Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.09.2019, 11:51

Казанлыларны Скандинавия йөреше дәресенә чакыралар


(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). Казанлыларны бүген, 20-нче сентябрьдә, Скандинавия йөреше дәресенә чакыралар.

Ачык дәрестә катнашучыларга фитнесның бу төре мускулларны, йөрәк-кан тамырлары системасын ничек ныгытуы һәм шул ук вакытта буыннарны артык арытмавы турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, биредә дөрес йөрү техникасын күрсәтәчәкләр.

Очрашу бүген, яхшы һава торышы булган очракта, 18.00 сәгатьтә узачак. Катнашучылар Кабан күле яр буеның түбән палубасында җыела, дип хәбәр итә оештыручылар. Шәһәрлеләргә чара башланганчы бер сәгать алдан тренировкаларны раслауны Instagramда тикшерергә киңәш итәләр.

Барлык яңалыклар