Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.11.2020, 10:22

Көндез Казан урамнарын кардан чистарту өчен 296 юл эшчесе һәм 175 берәмлек махсус техника чыгачак

Бер тәүлек эчендә шәһәр юлларында мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 296 юл эшчесе һәм 175 берәмлек махсус техника, шул исәптән 62 трактор щеткасы, 63 катнаш юл машинасы, 12 үзбушаткыч, 21 фронталь төягеч, 11 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.

Кар Батурин, Кремль, Новосельская урамнары, шулай ук Ирек мәйданыннан һәм башка урамнардан чыгарылачак.

Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 1,1 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 358 юл эшчесе һәм 413 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.

Шәһәр юлларында тәүлеккә 1068 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, шул исәптән 247 тонна реагент һәм 821 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 7185 тоннага якын бозлавыкка каршы катнашма кулланган.

 

Барлык яңалыклар