Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2020, 09:00

Луиза Хәкимова: «Дустанә мөнәсәбәт күрсәткән билгесез кеше» социаль челтәрләрдә сезнең дусларга өстәлергә теләк белдерергә мөмкин»

«Сайлау» психологик хезмәте белгече яшьләрне экстремистик һәм террористик оешмалардан ничек сакларга кирәклеге турында сөйли.


(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Сайлау иреге һәрвакыт бар – «Ышаныч» үзәгенең «Сайлау» психологик хезмәте шундый принцип буенча эшли. Оешма хезмәткәрләре инде берничә ел яшьләргә катлаулы хәлләрдән чыгу юлын табарга, үз-үзеңә ышанырга һәм уйланылмаган гамәлләр кылмаска ярдәм итә. Үзәкнең эшчәнлек юнәлешләренең берсе булып экстремизмны профилактикалау тора. 2019-2020 уку елында гына да белгечләргә сорау белән 3 меңгә якын студент мөрәҗәгать иткән. Ни өчен яшьләр экстремистик оешмаларга тартыла? Әгәр бала террорчылык идеологияләре йогынтысына эләксә, әти-әниләргә нишләргә? Үсеп килүче буында радикаль фикерләр барлыкка килүгә ничек юл куймаска? Бу сорауларга «Ышаныч» үзәгенең «Сайлау» психологик хезмәтенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Луиза Хәкимова җавап бирде.

Сез ничек уйлыйсыз, яшьләр экстремистик эшчәнлегенә нәрсә сәбәб булырга мөмкин?

Л.Х.: Җәмгыятьтәге башка күренешләрдәге кебек үк, яшьләр арасында экстремизмның сәбәпләре дә – ул сәяси, социаль-икътисади, дини, рухи, психологик факторлар. Психология хезмәте белгечләре буларак, без шәхси факторлар белән эшләп, мондый фикерләрнең барлыкка килү һәм таралу куркынычын киметә алабыз. Кызганыч, дөрес булмаган тормыш юлын сайлауга йогынты ясаучы аерым факторлар юк: баланы чиктән тыш кайгырту да, яки балага чиктән тыш ирек кую да начар ниятле кешеләр белән аралашырга этәрергә мөмкин.

Шуны аңлау мөһим, башлангыч этапта экстремистик идеяләр яшьләрне үзеннән-үзе җәлеп итми. Алар моның өчен җыелышка килмиләр. Кагыйдә буларак, кеше рухи җылылыкка, үзе турында кайгыртуга, көчле шәхескә, тотрыклылыкка, катлаулы тормыш сорауларына гади җавап алуга омтыла. Кайбер «яңа килүчеләр» күпмедер вакыттан соң , ачык йөзлелек яхшы сүзләрнең бердәнбер максат белән аларны челтәргә җәлеп итү, милкен һәм акчаларын алу, «үз» кеше итү, җитәкченең бер әйтүендә барысына әзер булу өчен манипуляция генә икәнен аңлый башлый. Кайберәүләр аларның оешма эшчәнлеге максатларын аңламый адашып йөри дә, күпмедер вакыттан идеяләр сеңә һәм ул аларны тарата башлый.

Террорчылык һәм экстремистик идеяләр үтеп кермәсен өчен яшүсмер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Л.Х.: Яшүсмергә үзе фикерли белеп, нәтиҗәләр ясый алу күнекмәсе, шулай ук шикләнә белү һәм өлкәннәрнең һәр сүзе белән килешмәү осталыгы ярдәм итә ала. Мондый үз позициясе булу аны экстремистлардан гына түгел, маньяклар һәм педофиллар кулына эләгүдән дә саклап калырга мөмкин.

Ата-аналар балага нәрсәнең яхшы, ә нәрсәнең начар булуын аңлатырга тиеш. Балада намуслылык, кешегә карата ачык булу, үзең өстендә эшләү һәм камилләштерү, үзеңә ни кирәген аңлау һәм кешеләрнең эчке дөньясына үтеп керә белү кебек сыйфатларны үстерергә кирәк. Аны киләчәктә, дөрес юлга басмаса, нинди җаваплылык, шул исәптән юридик җаваплылык көткәнен дә аңлату мөһим.

Тыелган оешмаларга килүгә баланы нәрсә этәрә?

Л.Х.: Баланы террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүгә каршылыклы тормыш кыйммәтләре булу этәрә. Шуны аңларга кирәк, «начар» һәм «яхшы» хис-кичерешләр булмый. Барлык хис-кичерешләр кирәк, барлык хис-кичерешләр мөһим. Ә кешенең ихтыяри сыйфатларын үстерү, спорт белән шөгыльләнү эчке агрессияне җиңәргә, аны тыныч юлга юнәлдерергә ярдәм итә.

