Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.10.2020, 16:12

Казанның җәмәгать транспортында 1,5 меңнән артык кеше битлек режимын бозган

Тикшерү 33 шәһәр тукталышында һәм метро станцияләрендә узды.

Фото: Транспорт комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Кичә битлек режимының үтәлүе буенча чираттагы рейд барышында Казан җәмәгать транспорты пассажирлары һәм экипажлары тарафыннан 1,5 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган.

Автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метрода тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташу оешмасы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизия хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре үткәрде.

Барлыгы 974 җәмәгать транспорты берәмлеге каралды, тикшерү 33 шәһәр тукталышында һәм метро станцияләрендә узды. Рейд нәтиҗәсендә тикшерүчеләр битлексез 1585 пассажирны ачыклаган. Аларның 1548-е шәхси саклану чараларын урында кигән, ә 37 пассажир битлек булмау сәбәпле җәмәгать транспортыннан төшеп калган, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.

Барлык яңалыклар