Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.10.2018, 08:23

Казан Башкарма комитеты 7-12 еллык 100% таушалган автомобильләрне алмаштырачак

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь). Казан Башкарма комитеты 7-12 еллык 100% таушалган автомобильләрне алмаштырырга ниятләнә. “Хуҗалык-транспорт идарәсе” Муниципаль казна учреждениесе автомашиналарны сатып алу турында игълан итә һәм кызыксынган компанияләрне тендерда катнашырга чакыра.

Электрон формада ачык аукцион уздыру юлы белән 58 берәмлек автомобиль алыначак. Алар, нигездә, Россиядә эшләнгән һәм Тышкы төзекләндерү комитеты, ТКХ комитеты, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, Мәгариф идарәсе кебек бүлекчәләргә һәм шәһәр хезмәтләре өчен алына.

Бүгенге көндә “Хуҗалык-транспорт идарәсе” МКУ автопаркыың 40 процентын 7-12 еллык автомобильләр тәшкил итә. Машиналар 200 меңнән 350 мең киломерга кадәр йөргәннәр, бухгалтерлык хисабы буенч, аларның таушалу дәрәҗәсе 100% тәшкил итә. Автомобильләрнең 7% - 2006-2009 елгы. Таушалган автомобильләрне эксплуатацияләү аларның эштән чыгуына китерә, ә төзекләндерү һәм запас частьлар алу автомобильнең калдык бәясеннән югарырак булып санала.

Сатып алу шартлары буенча, автомобильләр Россиядә җыелган, аларның 75% түбән бәяләр сегментында булырга тиеш. Калган 12 автомобиль урта бәяләр сегментында алыначак – төп комитетлар һәм идарәләр җитәкчеләре өчен.

Автопаркны яңартканнан соң, иске автомобильләр аукционда сатылачак, җыелган акчалар шәһәр бюджетына күчереләчәк.

Тендер турында тулырак мәгълүматны дәүләт сатып алулары сайтында табарга мөмкин. “Хуҗалык-транспорт идарәсе” МКУ автосалоннарны һәм башка махсуслаштырылган оешмаларны чарада катнашырга чакыра.

Барлык яңалыклар