Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2020, 09:44

Казанлылар Муса Җәлил исемендәге республика премиясен бирү конкурсында катнаша ала

Гаризалар 2021 елның 15-нче гыйнварына кадәр кабул ителә.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь). Татарстанда Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Конкурста республиканың барлык теләге булган халкы – Татарстан яшьләренең талантлы вәкилләре катнаша ала.

Премия сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә югары казанышларга, яшьләр программаларын гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен бирелә.

Конкурста катнашуга 30 яшькә кадәрге яшь кешеләр, 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторлар, коллективлар, яшьләр өчен эшләүче иҗади берләшмәләр чакырыла.

Катнашуга гаризалар 2021 елның 15-нче гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420021, Казан, Тукай ур., 58, офис 302 («Татарстан Республикасы Яшьләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе).

М. Җәлил исемендәге премияне бирү конкурсына йомгак ясау февраль аенда булачак, тулырак мәгълүматны нигезләмәдә табарга мөмкин.

 

Барлык яңалыклар