Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.10.2020, 16:46

Казан суга сикерү буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогын кабул итәчәк

Ярышларда 100-гә якын спортчы чыгыш ясаячак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь). 31-нче октябрьдән 5-нче ноябрьгә кадәр Казанда Су спорт төрләре сараенда суга сикерү буенча ТР Президенты Кубогы узачак. Ярышлар FINA Халыкара йөзү федерациясе кагыйдәләре буенча үтәчәк.

Ярышларда Россиянең 10 төбәгеннән 100-гә якын спортчы чыгыш ясаячак. Ярышларда катнашучылар арасында - 2002-2004 елларда һәм 2005-2006 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар.

Ярышларны оештырганда һәм уздырганда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәүгә аерым игътибар биреләчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар