Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2020, 11:01

Самосырово чүплегендә рекультивациянең биологик этабы тәмамлана

Самосырово полигонында соңгы - биологик-рекультивация этабы тәмамлана. Ул элеккеге чүплекнең бөтен өслеген яшелләндерүне - үлән чәчүне, агач һәм куаклар утыртуны күз алдында тота. Бу эш территорияне төзекләндерү һәм савыктыруга, шулай ук үсемлекләрнең тармакланган тамыр системасы ярдәмендә калкулыкны ныгытуга юнәлтелгән.

Хәзерге вакытта Самосырово чүплеге тулысынча гидроизоляция мембранасы белән капланган. Мембранага 1 метр калынлыктагы туфрак салынган, аның өстеннән 15 сантиметр калынлыктагы кара җир катламы. Калкулык өслегенең мәйданы 220 мең кв. метр тәшкил итә.

Хәзерге вакытта калкулык тулысынча «Тимофеевка» үләне орлыклары белән чәчелгән - ул инде тишелеп тә чыккан. Хәзер калкулык түбәсендә спирея куаклары утыртыла башлады, алар карауда талымсыз, яхшы җайлашалар һәм тиз үсәләр. Утырту өчен 1 метр биеклектәге өч еллык үсентеләр сайланган. Барлыгы 1000 данә куак утыртылачак.

Калкулык итәгендә 500 данә гади миләш утыртыла. Утырту өчен диаметры 3 см булган үсентеләр сайланган, аларның яше - 5 ел. Бу агачлар яхшы китә, тиз үсә,аларга еш су сибәргә кирәкми. Моннан тыш, миләшнең тирән тамыр системасы бар, ул элеккеге чүплекнең нигезен өстәмә рәвештә ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елда Самосырово каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләү башланды. Полигонда биологик этапка кадәр техник этапның масштаблы эшләре башкарылды. Аның кысаларында чүплек итәкләре норматив хәлгә китерелде (авышлык 20-30 градуска кадәр кыскартылган). Чүплекнең биеклеге өчтән бергә - 30 метрга кадәр кыскарды. Кискәләнгән калдыклар чүплек нигезенә бүлеп бирелгән 7 га мәйданлы кишәрлеккә күчерелде.

Чүплек гәүдәсендә тупланган сыеклыкны җыю һәм аны чыгаруны тәэмин итә торган дренаж системасы урнаштырылган. Ул һәр күләме 4 мең кубометр булган ике махсус резервуарга бирелде.

Дегазация системасы урнаштырылды. Калдыклар катламында барлыкка килгән биогаз чүплекнең иң өске өлешендә салынган махсус торба үткәргеченә җыела. Алга таба һәр 30-50 метр саен урнаштырылган дегазацион торбалар буенча биогаз атмосферага чыгарыла.

Шулай ук элеккеге чүплек тирәсендә кара вак таш җәелгән автомобиль юлы да төзекләндерелде.

Белешмә

Самосырово чүплеге - Татарстан Республикасы территориясендә иң эресе - 32 гектар мәйданлы җир участогы. Ул 1960 елларда стихияле рәвештә барлыкка килгән, халык чүпне Самосырово торак массивы янында урнашкан чокырларга ташлый башлаган. 2008 елга кадәр бу чүплек Казанда калдыклар урнаштыруның бердәнбер эре объекты булды. Күп еллар дәвамында экологик куркыныч тудырды.

Хәзер биредә күмелгән чүп-чар саны 45 млн тоннадан артып китә. Чүплекнең биеклеге рекультивациягә кадәр җир дәрәҗәсеннән 45 метр чамасыиде. 2013 елдан полигонга чүп-чар кертелми.

Самосырово чүплеген төзекләндерү «Узган икътисади һәм башка эшчәнлек нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыларны бетерүгә юнәлдерелгән беренче чираттагы чаралар комплексын раслау турында» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Проектны гамәлгә ашыруга 376 млн сум юнәлдерелгән.

Аукцион нәтиҗәләре буенча подрядчы буларак Яр Чаллыда Тогаев чүплеген рекультивацияләү тәҗрибәсенә ия булган «Русремстрой» җаваплылыгы чикләнәгн җәмгыяте билгеләнде.

Барлык яңалыклар