Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машина йөрү өлешендә куеп калдырмауларын сорый.
Фото: Марат Мугинов
Карны Адоратский, Айдинов, Әмирхан, Белинский, Бондаренко, Бертуган Касыймовлар, Вишневский, Восстание, Кол Гали, Гвардия, Глушко, Муса Җәлил, Достоевский, Ершов, Завойский, Зинин, Космонавтлар, Гадел Кутуй, Сул як Болак, Мәрҗани, Миңнуллин, Мөштәри, Нагорная, Петербург, Уң як Болак, Подлужная, Сәет Галеев, Саммер, Спартак, Татарстан, Ташаяк, Тельман, Товарищеская, Толстой, Островский, Ульянов-Ленин, Фучик урамнарыннан, шулай ук Миллениум күпереннән, 4 нче транспорт дамбасыннан, Меңъеллык мәйданыннан һәм башка участоклардан чыгару планлаштырыла.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып ком сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдер белән эшләр үткәреләчәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машина йөрү өлешендә куеп калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.