Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.07.2020, 10:06

Эшмәкәрләр «Микрофабрикалар. Казан. Онлайн» онлайн-күргәзмәсендә катнаша алачак


(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). 7-нче июльдән 10-нчы июльгә кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә онлайн-платформасында «Микрофабрикалар. Казан. Онлайн» онлайн-күргәзмәсе уза, анда теләге булган барлык эшмәкәрләр катнаша алачак. Программада - лекцияләр, мастер-класслар, виртуаль экскурсияләр, онлайн-кичәләр һәм башкалар.

Күргәзмәдә катнашучылар онлайн режимда потенциаль партнерлар һәм клиентлар белән видео- яки аудиочат аша элемтәгә керә, бизнес-элемтәләрне һәм кулланучылар аудиториясен киңәйтә алачак.

Күргәзмә бизнес алып баруда эшкуарлар өчен актуаль темалар буенча модераторлар чыгышлары белән эшлекле программаны үз эченә ала. Теләүчеләр шулай ук иҗади программага - сувенирлар эшләү, гравировка, әвәләп ясау, чигү буенча мастер-классларга кушыла алачак.

Эшмәкәрләр өченаерым белем бирү чаралары - Казан Кремле, Чәчәк-чәк музее, «Арча кыры. Тарихи истәлекләр» некрополе буенча виртуаль экскурсияләр үткәреләчәк. Моннан тыш, күргәзмәдә катнашучылар өчен артистлар чыгышлары, квизалар һәм призлар уйнату белән онлайн-кичә каралган.

Казан Мэриясенең «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге белән берлектә уздыра торган чарасы турында
сылтама буенча тулырак мәгълүмат белергә һәм катнашу өчен теркәлергә мөмкин.

Барлык яңалыклар