Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2020, 14:50

Казанның Бауман урамын Россиянең «Тере мирас» мәдәни брендлары картасында сурәтләделәр

Төп җәяүлеләр урамын проектның жюри әгъзалары сайлады.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). Казанның Бауман урамын Россиянең «Тере мирас» мәдәни брендлары картасында сурәтләделәр. Төп җәяүлеләр урамын проектның жюри әгъзалары сайлады.

Проект интерактив картадан гыйбарәт, анда ил төбәкләренең төп истәлекле урыннары һәм визит карточкалары сурәтләнгән. «Тере мирас» барлыгы төп 500 Россия мәдәни брендларын үз эченә ала, алар арасында Мәскәүдәге Кызыл мәйдан, Санкт-Петербургта Мариин театры, Волгоградта «Ватан-ана» монументы һәм башкалар. Картада өлкәләрнең мәдәни объектлары гына түгел, танылган шәхесләр, ризыклар, даталар һәм вакыйгалар, теге яки бу төбәк белән бәйле традицияләр дә сурәтләнгән.

Бауман урамының бу картада барлыкка килүе – туристларда шәһәр белән кызыксынуны арттыру өчен өстәмә мөмкинлек, дип саный Казан туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова. «Бауман урамы барлык күрсәткечләр буенча шәһәрнең иң популяр туристлык объекты булып кала бирә. Биредә танылган кешеләр яшәгән, милли кухня белән «тәмле урыннар» бар, һәм бу бик матур җәяүлеләр урамы», – дип билгеләде Дарья Санникова.

Бауман урамыннан тыш, интерактив картага керү өчен Казан мәчесенә һәйкәл дәгъва иткән. «Без алга таба да картаны безнең объектлар белән тулыландырачакбыз, Казанда һәм Татарстанда кызыклы, колоритлы урыннар һәм вакыйгалар күп. Мәсәлән, мин картада Иске Татар бистәсен, театрларыбызны, бизәкле татар аяк киемен, түбәтәйне һәм башкаларны күрергә теләр идем. Миңа калса, болар барысы да туристларның безнең шәһәргә карата кызыксынуын арттырачак», – дип ассызыклады Дарья Санникова.

«Тере мирас» иҗтимагый проекты 2018 елның декабреннән Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

 

Барлык яңалыклар