләрдә дә җыелган баллар суммасында 1-нче урынга лаеек булган командага тапшырачак. Масштаблы фестиваль хәрәкәтенең барлык җиңүчеләре һәм лауреатлары гадәттәгечә кубоклар, дипломнар, истәлекле бүләкләр, шулай ук акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк. Фестивальнең гран-при иясе диплом, Татарстан Республикасы Президентының Күчмә кубогы һәм 500 мең сум күләмендә акчалата премия алачак. Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 25-нче сентябрьгә кадәр онлайн режимында кабул ителә. Сайлап алу этаплары 2020 елның октябреннән ноябрьгә кадәр узачак. Алар Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казанда 4 зона сайлап алу этабын, суперфинал һәм гала-концертны үз эченә алачак, дип хәбәр итә «Наше время-Безнең заман» фестиваленең матбугат хезмәте. Исегезгә төшерәбез, «Наше время - Безнең заман» фестивале ТР Президенты ярдәме белән 2013 елда оештырылды. ]]> Fri, 10 Jul 2020 12:37:47 +0300 <![CDATA[Качалов театры тамашачылар өчен сентябрьдә үз ишекләрен ачарга планлаштыра]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/kachalovskiy-teatr-planiruet-otkryt-svoi-dveri-dlya-zriteley-v-sentyabre/ (Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Качалов театры 11-нче сентябрьдә тамашачылар өчен үз ишекләрен ачарга планлаштыра. Яңа 230-нчы сезон «Дуамал көн, яки Фигароның өйләнүе» комедиясеннән башланачак. Сезонның беренче премьерасын - Илья Славутский куелышында «Караклар балы»н - 17-нче сентябрьдә тамашачыларга тәкъдим итү күздә тотыла. Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Елена Ряшина, Марат Голубев, Алексей Захаров, шулай ук Павел Лазарев, Александр Малинин, Славяна Кощеева, Ксения Храмова, Виктор Шестаков, Илья Скрябин һәм башкалар катнаша. Моннан тыш, яңа сезонда актер Василий Качаловның 145 еллыгына багышланган күргәзмә ачу планлаштырыла. Бу - театр музее, А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музее һәм МХАТ музееның уртак проекты. Театрда тамашачылар һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау өчен барлык шартлар да тудырылган. Тамашачылар залында утырту эпидемиологлар киңәшләре нигезендә башкарылачак, биналарны дезинфекция чаралары белән күп тапкырлар чистарту каралган. Холлда һәм залларда һаваны зарарсызландыру системалары, кул өчен антисептиклы диспенсерлар урнаштырылган, керү юлында температура тикшереләчәк. Тамашачылар залында заманча вентиляция системасы эшли, аның ярдәмендә һава циркуляцияләнә һәм урамга чыга, дип хәбәр иттеләр театрның матбугат хезмәтендә. ]]> Fri, 10 Jul 2020 12:11:32 +0300 <![CDATA[Казанның тагын ике хастаханәсендә күкрәк читлеге патологиясен ясалма интеллект ярдәмендә ачыклаячаклар]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/eshche-v-dvukh-bolnitsakh-kazani-vyyavlyat-patologii-grudnoy-kletki-budut-s-pomoshchyu-iskusstvennog/

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Компьютер томографиясе сурәтләре буенча күкрәк читлеге патологиясен тану өчен ясалма интеллект технологиясен республиканың тагын ике медицина учреждениесендә - 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә һәм Республика онкология диспансерында гамәлгә кертәчәкләр. Июнь башыннан бу система Республика клиник хастаханәсендә эшли.

Система ясалма интеллект технологияләрен кулланып эшли. Пациент үпкәләренең торышы турында визуализация белән детальләштерелгән хисап табибның эш урынына КТ сурәтләрен системага керткәннән соң биш минут эчендә бирелә. Ул табибларның КТ сурәтен анализлау вакытын 15 тапкырга һәм пациент билгеләнеше һәм маршрутизацияләү вакытын җиде тапкыр янга калдыра.

Яңа эшләнмә COVID-19-да шик булуны гына түгел, ә яман шеш авыруларын һәм башка патологияләрне дә ачыкларга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Саннар министрлыгының матбугат хезмәте.

