Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.03.2021, 18:04

Идел буе федераль округы шәһәрләренең дискуссия мәйданчыкларында җирле үзидарәне үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәте турында фикер алыштылар

Дмитрий Кремлев конференциядә катнашучыларга хезмәтләрне цифрлаштыру өлкәсендә Казан тәҗрибәсе турында сөйләде.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Казан Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев конференция алдыннан узган Россия шәһәрләре берлеге һәм Идел буе шәһәрләре ассоциациясе конференциясендә Татарстан башкаласының муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсе турында доклад белән чыгыш ясады. Фикер алышуның төп темасы «Халык хакимият бердәмлеге: дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының халык мәнфәгатьләрендә нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм вәкаләтләрен чикләү» булды.

Чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов һәм эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент башлыгы Петр Журавлев, Россия Дәүләт Думасы, илнең Юстиция министрлыгы, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзалары һәм Идел буе федераль округы шәһәрләре җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев мөрәҗәгать итте, ул үз төбәгендә җирле үзидарә системасын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Үз чиратында вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Алексей Симонов җирле үзидарә өлкәсендә дәүләт сәясәтендә шәһәрләрнең мөһим ролен, РФ Хөкүмәте тарафыннан дәүләт башлыгы йөкләмәсе нигезендә документлар эшләүне билгеләп үтте. «Безнең уртак бурыч – Россия Конституциясенең яңа нигезләмәләрен гамәли эчтәлек белән тулыландыру, гражданнарның тормышын яхшыртырга мөмкинлек бирә торган уңай тәҗрибәләр эшләү», – диде ул.

Дмитрий Кремлев үз докладында Казанның муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру һәм ТР сервислары белән интеграцияләү өлкәсендәге тәҗрибәсе турында сөйләде.

Конференция 2030 елга кадәр җирле үзидарә системасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре мәсьәләләре буенча эксперт тикшерүләре марафоны кысаларында оештырылды, дип хәбәр итә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар