Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.10.2020, 09:41

Бүген дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының II сессиясе була

Утырыш трансляциясен карарга була.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). Бүген Казан Ратушасында дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының II сессиясе була. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана. Утырыш трансляциясен сылтама буенча карарга була.

Депутатлар 9 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар:

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе турында;

Казан шәһәрендә мәдәни мирас объектларын саклап калу, алардан файдалану һәм аларны популярлаштыру турында;

Салымнар турында;

«2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты турында» Казан шәһәр Думасының карарына үзгәрешләр кертү хакында;

Казан шәһәренең җирдән файдалану һәм төзелеш Кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;

«Казан шәһәре территориясендә үз белдеге белән куелган һәм (яки) законсыз урнаштырылган күчемле милек объектларын ачыклау һәм сүтеп алу тәртибе турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында»;

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында;

Участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар тәкъдимнәре турында;

Төрлеләр.



Барлык яңалыклар