]]>
Fri, 10 Jul 2020 11:15:48 +0300
<![CDATA[Гражданнарны Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм республика прокуроры кабул итәчәк]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/upolnomochennym-po-pravam-cheloveka-v-rt-i-prokuror-respubliki-provedut-sovmestnyy-priem-grazhdan/

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков 14-нче июльдә гражданнарны кабул итәчәкләр.

Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләр үз сорауларын Skype яки Zoom программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән бирә алачак. Кабул итүгә +7(843)236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга кирәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.

]]>
Fri, 10 Jul 2020 10:51:15 +0300
<![CDATA[Татарстан урманнарында янгын куркынычы югары дәрәҗәдә саклана]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-tatarstane-sokhranyaetsya-vysokaya-pozharnaya-opasnost-lesov/

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). 15-нче июльгә кадәр Татарстан урманнарында урыны белән югары дәрәҗәдәге янгын куркынычы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республика урманнарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла. Моннан тыш, «Урман-янгын үзәге» ТР дәүләт бюджет учреждениесенең төбәк диспетчерлык хезмәте тәүлек буе түбәндәге телефоннар буенча эшли: +7(800)100-94-00, +7(843)221-37-95.

Исегезгә төшерәбез, урманнарда учак ягу, ачык ут чыганаклары калдыру һәм тәмәке тарту тыела. 90% очракта урман янгыннары барлыкка килүнең төп сәбәбе - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

]]>
Fri, 10 Jul 2020 10:25:38 +0300
<![CDATA[Казанлылар кино турында күбрәк белә алачак]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/u-kazantsev-poyavitsya-vozmozhnost-bolshe-uznat-o-kino/

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Казан халкы кино турында күбрәк белә алачак. «Татаркино» «Инстаграм-телевидение» эшләтеп җибәрә. Көн саен, социаль челтәрләрдә җәдвәл буенча тематик видеороликлар һәм интервью чыгачак, кино темасына туры эфирлар үткәреләчәк, уникаль кинофильмнар күрсәтеләчәк. 

Дүшәмбе көннәрендә «Татаркино» Instagram аккаунтында тамашачыларга Татарстан документалистларының танылган фильмнары турында сөйләячәкләр. Сишәмбе көннәрендә «Мир» кинотеатры аккаунтында - ТР кинотеатры һәм кинематографистлар берлеге бинасында урнашкан кыйммәтле экспонатлар турында. Һәр чәршәмбе шау-шу тудырган фильмнар турында фикер алышу планлаштырыла.

Пәнҗешәмбе көннәрендә фильм иҗат итүчеләр белән очрашулар планлаштырылган. Эш үзенчәлекләре турында режиссерлар, сценаристлар, операторлар, тавыш режиссерлары, яктыртучылар һәм кино һөнәренең башка вәкилләре сөйләячәк.

Җомга көнне балаларны «Мульт-дәрес» көтә - тамашачылар белем ала, күңел ача һәм мультфильмнарны алып баручылар - Раниль Бильданов һәм Светлана Говорунова белән бергә карый алачак. Шимбә - кино турындагы мифлар һәм фактлар, халыкара кинематографны үстерү турында хикәя.

Якшәмбе көнне тамашачылар уен фильмнарын төшергән Татарстан кинематографистларының иҗаты белән танышачак.

Моннан тыш, 1-нче августтан «Татаркино» тагын ике эре видеопроект эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Бу - республика үсешенә зур өлеш керткән Татарстанның 100 атаклы шәхесе. Һәр геройга аерым видеоролик багышланачак. Әлеге проект ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр итә «Татаркино» матбугат хезмәте.

«Кино һәм музыка» дип аталган икенче видеопроект Татарстан кинематографистлары фильмнарында кулланылган музыкаль әсәрләргә багышланачак.

]]>
Fri, 10 Jul 2020 09:38:49 +0300
<![CDATA[Чуваш мәдәниятенең «Уяв» бәйрәме күп сәгатьлек виртуаль марафон форматында узачак]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/prazdnik-chuvashskoy-kultury-uyav-proydet-v-formate-mnogochasovogo-virtualnogo-marafona/

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Чуваш мәдәниятенең «Уяв» республика бәйрәме 11-нче июльдә узачак. Быел чара күп сәгатьлек виртуаль марафон форматында оештырылачак.

