Утырыш трансляциясен карарга була.
Фото: Денис Гордийко
Депутатлар 9 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар:
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе турында;
Казан шәһәрендә мәдәни мирас объектларын саклап калу, алардан файдалану һәм аларны популярлаштыру турында;
Салымнар турында;
«2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты турында» Казан шәһәр Думасының карарына үзгәрешләр кертү хакында;
Казан шәһәренең җирдән файдалану һәм төзелеш Кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
«Казан шәһәре территориясендә үз белдеге белән куелган һәм (яки) законсыз урнаштырылган күчемле милек объектларын ачыклау һәм сүтеп алу тәртибе турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында»;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар тәкъдимнәре турында;
Төрлеләр.