Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.08.2018, 13:47

И.Метшин: “Мәдәни мирасны саклау – шәһәр һәм республика структураларының гына түгел, милек ияләренең дә җаваплылыгы”

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август, Ксения Швецова). Бай тарихи мирас – матурлык кына түгел, ә территория белән идарә итүдә зур җаваплылык та. Һәр мәдәни мирас объектының реконструкцияләнүе буенча милек ияләре белән мәҗбүри фикер алышу кертергә, шулай ук территорияләр буенча күчмә тикшерүләр уздырырга кирәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин белдерде.

2017 елда Казанда өч яңа мәдәни мирас объекты барлыкка килде

Бүгенге көндә муниципаль берәмлекнең мәдәни мирас объектлары реестрында 68 объект исәпләнә, диде шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева. Шул ук вакытта Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең һәйкәлләрне саклау бүлеге яңа мәдәни мирас объектлары ача тора. Яңа объект ачыклангач, бүлек хезмәткәрләре аны фотога төшерәләр, кыска тарихи белешмә җыялар һәм ТР Мәдәният министрлыгына карар кабул итү өчен җибәрәләр.

Узган елда, мәсәлән, җирле мәдәни мирас объектлары исемлеге өч объект белән тулыланды: XIX гасыр азагында төзелгән Кәвешче Кәримов йорты (Ф.Кәрим ур., 7); Терпигоревларның табыш йорты (Ульянов-Ленин ур., 65/1) һәм сәүдәгәр Н.М.Вениаминов йорты (Япеев ур., 17). Бүген ТР Мәдәният министрлыгында тагын 85 яңа ачыкланган мәдәни мирас объекты карала.

Шунысы үзенчәлекле, Казанда бер-бер басып торучы биналар гына түгел, тулы комплекслар да сакланып калган, диде чыгыш ясаучы. Мәсәлән, Серго Орджоникидзе ис. бистә, совет чоры торак кварталы, биредә йортлар гына түгел, яшел зона да сакланып калган. Мондый һәйкәлләр истәлекле урын статусын алалар.

“Аерым бер клеркның уйдырмалары түгел, ә төгәл язылган кагыйдәләр кирәк”

Архитектура мирасын саклау эшендә мөһим бер вакыйга булып ТР Президенты карары буенча төзелгән Мәдәни мирас объектларын саклау комитетын оештыру тора. Аңа ТР Мәдәният министрлыгының кайбер вәкаләтләре, шулай ук Казанның тарихи үзәген үстерү концепциясен эшләү йөкләнде.

Әлеге концепция эшләнеп беткәнче, ТР Президенты Казанның тарихи үзәгендә төзелеш эшләренә мораторий салды.

“Мораторийга килгәндә, тагын бер тапкыр әйтеп үтәсем килә, бу кирәкле чара. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка әлеге карары, эшче төркем төзүе, кирәкле чаралар бүлеп бирүе өчен рәхмәтемне белдерәм, - диде И.Метшин. – Бу бик җитди документ, әлеге мәсьәләне системалы хәл итәргә кирәк. Бу инвесторларга кирәк. Алар кагыйдәләрне, шул исәптән архитектура кагыйдәләрен дә белергә тиеш. Объектлар алганчы, алар үзләрен нинди таләпләр көтәсен беләчәк. Аерым бер клерк яки түрәнең уйдырмалары түгел, ә төгәл язылган кагыйдәләр кирәк”.

Төзелешне көйләү мәсьәләре бигрәк тә шәһәр үзәге, аерым алганда Казан Кремленең саклау зонасы (4 га) өчен актуаль. Т.Прокофьева билгеләп үткәнчә, объект территориясендә яисә аның буфер зонасында эшләр алып барыр алдыннан, алар Россия Мәдәният министры тарафыннан раслангач, алар хакында Бөтендөнья мирасы комитетына хәбәр итәргә кирәк. Ләкин билгеле булганча, Казан Кремленең буфер зонасының чикләре төгәл түгел, һәм бу мәсьәлә көзгә генә үзгәрәчәк.

Мэр үзгәрешләрне көтмичә, мәсьәләләрне бүген хәл итәргә өндәде.

“Булышлык итегез! Бүген берсенә булышлык итәрсез, иртәгә башкасы киңәш сорап киләчәк”

Казанда тарихи биналарны торгызу эшләре дәвам итә. Мәсәлән, 1883 елда төзелгән Бикмөхәммәтов йортын торгызу эшләре бар көченә бара. Тагын Марҗәни ур., 12, 14/1 һәм 14/2 йортлары торгызылачак. Казан Изге Ана иконасы Соборында төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Идарә хезмәткәрләре квартал саен тәртип бозуларны ачыклау максатында тикшерүләр уздыра. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, 68 һәйкәл буенча хокук бозу ачыкланган. “2017-2018 елларда ТР Мәдәният министрына 9 мөрәҗәгать җибәрдек. 9 һәйкәл милекчесе һәйкәлне саклау өлкәсендә хокук бозганнары өчен кисәтү алды”, - диде Т.Прокофьева.

Шәһәр башлыгы биналар милекчеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә һәм алар белән биналарда реконструкцияләү эшләре буенча фикер алышырга чакырды. “Кайда безнең район башлыклар, кайда урынбасарлар, мондый эшләр диалогта алып барылырга тиеш дип тикмәгә генә әйтмим бит мин! Барысы да закон буенча эшләнергә тиеш, ләкин аларга максималь рәвештә булышлык итәргә кирәк. Булышлык итегез! Бүген берсенә булышлык итәрсез, иртәгә башкасы киңәш сорап киләчәк. Территорияне җәяүләп тикшереп чыгудан да яхшырагы юк. Моны даими рәвештә эшләргә чакырам”, - дид Мэр.

Бай тарихи мирас – матурлык кына түгел, ә территория белән идарә итүдә зур җаваплылык, күп кенә регламент документларын исәпкә алу, төрле структураларның хезмәттәшлек итүен игътибарга алу да, диде шәһәр башлыгы. “Без инвесторларга, милекчеләргә рәхмәтлебез. Алар биналарга финанслар гына кертеп калмыйча, һәр объектка җаннарын биреп эшлиләр, аны үзенчәлекле итәләр. Бу Казанның кабатланмас йөзен булдыра”, - диде Мэр.



Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 06.08.2018
Видеорепортаж
06.08.2018 12:01
Барлык яңалыклар