Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.06.2021, 14:25

Казанда синоптиклар яңгыр, яшен һәм секундына 20 метрга кадәр җил фаразлый

Шәһәр халкына ерак араларга сәфәрләрдән баш тартырга киңәш итәләр.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләрне һава шартларының начараюы турында кисәтә – яңгыр, яшен, җил һәм боз көтелә.

Казанда 24-нче июнь көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүче талгын, көндез һәм кич яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр көчәю ихтималы бар. Һава температурасы төнлә 20-22 градус, иртәгә көндез 32-34 градуска кадәр җылы булачак.

Тулаем алганда, республикада төнлә явым-төшем көтелми. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән яшен, урыны белән боз явачак. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүче талгын җил, көндез һәм кич белән яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе ихтимал, төнге сәгатьләрдә һава температурасы 17-22 градуска кадәр, көндез 30-35 градуска кадәр тибрәнергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе яшен һәм өермәле җил вакытында бинадан чыгуны чикләргә, балаларны күзәтүсез калдырмаска киңәш итә. Тышта көчле җил булганда җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә кирәк. Көчле җилдән йортларның стеналары, тукталышлар һәм төзелеп бетмәгән биналар янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка түбә ябу материаллары төшүе мөмкин.

Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга ярамый – җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

Җәяүлеләргә яшен вакытында, автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда, югары саклык кирәк. Машина йөртүчеләргә йөрүдән баш тартырга киңәш итәләр, чөнки электроника эшендә бозыклыклар килеп чыгарга мөмкин. Велосипедчыларга шулай ук яшенне велосипедтан якынча 30 метр ераклыкта басып торып көтәргә кирәк.

Якындагы тәүлектә шәһәр халкын ерак араларга сәфәрләрдән баш тартырга чакыралар. Гадәттән тыш хәлләр булган очракта ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин – 101, 112, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ышанычы телефонына түбәндәге номер буенча шалтыратырга мөмкин: +7(843)288-46-96.

 

Барлык яңалыклар