Бу көнне Татарстанлыларга тематик тапшырулар, ТР чуваш фольклор коллективларының бәйрәм концерты һәм кичке чаваш-батл күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Трансляцияләр ТНВ телеканалында һәм социаль челтәрләрдә барачак. Җентекле бәйрәм итү программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

]]>
Fri, 10 Jul 2020 09:36:38 +0300
<![CDATA[Казанлылар Иделнең кош очышы биеклегеннән төшерелгән уникаль фотосурәтләрен күрә ала]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/kazantsy-mogut-uvidet-unikalnye-fotografii-volgi-s-vysoty-ptichego-poleta/

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль, Алена Мирошниченко). Бүген Казанда Кремль яр буенда «Идел кош очышы биеклегеннән чишмәдән башлап елга тамагына кадәр» фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозициядә шәһәр халкы Иделнең иң кызыклы һәм матур урыннары төшерелгән 200-дән артык фотографияне күрә ала.

Бу материалны җыю өчен фотографлар Андрей Востров һәм Валерий Безрученко вертолетта 60 мең чакрым диярлек аралыкны очып үткәннәр. Аларга моның өчен өч ел вакыт кирәк булган. Авторлар Идел күренешләрен Идел буе федераль округына керүче 14 төбәктә - Тверь өлкәсеннән алып Әстерханга кадәр - сурәтләгән. Барлык фотолар төрле һава шартларында эшләнгән, ә күргәзмәдә алар төбәкләр буенча төркемләнгән - чишмәдән елга тамагына кадәр.

Андрей Востров һәм Валерий Безрученко - кош очышы биеклегеннән пейзаж төшерүнең яңа жанрын беренче булып ачучылардан. Мондый форматта алар инде 20 елдан артык эшли. Аларның җилкәләре артында 3 мең сәгатьтән артык очыш һәм 130 мең чакрымнан артык ара. Хәер, фотога төшерү - аларның яраткан шөгыльләре. Профессиясе буенча Андрей Востров - программист, ә Валерий Безрученко - менеджер.

«Без Иделдә туганбыз һәм яшибез. Без бергә инде 20 елдан артык очабыз, ләкин бер мизгелдә бөтен елганы карарга һәм аның башка кешеләргә дә күрсәтергә булдык», - дип сөйләде А.Востров. Ул билгеләп үткәнчә, экспозициядә тәкъдим ителгән барлык фотосурәтләр редакцияләүгә дучар ителмәгән, максимум - ул җиңелчә төсләр коррекциясе. «Без табигатьнең табигыйлеген күрсәтергә теләдек. Һәм бу принципиаль момент», - диде фоторәссам.

Күргәзмәдә Татарстанда төшерелгән фотосурәтләр дә тәкъдим ителгән. Валерий Безрученко сүзләренчә, Казан табигатькә бик тә органик керешә. «Казанга килгән саен, бу шәһәр белән, аның матурлыгы белән сокланабыз. Күп кенә башка шәһәрләрдә табигатькә карата варварларча мөнәсәбәт күзәтелә», - диде ул.

«Бу күргәзмә чыннан да уникаль. Мин үзем мондый матур күренешләрне, дөресен әйткәндә, әле очратмадым, гәрчә Идел буйлап сәяхәт итсәм дә, - диде экспозиция ачылышында Казан туризмын үстерү комитеты директоры Дарья Санникова. - Минемчә, бу күргәзмә безнең шәһәрнең тере табигатенә, Кремль яр буе һәм Казансу яры матурлыгына бик яхшы туры килә».

Билгеләп үтик, Андрей Востров һәм Валерий Безрученко фотолары Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрнең үзәк мәйданнарында күпсанлы күргәзмәләрдә күрсәтелде.

Күргәзмә «Бөек Идел юлы» уникаль проекты кысаларында оештырылган, ул Россиянең 14 төбәген берләштергән. Хәзерге вакытта «Бөек Идел юлы» бренды астында 20 төбәкара маршрут эшләнгән.

Кремль яр буенда фотосурәтләрне 6-нчы сентябрьгә кадәр күрергә мөмкин. Күргәзмәгә керү ирекле.

