Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.06.2020, 10:13

Июнь ахырына кадәр Казанда өч мең яңа юл билгесе барлыкка киләчәк

2020 елның биш аенда Казанда җәмәгать транспорты йөртүчеләр гаебе белән 28 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 30 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу 9,7%-ка һәм 45,5%-ка кимрәк.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 28 очракның 20-се - машина йөртүчеләр тарафыннан җитди аварияләр булдырмас өчен кинәт тормозга басуны куллану вакытында салонда пассажирларның егылуы. Шәһәр җәмәгать транспорты йөртүчеләр гаебе белән барлыкка килгән юл-транспорт һәлакәтләре саны өченче ел рәттән кими. 2020 ел башыннан Казанда барлыгы 575 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 20 кеше үлгән, ә 655 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.

Исегезгә төшерәбез, 2018 ел ахырыннан Казанда җәмәгать транспорты өчен тизлекне 55 чакрым/сәг дәрәҗәсендә чикләү гамәлдә. Хәрәкәтне даими контрольдә тоту нәтиҗәсендә, диспетчерлык идарәсенең автоматлаштырылган системасы ярдәмендә йөртүчеләр тарафыннан тизлек режимын арттыру очракларының саны 1800-дән 15-кә кадәр кимүе теркәлгән.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Казанда юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясенең 67 участогы, 46 авария куркынычы булган участок, һәлак булучылар теркәлгән 21 участок һәм җиде потенциаль-куркыныч участок ачыкланган. ЮХИДИ белән берлектә аларны бетерү өчен чаралар билгеләнде: җитешми торган юл билгеләре һәм өстәмә ясалма яктырту, юл билгеләре кую, ясалма тигезсезлекләрне төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыруны үзгәртү һәм башкалар.

Аерым алганда, Привольный торак массивына илтүче юлда, Тихорецкая, Белинский һәм Гагарин урамнарында 1300 багана һәм 1700 яктырткыч урнаштыру каралган. Патрис Лумумба, Тэцевская, Болотников, Фрунзе, Зорге, Гвардия, 2 нче Иске Аракчино урамнарына кирәкле юл билгеләре, киртәләр урнаштырылачак. Авария хәлендәге ике участокта киртәләр урнаштырылачак: Вишневский урамындагы юл өлешенең күчәре буйлап парапетлы юллар һәм Мир урамы буенча чик киртәләр. Шулай ук юл билгеләре ясау һәм чокырларны ремонтлау эшләре дә дәвам итә, бүгенге көнгә алар 65% һәм 85%-ка үтәлгән.

Агымдагы елда Казанда «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» ярдәмче программасы буенча билгеләнгән өч меңнән артык яңа юл билгесе барлыкка киләчәк. Аларны ЮХИДИ күрсәтмәләре буенча урнаштырачаклар, башлыча, бу мәгълүмат җиткерүне көчәйтү өчен «җәяүлеләр кичүе» билгеләре булачак. Яңа билгеләр калкып чыгачак юллар арасында Чуйков, Г.Тукай, Ершов урамнары һәм Ямашев проспекты бар.

Авария куркынычы янаган участокларны бетерү буенча барлык чараларны июнь ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Барлык яңалыклар