Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.03.2020, 18:03

И.Метшин – УЕФА Суперкубогы турында: «Без чираттагы тапкыр дөнья спорт башкалаларының берсе булу статусын расладык»

Дәрәҗәле футбол турниры Казанда 2023 елда узачак.


(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). Казан 2023 елда УЕФА Суперкубогын үткәрү хокукын алды. Чемпионнар Лигасы һәм Европа Лигасы җиңүчеләре арасында матч «Ак Барс Арена» стадионында («Казан Арена») узачак. «Без чираттагы тапкыр дөнья спорт башкалаларының берсе булу статусын расладык», – дип шәрехләде Амстердамнан килгән яңалыкны Казан Мэры Илсур Метшин.

«Беренче тапкыр УЕФА Суперкубогы Россиядә, Казанда узачак. Без моның белән горурланабыз, онытылмас УЕФА Суперкубогын үткәрергә карар итүебезгә чын күңелдән шат», – диде шәһәр башлыгы. Ул Казанның әлеге дәрәҗәле футбол турнирын үткәрүгә гаризасын хуплаучыларга – УЕФА башкарма комитетына, илебез Хөкүмәтенә, Россия футбол берлегенә рәхмәт белдерде. И.Метшин Казанның турнирны үткәрү хокукын алуда җиңүе җиңел булмады, дип ассызыклады – Татарстан башкаласының көндәшләре бик көчле иде: Хельсинки, Минск, Белфаст һәм Тирана.

Мэр сүзләренә караганда, Казанның дөнья дәрәҗәсендәге ярышлар уздыру өчен бөтен нәрсәсе бар: заманча 45 мең кешелек стадион, үсеш алган кунакчыллык индустриясе, волонтерлар һәм җанатарлар армиясе һәм футболга һәм гомумән спортка зур мәхәббәт.

Татарстан башкаласы инде халыкара чараларны – 2013 елгы Универсиаданы, 2015 елда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итте. «Без бу искиткеч вакыйгаларны оештыруда катнашучылар, судьялар, экспертлар һәм җанатарлар куйган бәяләрнең һәрвакыт югары булуы белән горурланабыз, – дип билгеләде И.Метшин. - Күрәсең,боларның барысы да карар кабул итү нигезенә яткандыр. Казан – футбол шәһәре, Россия – футбол иле. Дөнья чемпионатыннан соң без моны исбатладык».

«УЕФА Суперкубогы - Ауропа футболының иң яхшы командалары очраша торган легендар ярышлар. Бу тарихның бер өлеше булу – мактаулы, мавыктыргыч һәм бик җаваплы! Мин ышанам ки, бу хисләрне безнең белән күпсанлы Россия җанатарлары бүлешәдер», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты И.Метшин. «Һичшиксез, УЕФА Суперкубогы шәһәр үсешенә яңа импульс бирәчәк», - дип өстәде ул.

Искәртеп узабыз, 2023 елда Казанда Суперкубок уздыру турындагы карарны УЕФА башкарма комитеты Амстердамда (Нидерланд) узган эшлекле очрашу вакытында кабул итте.

Барлык яңалыклар