Радикализмның югары потенциалының төп сәбәбе - энергияле яшьләрнең тормышта үз урыны булмау, перспективасыз карьера, чарасыз булу. Бу яшьләрдә җәмгыятькә карата нәфрәт уятырга мөмкин. Көндәлек тормышта яшьләрнең радикализмы күбесенчә кәефләр формасында яши, ул экстремистик юнәлештәге карашлар һәм эмоциональ торышлар системасын тәшкил итә.

Үпкәләү, курку белән бәйле чишелмәгән сораулар баланың уйларына, гамәлләренә йогынты ясый аламы?

Л.Х.: Чишелеш тапмаган балалар сораулары һәм борчулары яшьүсмернең эчке киеренкелеген, ялгызлыгын җиңеләйтү юлларын эзли башлавына китерергә мөмкин. Ә менә нинди ысуллар белән, кайда – бу башка сорау. Кемдер үзен социаль яктан хуплана торган актив өлкәләрдә – спортта, сәнгатьтә, аралашуда, эштә таба. Ә кемдер деструктив юнәлештә китә. Баланың нәкъ менә нәрсә сайлавы билгеле бер дәрәҗәдә ата-аналардан тора. Яшьләр югары һәм урта уку йортларына кереп, ата-аналарыннан ераклаша, шушы вакытта балага терәк булу мөһим.

Безнең үзәк психологлары югыры уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары өчен даими очрашулар үткәрә. Алар интерактив әңгәмәләр, эшлекле уеннар, тренинглар формасында уза. Файдалы мәгълүмат алырга, үзеңне үстерергә мөмкин. Мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек кысаларында безнең психологлар кабул итә торган кабинетлар бар. Бу Казан дәүләт ветеринария академиясе, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан архитектура-төзелеш университеты, Универсиада авылы. Яшьләр иҗтимагый оешмалары белән дә хезмәттәшлек итәбез. Татарстан Республикасы Студентлар лигасыннан егетләр-кызлар шулай ук квалификацияле консультация ала ала. Казанның теләсә кайсы студенты Яңа Азино урамы, 2 һәм 2 нче Юго-Западная урамы, 32 адресы буенча «Сайлау» психологик хезмәтенә шәхси бушлай консультациягә килә ала.

Ләкин яшләрнең барысы да үзенә ярдәм кирәклеген танымый...

Л.Х: Безнең тәҗрибә шуны күрсәтә: психолог белән беренчел танышу төркемдә очрашу вакытында уңышлы уза. Аннан соң инде яшьләргә шәхсән мөрәҗәгать итү җиңелрәк һәм уңайлырак. Ни өчен нәкъ шулай? Эш шунда ки, безнең Россия җәмгыятендә һаман да психологка бару турында дөрес булмаган фикер яши - «мин психологка бару өчен псих түгел», «психологлар баш миендә казыналар», «психологлар соңыннан барысын да башкаларга сөйләячәк яки тиешле урынга җиткерәчәк», «психологлар сиңа бер тапкыр карый һәм барысын да шунда ук аңлый» һәм башкалар. Студентлар белән аралашу вакытында барлык шушы ышанулар белән эш итәргә һәм аларны исәпкә алырга туры килә. Нәкъ менә шуңа күрә без башта ниндидер билгеле бер темага төркемдә очрашу тәкъдим итәбез. Бу очрашуда егет-кызлар психологның стандарт булмаган сораулар бирүче «нормаль» кеше булуын һәм гаепләмичә теләсә нинди фикерне тыңларга сәләтле икәнен күрәләр. Очрашу тәмамланганнан соң киеренкелек һәм курку уза һәм катнашучыларның кайберләре шәхсән үзләре мөрәҗәгать итә, кайберләре язылып килә.

Безнең проблемаларның берсе – Казанда укучы студентлар санына җитәрлек дәрәҗәдә белгечләр булмау. Уку елы дәвамында белгеч барлык мәгариф учреждениеләрендә дә булырга өлгерми. 2018 елдан җитәкчебез җитәкчелегендә югары уку йортлары психологларының координация советы оештырылды. Психологлар үз көчләрен берләштерә, эш тәҗрибәсе белән уртаклаша ала.

Яшьләрне экстремистик оешмаларга ничек җәлеп итәләр?

