Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.08.2019, 09:40

Махсус саклана торган табигый территория статусындагы Җиңү паркы мәйданы 49,6 гектарга кадәр арткан

 

«Җиңү паркы» махсус саклана торган табигый территориясенең 33,8 гектарын чистартасы һәм төзекләндерәсе бар. Проектлаучылар үз алдына куйган төп бурыч - әлеге территориядәге табигый ландшафтны, кошларны, хайваннарны һәм бөҗәкләрне саклау. Территорияне тикшерү барышында экологлар биредә Кызыл китапка кертелә торган кошларны һәм 106 төр сирәк үсемлекне тапкан. Болын, гигрофильле үлән һәм агач, су һәм һава-су берләшмәләре тәкъдим ителгән; рудераль берләшмәләр киң таралыш алган. Аллея һәм сукмак буйларында үсә торган агач һәм куак үсемлекләре арасында көмеш тал һәм дардар яфраклы өрәңге өстенлек итә. Су яны һәм һава-су үсемлекләреннән иң киң таралганы - күрәннәр, көньяк камышы һәм киң яфраклы җикән камышы киң таралган. Шуңа бәйле рәвештә паркны төзекләндерүдә, булган экосистемага кагылуны минимальләштерү өчен, күперләр файдаланылачак.

Моннан тыш, паркны төзекләндерү проекты биредә сирәк очрый торган кошларны күзәтү өчен, күзәтү мәйданчыкларында яки махсус яшерен йортларда табигый фәнни-танып белү мәйданчыгы булдыруны күздә тота. Бу территориядә шулай ук дүрт төрле амфибия (көрәк аяклы бака, яшел гөберле бака, буа һәм очлы башлы бакалар) һәм 2 төр рептилия (гади тузбаш һәм җитез кәлтә) популяцияләре яши.

Паркка дүрт яктан да эләгергә мөмкин булачак: проект тарафыннан Мусин һәм Чуйков урамнары ягыннан ике өстәмә керү төркеме төзү каралган. Паркка керү юлында барлык кирәкле инфраструктура — велосипед һәм самокатларны прокатка алу пунктлары, фудкортлар, лекторийлар һәм мастер-класслар өчен мәйданчыклар булачак.

Хәзерге вакытта проект Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем көче белән эшләнә.

Барлык яңалыклар