]]>
Thu, 09 Jul 2020 18:04:23 +0300
<![CDATA[10-нчы июльдән 13-нче июльгә кадәр Казанда 89-нчы номерлы автобус маршрутының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/s-10-po-13-iyulya-v-kazani-izmenitsya-skhema-dvizheniya-avtobusnogo-marshruta-89/

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Казанда 10-нчы июль киченнән 89-нчы номерлы «Академик Сахаров урамы - Гудованцев урамы» автобус маршрутының хәрәкәт итү схемасы үзгәрәчәк. Бу юл эшләрен башкаруга һәм Ломжа урамы буенча автомобиль транспорты хәрәкәтен тулысынча туктатуга бәйле, дип хәбәр иттеләр Транспорт буенча комитетта.

10-нчы июль 21.00 сәгатьтән 13-нче июль 5.00 сәгатькә кадәр туры юнәлештә автобус маршрутының хәрәкәт итү схемасы вакытлыча түбәндәге тәртиптә үзгәрә: Ю.Фучик урамы - Минск урамы - Җиңү проспекты - Ватан урамы, түбәндәге тукталыш пунктларыннан тыш:

«Минск ур.», «125-нче номерлы мәктәп» - Ю.Фучик урамы буенча,

«Ломжа урамы», «Эдельвейс кибете» - Ломжа урамы буенча.

]]>
Thu, 09 Jul 2020 17:47:22 +0300
<![CDATA[Онлайн-әкият терапиясе вакытында яшь казанлылар Татарстан һәм аның башкаласы турындагы легендаларны ишетәчәк]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/vo-vremya-onlayn-skazkoterapii-yunye-kazantsy-uslyshat-legendy-o-tatarstane-i-ego-stolitse/

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Казанда «Рональд Макдональд йорты» бушлай гаилә кунакханәсенә 7 яшь тула. Бу вакыйга уңаеннан Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары, шулай ук катнашырга теләге булган балалар өчен бәйрәм онлайн-чарасы - әкият терапиясе үткәрәчәкләр.

Чарада катнашучылар Татарстан һәм Казан турында кызыклы риваятьләр ишетәчәк һәм нәни пациентлар әзерләгән балалар иллюстрацияләрен күрәчәк.

Әкият терапиясе 10-нчы июль 17.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы. Эфирга сылтама буенча кушылырга мөмкин булачак.

]]>
Thu, 09 Jul 2020 16:13:03 +0300
<![CDATA[Михаил Мишустин Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасын төзү эшләре барышы белән танышты]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/mikhail-mishustin-oznakomilsya-s-khodom-stroitelstva-novogo-zdaniya-infektsionnoy-bolnitsy-v-kazani/

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстанга эш сәфәре барышында Казанда А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусларын төзү эшләренең барышы белән танышты. Илебез Премьер-министры объект төзелешенең югары темпларын бәяләде һәм төзелеш тармагында административ каршылыкларны киметүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Төзелеш мәйданчыкларын карап йөргәндә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм профильләр буенча министрлар аңлатмалар бирде. Карауда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анна Попова, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа стационар һәм лаборатория корпусларын төзү яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле апрель аеннан алып барыла. Эшләр Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе янындагы 2,2 гектар мәйданлы территориядә алып барыла.

Михаил Мишустинга хәбәр итүләренчә, йогышлы авырулар корпусы 232 ятакка исәпләнгән (кирәге чыкса, 400-500 ятакка кадәр арттырылырга мөмкинлек бар), шул исәптән 12-се - реанимацион ятак. Бу корпуста 10 кабул итү-күзәтү боксына, 120 йогышлы бокска кабул итү бүлеге каралган.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов объектның төзелеш барышы һәм агымдагы эшләр турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, төзелеш югары темплар белән алып барыла.

М.Мишустин барысына да һөнәри дәрәҗәдәге эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Пандемия безнең җитешсез урыннарыбызны күрсәтте, - диде ул. – Хәзер без күргәннәр – технологияләр һәм тиешле эш процессларын оптимизацияләү нәтиҗәсе, бу шул исәптән фактта 100 көн эчендә шундый объектларны төзергә мөмкинлек биргән мәгълүмат технологияләре дә. Безнең илдә мондый мисаллар шактый инде».

