Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2020, 17:31

2020 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде

Шәһәр бюджеты керемнәре 1 млрд 286,1 млн сумга, чыгымнар 1 млрд 251,3 млн сумга арткан.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Алена Мирошниченко). 2020 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде. Мондый карар бүген Ратушада дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының III сессиясендә кабул ителде. Шәһәр бюджеты керемнәре 1 млрд 286,1 млн сумга, чыгымнар 1 млрд 251,3 млн сумга арткан. Дефицит 34,8 млн сумга кимегән.

Шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин сөйләгәнчә, агымдагы елга Казан бюджетында үзгәрешләр ТР Хөкүмәте кабул иткән норматив актлар нигезендә шәһәргә өстәмә финанс ярдәме бүлеп бирү белән бәйле. Шуңа күрә керемнәр һәм чыгымнар 1 млрд 224,1 млн сумга артачак. Шуларның 583 млн сумы муниципаль мәгариф оешмаларында (ата-ана түләвен эш көне булмаган чорда алу туктатылуга бәйле рәвештә), шәһәр территориясен төзекләндерүгә 390 млн сумга якын, оешмалар мөлкәтенә салым түләүгә, 80 млн сумнан артыгы муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә һәм ТИҮ җитәкчеләренә түләүләргә, 31,2 млн сумы яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү чараларын оештыруга юнәлдереләчәк.

Моннан тыш, каникул вакытында балаларның ялын оештыруга 21,8 млн. сум субсидия һәм 22,7 млн. сумлык дәүләт вәкаләтләрен үтәүгә субвенцияләр күләме тәгаенләнде..

«Конкурс процедуралары һәм муниципаль контрактлар нәтиҗәләре буенча ел башына калган 29,3 млн сумга шәһәр бюджетының кайбер чыгымнары күләме киметелде. Шулай ук 106,5 млн сумлык кире кайтарылмый торган керемнәр хисабына да арта. Алар социаль юнәлешле муниципаль программаларны финанслауга һәм шәһәр районнарында чаралар үткәрүгә аларның максатчан билгеләнешенә туры килә», – диде И.Мөхәммәтшин.

Муниципаль финансларны савыктыру планы нигезендә 20 млн. сум күләмендә коммерция кредитын түләү каралган, дип билгеләп үтте Финанс идарәсе башлыгы. Ул шулай ук бюджет кытлыгын финанслау чыганагына, муниципаль эчке хисаплашулар программасына, бюджет керемнәренең баш администраторлары исемлегенә үзгәрешләр кертергә, шулай ук бүлүчеләр һәм бюджетны турыдан-туры алучылар арасында акчаларны яңадан бүләргә тәкъдим итте.

«Тәкъдим ителгән үзгәрешләрне исәпкә алып, 2020 елга Казан бюджеты керемнәре буенча 28 млрд 207,2 млн сум тәшкил итәчәк, чыгымнар буенча – 29 млрд 623,9 млн сум. Дефицит – ел башына калган каплау чыганагы булган 1 млрд 416,7 млн сум», – дип йомгаклады спикер.

Карар проекты бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия утырышында каралды. Контроль-хисап палатасының уңай бәяләмәсе бар. Үзгәрешләр шәһәрнең беренче чираттагы бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте депутатлар. Бюджетны үзгәртү турындагы карар кабул ителде.

Фоторепортаж
Дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының III сессиясе, 16.12.2020
Видеорепортаж
16.12.2020 13:32
Дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының III сессиясе, 16.12.2020
Барлык яңалыклар