Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2020, 16:45

Казанда гражданнар оборонасы буенча штаб күнекмәләре узды

Татарстанда гамәли чараларны үтәүгә 10 меңнән артык кеше һәм 600-дән артык техника җәлеп ителгән.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). Бүген Казанда гражданнар оборонасы буенча штаб күнекмәләре узды. Катнашучылар гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракка эзерлек йөзеннән өйрәнүләр башкардылар.

«Комбытсервис» акционерлык җәмгыятенең 9- нчы номерлы мунчасы базасында тренировка барышында санитар эшкәртү пункты җәелдерелде, «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең базасында магистраль торба үткәргечне өзү сценарие эшләнде, «Казан электр челтәрләре» челтәр оешмасы базасында гражданнар оборонасының саклау корылмаларының әзерлеген, ә «Отель-Транзит» кунакханәсендә җылыту стационар пунктының әзерлеген тикшерделәр.

Моннан тыш, азык-төлек һәм социаль туклану департаментында – хәрәкәтчән туклану пункты, «Восток-сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте базасында – әйбер белән тәэмин итү пункты, «ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесе базасында – транспортны махсус эшкәртү станциясе, «Казанькомпрессормаш» ачык акционерлык җәмгыяте базасында – радиация һәм химик күзәтү посты, Дәүләт гамәли оптика институтында – җыелма эвакуация пункты, «Заречье» идарәче компаниясе базасында индивидуаль саклану чараларын бирү пункты җәелдерелде.

Гамәли чараларда катнашучылар гражданлык оборонасы мәсьәләләрендә оешканлык, профессиональлек, компетентлык һәм грамоталык күрсәтте. Шәһәр һәм республика җитәкчелеге тарафыннан куелган бурычлар тулысынча үтәлде, дип хәбәр итә Гражданнарны яклау идарәсе.

Гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб күнекмәләренә стартны РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев бирде. Ул барлык катлам башкарма хакимият органнары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Моннан тыш, Татарстанда сөйләм хәбәренең региональ, җирле һәм локаль системаларын, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы яки барлыкка килү турында халыкка ашыгыч хәбәр итүнең комплекслы системасын тикшерделәр.

Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия күнекмәләре гамәли чараларын үтәүгә барлыгы 10 меңнән артык кеше һәм 600 берәмлектән артык техника җәлеп ителде. Уку күнекмәләре тулы күләмдә үзләштерелде, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

 

Барлык яңалыклар