Россия Премьер-министры искәрткәнчә, бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте карары имзаланган, аның буенча төзелеш өлкәсендәге ГОСТларның, СНИПларның һәм башка мәҗбүри таләпләрнең 30 проценты тәкъдим рәвешендә калачак.  Аның фикеренчә, бу төзелеш тармагында административ киртәләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк. «Төзелешнең бу яңа технологияләре безгә бөтенләй башка мөмкинлекләр бирә. Бу вакытны һәм чыгымнарны киметәчәк, төзелештәге мөнәсәбәтләрнең үтә күренмәлелеген тәэмин итәчәк», - ТР Президенты матбугат хезмәте М.Мишустинның әлеге сүзләрен китерә.

Исегезгә төшерәбез, хастаханәнең яңа корпусын заманча югары технологик медицина җиһазлары, шул исәптән ясалма вентиляцияләү аппаратлары, компьютер томографы, рентгенологик, эндоскопик һәм УЗИ җиһазлары белән җиһазландыру планлаштырыла. Лаборатория корпусының мәйданы 1400 кв.м тәшкил итәчәк.

Мондый проектны гамәлгә ашыруның типик срогы 18 ай тәшкил итә. Әлеге проект төзелеш тармагында административ киртәләрне киметү чаралары ярдәмендә 100 көн эчендә гамәлгә ашырылачак.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның Татарстанга ике көнлек эш сәфәре программасында - А.С.Попов исемендәге технопаркта һәм IT-проектлар күргәзмәсендә булу, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашу, мәгълүмати технологияләр тармагы өчен дәүләти-хосусый партнерлыкны үстерү, кадрлар һәм мәгариф өлкәсендә IT-тармакка дәүләт ярдәме күрсәтү, чит ил базарларында Россия программа эшләнмәләрен тәкъдим итү, киберкуркынычсызлык өлкәсендә үзебезнең карарларны үстерү турындагы панель дискуссиясендә катнашу.

10-нчы июльдә М.Мишустин «Алабуга» махсус икътисади зонасында булачак, анда Европа - Көнбатыш Кытай автомобиль юлын төзү турында киңәшмә үткәрәчәк. Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе «Алабуга - Волокно» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең углерод җепселләре җитештерү заводын караячак.

]]>
Thu, 09 Jul 2020 15:22:44 +0300
<![CDATA[Татарстанда чит илләрдә туристлык хезмәтләре һәм йогышлы авырулар куркынычы буенча кайнар линия эшли башлады]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-tatarstane-zarabotala-goryachaya-liniya-po-turisticheskim-uslugam-i-infektsionnym-ugrozam-za-rubezh/

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Татарстанда чит илләрдә туристлык хезмәтләре һәм йогышлы авырулар куркынычы буенча кайнар линия эшли башлады. Республика халкына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре консультация бирәчәк. Чит илләрдә актуаль эпидемиологик вәзгыять, ялда куркынычсызлыкны тәэмин итщ торган тәртип кагыйдәләре, шулай ук туристлык хезмәтләре алганда кулланучыларның хокуклары турында белгечләрдән консультацияләр алырга теләүчеләр +7(800)555-49-43 (тәүлек буе), +7(843)238-21-74 телефоннары аша мөрәҗәгать итә алалар. Туристлык хезмәтләре алганда кулланучылар хокуклары турында кулланучылар өчен консультация үзәгендә +7(843)221-90-16 телефоны буенча көн саен 9.00-дән 17.00-гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш (тәнәфес 12.00-дән 13.00-гә кадәр) белергә мөмкин.

Шулай ук Кулланучылар хокуклары мәсьәләләре буенча +7(917)224-87-94 телефоны буенча дүшәмбе – пәнҗешәмбе көннәрендә 10.00-16.00 сәгатьләрдә, җомга көнне - 10.00-15.45 сәгатьләрдә (тәнәфес 12.00-12.45) шалтыратырга мөмкин.

Кайнар линия 22-нче июльгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

]]>
Thu, 09 Jul 2020 14:00:47 +0300
<![CDATA[«Континент» Казан паркында скейт-мәйданчыкны ремонтлый башладылар]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-kazanskom-parke-kontinent-nachalsya-remont-skeyt-ploshchadki/

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Казанның «Континент» паркында скейт-мәйданчыкны ремонтлау башланды - монда рампа өслеген тулысынча яңарту планлаштырыла. Эш вакытында мәйданчык куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында ябылачак.