Л.Х.: Экстремизмны профилактикалау дәресләренә килгәч, без куйган иң беренче бурыч - мәгълүмат бирү. Бу экстремизмның янәшәдә булуы, әмма яшеренгән һәм еш кына аның катнашучылары тарафыннан аңлап җиткерелмәве турында сөйләү. Мәсәлән, полициянең каршылык күрсәтүе – ул хокукка каршы булу, һәм радикализм чагылышы буларак бәяләнергә мөмкин. Тагын бер мисал – дусты чакыруы буенча кунакка килде, анда башка яшьләр «чәй эчәргә һәм сөйләшеп алырга» җыелган. Кинәт ишекне ватып керәләр һәм барысын да полиция алып китә. Дусты белән килгән кешегә 10 ел ирегеннән мәхрүм калу яный. Без очрашуларда радикализм һәм экстремизм экшен кебек, соры бертөрле көннәрнең чигеннән чыгу, адреналин алу, үзеңне «көчсезлеккә» тикшерү теләге, куркыныч тою, кебек тоелырга мөмкин дип әйтәбез. Әмма кайвакыт нәрсәдә дә булса очраклы катнашу 10 елдан 25 елга кадәр иректән мәхрүм булу белән янарга мөмкин.

Икенче бурыч - вербовканың ничек башкарылуын күрсәтү. Халык төркеменнән теләсә кемне, арабыздан кайсыбызны булса да вербовкаларга мөмкин дигән сүз дөрес түгел. Чынлыкта, вербовщиклар хәзерге вакытта кем үзен начар хис итә, югалып калган, төшенкелеккә бирелгән, яки киресенчә, агрессия күрсәткәннәрне сайлый. Чөнки тормышның мондый чорында тәнкыйди караш һәм ситуацияне адекват бәяләү кешедә түбән дәрәҗәдә яки бөтенләй юк. Мондый кешегә чит кешенең ихтыярын бәйләү, юлдан яздыру, уйланылмаган гамәлләргә этәрү җиңелрәк. Шул ук вакытта вербовканың бөтен процессы бик йомшак, дустанә уза. Мәсәлән, яңа шәһәрдә дуслары булмаган студент яңа танышына барырга җиңелрәк ризалашачак, чөнки ул аны ашатачак һәм төн кунарга рөхсәт итәчәк. Хәтта «дусларча мөнәсәбәт белдерүче таныш булмаган кеше» дигән махсус термин да бар. Ягъни таныш булмаган кеше һич көтмәгәндә сезгә дустанә мөнәсәбәт күрсәтә, ярдәм итәргә әзер һәм алмашка берни таләп итми.

Мондый «дусларча мөнәсәбәт белдерүче таныш булмаган кеше» реаль тормышта янәшәдә килеп чыгарга, яки социаль челтәрләрдә дусларга «ишек кагырга» мөмкин. Ләкин андый кешеләр шулай ук рәттән барысына да мөрәҗәгать итми. Алар өчен сигнал маяклар булып моңсу постлар күп булган, тормышның мәгънәсезлеге, ялгызлык турында язылган кешеләрнең сәхифәләре тора. Мондый яңа дус, әйтерсең, кешене үзенең кайгыртуы белән «төрә», акрынлап аны башка контактлардан һәм ата-аналары белән аралашудан ераклаштыра. Әгәр болай була икән, бу борчылу өчен сигнал һәм аңа кичекмәстән җавап бирергә кирәк.

Соңгы вакытта «Сайлау» психология хезмәтенә яшьләр күп мөрәҗәгать итәме?

Л.Х.: Без юнәлеш тоткан төркем – 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр. Әгәр экстремизмны профилактикалау турында гына сөйләсәк, «Сайлау» белгечләре аша 2019-2020 уку елында 3 меңгә якын студент узды. Моннан тыш, психоактив матдәләр куллануны профилактикалау, группадагы конфликтлар , депрессив халәт буенча дәресләр, беренче курста җайлашу, кеше хокуклары, социаль челтәрләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләре буенча очрашулар уза.

Белгечләр өчен диалогка ачык һәм әзер булу, шулай ук яшүсмерләр проблемаларының һәм кичерешләренең асылын аңлау мөһим. Моннан тыш, конфиденциальлек гарантияләнә һәм ярдәмне аноним да алып була. Бигрәк тә бу консультациядә хокукка каршы гамәлләр яки тыелган оешмаларда катнашу турында сүз барганда әһәмияткә ия. Белгеч белән бергә студент катлаулы ситуациядән ничек чыгу, ярдәм алу, группировкадан чыгып исән калу турында фикер алышырга мөмкин. Бу бик нәзакәтле һәм катлаулы темалар, алар турында уку йорты администрациясенә катнашы булмаган квалификацияле белгеч белән фикер алышу яхшырак.

Барлык яңалыклар