Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2021, 17:00

Казанда Сергей Ашихмин истәлегенә чаңгы ярышлары узачак

Чемпионат һәм беренчелекне тантаналы ачу 27-нче февральдә узачак.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Россия Герое Сергей Ашихмин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча өченче ачык чемпионат һәм Казан беренчелеге 27-28-нче февральдә Юдино бистәсендә «Локомотив» стадионында узачак.

Ике көн дәвамында спортчылар дистанцияне ирекле һәм классик стиль белән үтүдә ярышачак. Район һәм спорт клублары составындагы стартларга шәһәрнең иң яхшы чаңгычылары чыгачак. Традиция буенча чемпионатта РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре катнашачак.

Барлык чаңгычылар ирләр арасында 5, хатын-кызлар арасында 5 яшь төркеменә бүленәчәк. 2007-2008 елгы балалар өчен команда спринтында ярышлар узачак. Һәр яшь өчен 1 км дан 10 км га кадәр дистанцияләр каралган.

Ярышларны ачу һәм катнашучылар парады 27-нче февраль 9.00 сәгатьтә башланачак. Бу көнне спортчылар ирекле стиль белән йөгерәчәк, ә 28-нче февральдә – классик стильдә.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан башлап, Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча, чаңгы ярышлары буенча Казан чемпионаты һәм беренчелеге Россия Герое Сергей Ашихмин истәлегенә багышлана. Майор Казанда 2012 елның 24-нче октябрендә хезмәт бурычын үтәгәндә – «Эдельвейс» контртеррористик операциясендә катнашканда һәлак булды. 2017 елда Мәскәү районының 130-нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Россия Герое, майор Сергей Ашихмин исеме бирелде, монда ук аңа багышланган экспозиция ачылды.

Барлык яңалыклар