Экстремалларны һәм урам спортын яратучыларны Урицкий исемендәге паркта урнашкан скейт-мәйданчыкта көтәләр. Ул тәүлек буе ачык кулланылышта. Күптән түгел монда, кичке вакытта уңайлы хәрәкәт итү мөмкин булсын өчен, яктылык чаралары урнаштырылды, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Исегезгә төшерәбез, Урицкий исемендәге паркта скейт-мәйданчык узган елның октябрендә ачылды, аның мәйданы 350 кв метр тәшкил итә. Скейттан тыш, биредә велосипедларда, агрессив роликларда һәм профессиональ самокатларда йөрергә мөмкин.

]]>
Thu, 09 Jul 2020 13:42:15 +0300
<![CDATA[31 июльдә казанлыларны өстәмә ял көне көтә]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/31-iyulya-kazantsev-zhdet-dopolnitelnyy-vykhodnoy/

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). 31-нче июльдә Казан халкын өстәмә ял көне көтә. Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 31-нче июльдә Татарстанда Корбан бәйрәме билгеләп үтелә, шуңа бәйле рәвештә бу эшләми торган көн булачак.

30-нчы июльнең эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, ТР Хезмәт министрлыгы сайтында урнаштырылган җитештерү календаре нигезендә, быел ике ял көне белән биш көнлек эш атнасында эш көннәре саны 246 көн тәшкил итә, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 7 эш көне, ә ял көннәре саны 120 көн тәшкил итә, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне һәм 5 өстәмә ял көне.

]]>
Thu, 09 Jul 2020 13:08:10 +0300
<![CDATA[Бу сезонда беренче балалар барахолкасы 11 июльдә Горки-Әмәт урманында узачак]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/pervaya-v-etom-sezone-detskaya-barakholka-proydet-v-gorkinsko-ometevskom-lesu-11-iyulya/

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Бу сезонда беренче балалар барахолкасы Казанның Горки-Әмәт урманында 11-нче июльдә узачак. Сату һәм алмашу өчен бирегә уенчыклар, өстәл уеннары, кием-салым, иҗат өчен җыелмалар һәм башка балалар әйберләрен алып килергә мөмкин. Иң мөһиме, алар чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш.

Балалар барахолкасы Горки-Әмәт урманында инде өченче тапкыр уза. Проект кысаларында яшь казанлылар мөстәкыйль рәвештә прилавкалар артына баса, бәяләрне билгели, сатулаша, сатып ала, сата яки башка балалар белән иске уенчыклар һәм әйберләр белән алмаша.

Санитар-эпидемиологик таләпләр аркасында катнашучылар саны 20 кешедән артмаска тиеш. Өстәлләр арасында кирәкле дистанция сакланачак. Барахолкада катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә һәм чара узачак көндә паркка килергә кирәк. Ачылыш 11.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

]]>
Thu, 09 Jul 2020 12:09:00 +0300
<![CDATA[Коронавирус Казанның тагын 16 кешесендә ачыкланган]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/koronavirus-podtverdilsya-eshche-u-16-zhiteley-kazani/

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 35 яңа очрагы ачыкланды, берсе - читтән алып керү очрагы, калганнары - контактлы. 4 авыру хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана, аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.

Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 3 кеше бар, 19 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 6 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 3 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр һәм 90 яшьтән өлкәнрәк бер кеше.

Авыручыларның күпчелеге - 16 кеше - Казанда яши, 6 кеше - Түбән Кама районында, 4 кеше - Яшел Үзән районында, берәр кеше - Әгерҗе, Бөгелмә, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Питрәч һәм Саба районнарында.

9-нчы июльгә Татарстанда барлыгы 4893 COVID-19 авыруы теркәлгән, 3734 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 29-ы - узган тәүлектә.

Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 6509 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 707 мең 301-гә җиткән. 481 мең 316 кеше терелгән, 10 мең 843 кеше үлгән.

