Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.04.2020, 16:39

Казанлыларның өчтән бере югары белемле һәм югары уку йортыннан соң тагы белем алган


(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Белем дәрәҗәсе мәсьәләсе алда торган Бөтенроссия халык санын алу барышында ил халкына биреләчәк 30 сорауның берсе булачак. Казанда белем бирү дәрәҗәсенең ничек үзгәрүе, гыйльми дәрәҗәсе булган шәһәр халкы санының артуы исәпкә алуга йомгак ясаганнан соң билгеле булачак. KZN.RU порталы 2010 һәм 2002 елларда халык санын алу нәтиҗәләре буенча әзерләнгән ике җыентыкны тәфсилләп өйрәнде, шул чорда шәһәрдә фән докторлары һәм кандидатлары булганлыгын һәм күпме шәһәр кешесенең югары белем алуын ачыклады.

Башта халык саны буенча төп мәгълүматларны күз алдына китерик: 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Казанда 1143,5 мең кеше яшәгән, шулардан 635,1 меңе - хатын-кыз һәм 508,4 меңе - ир-ат. 2002 елда халык саны алу барышында 1105,3 мең кеше булуы ачыкланган, аларның 610,9 меңе - хатын-кыз һәм 494,4 меңе - ир-ат. Белем дәрәҗәсе турындагы сорау 15 яшьлек һәм өлкәнрәк яшьтәге гражданнарга биреләчәк. Югары һәм югары уку йортыннан соң алынган һөнәри белем турында (аспирантура, докторантура, ординатура һәм адъюнктура тәмамлаган) исәп алучыларга 324,1 мең казанлы яки белем дәрәҗәсен күрсәткән халыкның 32,9%-ы хәбәр иткән (республика буенча тулаем 22,4%). 2002 елда Казанда югары һәм югары уку йортыннан соңгы белеме булган 214,3 мең кеше (19,4%) яшәгән. Алдагы ике исәпкә алу да Казанда югары белемле хатын-кызларның ирләргә караганда күбрәк булуын күрсәтте. Әйтик, 2010 елда югары уку дипломы булган хатын-кызлар - 190,9 мең, ир-атлар - 133,2 мең. 2002 елда - 121,5 меңгә 92,8 мең.

Югары белемле кешеләрнең күбесе 2010 елда Совет районында яшәгән - 79,2 мең кеше (ир-атлар - 32,5 мең, хатын-кызлар - 46,7 мең). Башка районнар буенча 2010 елгы исәпкә алу мәгълүматлары түбәндәгечә бүленгән: Авиатөзелеш - 24 мең (ир-ат - 9,8 мең, хатын-кызлар - 14,3 мең), Вахитов - 30,7 мең (ир-ат - 13 мең, хатын-кызлар - 17,7 мең), Киров - 26,6 мең (ир-ат - 10,9 мең, хатын-кызлар - 15,7 мең), Мәскәү - 39 мең (ир-ат - 15,8 мең, хатын-кызлар - 23,2 мең), Яңа Савин - 64,4 мең (ир-атлар - 26,4 мең, хатын-кызлар - 38 мең), Идел буе - 60,2 мең (ир-ат - 24,8 мең, хатын-кызлар - 35,4 мең).

База, мәктәп белеменә килгәндә, 2010 елгы халык санын алу барышында урта белем алу турында Казанның 263 мең кешесе хәбәр иткән, шуларның 111,1 меңе - ир-ат һәм 151,9 меңе - хатын-кыз. 2002 елгы саннар гомуми мәктәп белемен 347,4 мең кеше (154,8 мең ир-ат һәм 192,6 мең хатын-кыз) алуы турында сөйли.

Югары белем алу темасына әйләнеп кайтканда, гыйльми дәрәҗәгә ирешкән кешеләрне дә билгеләп үтәргә кирәк. 2010 елда фән докторы дәрәҗәсенә 1330 ир-ат һәм 553 хатын-кыз (барлыгы 1883 кеше) ия булган. Казанда 5242 ир-ат һәм 4840 хатын-кыз (10082 кеше) фән кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән.

Фән докторларының күпчелеге 10 ел элек Вахитов районында яшәгән - биредә 2010 елгы халык санын алу барышында 584 кеше булган. Совет районында 476 фән докторы яшәгән, Идел буе районында - 302, Яңа Савин районында - 249, Мәскәү районында - 172, Киров районында - 67, Авиатөзелеш районында - 33.

Казан шәһәрендәге Дәүләт статистикасы бүлегендә билгеләп үтүләренчә, сораулар халык санын алу кәгазьләрендә язылган формулировкада бирелгән. Исәпкә алу сорауларына бирелгән җаваплар мәгълүматның дөреслеген раслый торган документларны күрсәтмичә генә языла.

Барлык яңалыклар