Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.04.2021, 14:27

Илсур Метшин – казанлыларга: «Балконнардан гына күзәтеп калмагыз, барлык үзгәртеп коруларда актив катнашыгыз»

Казан Мэры шәһәрлеләрне «Безнең ишегалды» программасы буенча йорт яны территорияләрен төзекләндерүне контрольдә тотарга чакырды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Екатерина Виславская). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын эшлекле дүшәмбедә «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга активрак кушылырга өндәде һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерүне күзәтеп кенә калмыйча, эш барышын да контрольдә тотарга чакырды.

Быел шәһәрдә барлыгы 408 йортның ишегалды территорияләрен төзекләндерү планлаштырыла, аларда 110 мең казанлы яши. Асфальт өслекнең мәйданы 520 кв. метр тәшкил итәчәк. Быел Казанда «Безнең ишегалды» президент программасын гамәлгә ашыруга 2,3 млрд сум каралган, шул исәптән 2 млрд сум – асфальт-бетон эшләргә, 165 млн сум – урамнарны яктыртуга һәм кече архитектура формаларын урнаштыруга.

«Халыкка мөрәҗәгать итәм: казанлылар, зинһар, балконнардан һәм фатирлар тәрәзәләреннән күзәтеп кенә калмыйча, бу үзгәрешләрнең актив катнашучылары булыгыз! Нәрсәдер, сезнең карашка, дөрес бармый икән, безгә, район администрацияләре башлыкларына, сигнал бирегез. Без килештек, һәм безнең өчен бу кагыйдә, хбөтен эшләрне халык белән әңгәмәдә эшләргә кирәк», – диде Илсур Метшин. «Зинһар, халыкның теләкләренә игътибарлы булыгыз, без моны алар өчен эшлибез», – дип өстәде шәһәр башлыгы, район администрацияләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп.


Йортлардагы эшләр барышын казанлылар «Безнең ишегалды» программасының рәсми порталында яисә кайнар линия телефоны аша контрольдә тота алалар: +7(800)275-20-20. 

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев искәрткәнчә, ишегалларын төзекләндерү проектлары якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр белән җентекләп килештерелә, һәм мондый очрашулар нәтиҗәләре буенча күпфатирлы йортларның милекчеләренең гомуми җыелышлары беркетмәләре төзелә. «Бүгенгә эшләр 50 ишегалдында башланган, төзекләндерү проектлары халык белән тулысынча килештерелгән», – диде И.Куляжев.

Моннан тыш, эшләр башланыр алдыннан ишегалларында объектларның паспортлары һәм казанлылар нәкъ менә нәрсә эшләнәчәген күрергә мөмкин килештерелгән план-схемалар урнаштырыла.

Йортларны төзекләндерү өч этапта үткәрелә. Беренче чиратта таушалган асфальт-бетон өслекләрен, коймаларны, балалар һәм спорт җиһазларын, яктырту баганаларын, авария хәлендәге яшел утыртмаларны кисеп алу яки җимерү эшләре башкарыла. Аннары яңа яктырту челтәрләре өчен кабель коммуникацияләре сузыла, нигез җайланмалары һәм юл өчен борт ташлары салына, балалар һәм спорт мәйданчыклары тротуарлары ясала. Финал этап асфальт-бетон өслек җәю, яктырту баганалары һәм яктырткычлар урнаштыру, кече архитектура формалары урнаштыру, балалар һәм спорт мәйданчыкларын ком белән каплауны үз эченә ала.

 

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.04.2021
Видеорепортаж
26.04.2021 12:50
Казанда юллар төзү һәм проектлауга 6,5 млрд сум бүлеп биреләчәк
Барлык яңалыклар