]]>
Thu, 09 Jul 2020 11:09:18 +0300
<![CDATA[Казанлылар «iВолга 2020» яшьләр форумына кушыла ала]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/kazantsy-mogut-prisoedinitsya-k-molodezhnomu-forumu-ivolga-2020/

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь казанлылар «iВолга 2020» яшьләр форумына кушыла ала. Гаризаны 20-нче июльгә кадәр бирергә мөмкин.

Быел форум онлайн-форматта 24-нче августтан 28-нче августка кадәр узачак. Катнашучылар мәгариф һәм мәдәни-ял итү программаларында катнаша алачак. Моннан тыш, теләге булган һәркем Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды грантлары конкурсында һәм Россия яшьләре проектлары конкурсында үз көчләрен сынап карый алачак. Быел округ проектлар конкурсының грант фонды 10 млн сумнан артык сумманы тәшкил итәчәк.

Белем бирү программасы кысаларында татарстанлылар һәм башка катнашучылар өчен лекцияләр һәм тренинглар, семинарлар һәм мәртәбәле кунаклар белән очрашулар оештырылачак. Биредә дүрт тематик юнәлеш каралган: Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланган «Безнең Җиңү» сменасы; «Экология, шәһәр төзелеше, архитектура өлкәсендә үзен сынаап карарга теләгән яшь кешеләр өчен билгеләнгән «Яшәү территориясе» сменасы; «Үз бизнесыңны гамәлгә ашыруда теоретик белемнәр һәм практик күнекмәләр булдыруга юнәлдерелгән «Минем бизнес» сменасы; заманча тикшеренүләргә һәм фәнни-гамәли эшләнмәләргә багышланган «Фән һәм цифрлы технологияләр» сменасы.

Барлык материаллар - экспертлар лекцияләре, дискуссияләр, семинарлар «iВолги» сайтында оператив рәвештә урнаштырылып барачак. Моннан тыш, форумда татарстанлыларны геймификация элементлары, кызыксындыру системасы, шулай ук чатлар һәм интерактивлар көтә.

Форумда 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстанлылар катнаша ала. 20-нче июльгә кадәр «Россия яшьләре» автоматлаштырылган идентификация системасында шәхси кабинет аша гариза бирергә, ә аннары сайлап алуны узарга кирәк. Шуннан соң гына форумның барлык активлыгына керү мөмкинлеге һәм округ проектлар конкурсында катнашу хокукы бирелә. Моннан тыш, татарстанлылар тамашачы ролендә форум атмосферасына кереп чума ала.

Бүген 13.00 сәгатьтә «iВолга» Идел буе федераль округы яшьләр форумы дирекциясе вәкилләре Кристина Гнатюк һәм Олеся Мокеева сылтама буенча туры эфир үткәрәчәк. Алар булачак чара турында сөйләячәк һәм актуаль сорауларга җавап бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «iВолга» Идел буе федераль округының яшьләр форумы РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле патронажы астында уза. Форумны оештыручы - яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә Самара өлкәсе хөкүмәте, дип хәбәр итә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте.

]]>
Thu, 09 Jul 2020 10:46:00 +0300
<![CDATA[Казандагы эсселек 1954 елгы температура рекордын уздырды]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-kazani-pobit-temperaturnyy-rekord-1954-goda/

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). 8-нче июльдә Казанда яңа температура рекорды теркәлгән.

«Казань-опорная» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, чәршәмбе көнне һава температурасы +34,4 градус тәшкил иткән, «Казан-аэропорт» авиация метеостанциясе мәгълүматлары буенча 34,6 градус эсселек булган. «Казань-сокол» авиация метеостанциясе тарафыннан һава температурасы +35,7 градус теркәлгән, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

Һава температурасының моңа кадәр булган абсолют максимумы 1954 елда теркәлгән һәм +33,3 градус тәшкил иткән.

Исегезгә төшерәбез, эссе һава торышы аркасында Татарстанда һәм аның башкаласында шторм кисәтүе игълан ителде. Синоптиклар фаразлары буенча, бүген республикада +37 градуска кадәр эсселек көтелә. Халыкка саклану чараларын үтәргә киңәш итәләр. Аерым алганда, өйдә салкынча температураны сакларга, урамга чыгудан тыелырга, физик йөкләнештән баш тартырга кирәк.

]]>
Thu, 09 Jul 2020 10:14:25 +0300