Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.07.2021, 12:58

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда 88 никах теркәләчәк

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәрдә гаилә кыйммәтләре хуплана һәм кирәкле инфраструктура үсеш ала.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль, Камилә Гобәйдуллина). 8-нче июльдә Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәк. Никах бердәмлеге тугрылык, иминлек һәм гармония үрнәге булып хезмәт иткән 10 Казан гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле бүләге тапшырылачак, – дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина.

Аларның берсе бүләк һәм котлауларны бүген, 5-нче июльдә кабул итәчәк. Бүләкне Юлия һәм Алексей Дычек гаиләсенә тапшырачаклар. Калган 9 пар 8-нче июль көнне бүләкләнәчәк. «Эпидемиологик вәзгыять аркасында быел бәйрәм чарасы яңадан рәсми форматта, барлык профилактик чараларны үтәп узачак», – диде Р.Миңнуллина.

Барлыгы 14 ел дәвамында әлеге бүләкне 100-дән артык пар алган. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале бирелүгә кандидатларны сайлап алу вакыйгага кадәр күпкә алдан башлана: шәһәрнең барлык предприятиеләре һәм оешмалары диярлек кандидатуралар тәкъдим итә, ә Светлана Медведева җитәкчелегендәге фондның оештыру комиссиясе аларны карый.

Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, 8-нче июльдә шәһәрдә 88 никах теркәләчәк.

«Казанда гаилә кыйммәтләре бик көчле. Без даими рәвештә икенче, өченче, дүртенче бала тапкан парларны күбрәк билгеләп үтәбез. Алар чын бәхетле гаиләләр, нык фундамент төзиләр, балалары өчен иң яхшысын телиләр, – диде Казан Мэры Илсур Метшин.

Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрдә гаилә тормышы өчен уңайлы шартлар булдырыла. «Без яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзибез, иҗтимагый киңлекләр, скверлар, шәһәр яны лагерьларын төзекләндерәбез, сәламәтлек саклау һәм мәдәни объектлар өлкәсен яңа дәрәҗәгә күтәрәбез. Бу эшне без, һичшиксез, безнең төбәктә генә түгел, аннан читтә дә балалар һәм бәхетле гаиләләр саны буенча лидерлар булу өчен, дәвам итәчәкбез», – диде йомгаклап шәһәр башлыгы һәм барлык гаиләләргә бәхет, озын гомер һәм иминлек теләде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.07.2021
Видеорепортаж
05.07.2021 12:29
Казанның 10 гаилә пары «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле медале белән бүләкләнәчәк
Барлык яңалыклар