Онлайн-тест ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан эшли башлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Татарстан халкы республика тарихы буенча белемнәрен тикшерә ала. Онлайн-тест ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан эшли башлады.
Сораштыруда катнашучыларга 8 сорауга җавап бирергә кирәк булачак. Нәтиҗәләр буенча барлык катнашучылар истәлекле сертификатлар белән бүләкләнәчәк, ә иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр кыйммәтле призлар алачак. Бүгенге көндә мәгариф проектында Татарстанның 1 меңнән артык кешесе катнашты, дип хәбәр иттеләр «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясендә.
Проект ТР Дәүләт Советы һәм ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.