Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2026, 11:48

Казанлыларның энергия өчен бурычлары 1 миллиард сумнан артып китә

Шул ук вакытта идарәче компанияләрнең чыганаклар белән тәэмин итә торган предприятиеләр алдындагы бурычы 25 миллион сум дип бәяләнә

Марат Мөгыйнов фотосы

Казанда торак оешмаларының җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» һәм «Казэнерго» акционерлык җәмгыятьләре алдындагы бурычы 25 миллион сумга җыелган, башкала халкының энергия чыганаклары өчен идарәче компанияләргә түләнмәгән бурычы 1 миллиард сум дип бәяләнә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Илсур Хисмәтуллин хәбәр итте.

Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, идарәче компанияләр «Татэнерго»га 4 миллион сум һәм «Казэнерго»га 21 миллион сум күләмендә бурыч кайтарырга тиеш. Әмма төп бурычлар халык белән бәйле. 1 майга казанлыларның идарәче оешмаларга түләнмәгән гомуми бурычы 1 миллиард сумнан артып китә. Бу сумманың 710 миллион сумын башкала халкы – «Татэнерго»га, 353 миллион сумын «Казэнерго» оешмасына кире кайтарырга тиеш була.

Бурычлылар белән көрәшү өчен идарәче оешмалар «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте белән бергә системалы эш алып бара. Хәзерге вакытта судларда идарәче оешмаларның халыкка карата 274 миллион сумлык дәгъвалары карала, тагын 334 миллион сумлык бурычлар буенча эш ачылган.

Ел башыннан суд карарлары ярдәмендә 99 миллион сумлык бурычны түләттерә алганнар, 10 миллионын халык үз иреге белән каплаган. Моннан тыш, 86 миллион сумлык бурычны реструктуризацияләү турында килешүләр имзаланган.

Суд тикшерүләреннән тыш, турыдан-туры йогынты ясау чаралары да кулланыла. Идарәче компанияләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган гражданнарга электр энергиясен бирү хезмәтен чикли. Хәзерге вакытта әлеге чара гомуми бурычы 270 миллион сум булган абонентларга кагыла.

«Бурычларны киметү һәм күрсәтелгән хезмәтләр өчен вакытында түләү – ягып җылыту сезонына уңышлы әзерләнүнең төп нигезе», – дип сүзен йомгаклады чыгыш ясаучы.

Барлык яңалыклар