Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.03.2020, 14:17

Казанда язгы ташу очрагында халыкны вакытлыча урнаштыру өчен 6048 кеше сыйдырышлы 15 пункт әзерләнгән


(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март, Алинә Бережная). Казанда язгы ташу март ахырында, апрельнең беренче декадасында булыр дип фаразлана. Бүгенге көн мәгълүматларына караганда, бердәм диспетчерлык хезмәте номерына су басу турында 68 гариза кергән. Коткаручылар инде куркыныч зонасындагы йортларның 85%-ында булганнар, һәм аларга су басу вакытында киңәшләр белән белешмәлекләр тараттылар. Язгы ташуга әзерлек турында бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов сөйләде.

Казан Мэры Илсур Метшин барлык хезмәтләрне һәм район башлыкларын язгы ташкыннарга әзер булырга чакырды. «Су ресурслары - безнең байлыгыбыз, әмма билгеле бер һава шартларында алар куркыныч тудыра. Су актив эри, һәрвакытта да әзер булып торырга кирәк. Куркыныч зонасында булган районнар халкы үзләрен ашыгыч ситуацияләрдә ничек тотарга кирәклеген белә, әмма куркынычсызлык чаралары турында искә төшерергә кирәк», - диде ул.

Быел Казанда кыш җылы булуга карамастан, кар капламының биеклеге 10-50 см тәшкил итә, бу еллык күрсәткечтән 24%-ка һәм узган елгыдан 10%-ка кимрәк, су басу ситуациясенең кискенләшү куркынычы бар, дип белдерде Гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов.

Аның сүзләренчә, Казанда кар ява башланганчы салкын һава торышы булган, төнлә температура -14 градуска кадәр җиткән һәм туфрак 40 см тирәнлеккә кадәр туңган. Ә елгаларда 10-15 см калынлыктагы боз барлыкка килгән. Туңган җиргә кар яуган, температура плюс булган урыннарда ул тыгызланган һәм урыны-урыны белән бозга әйләнгән. Шуңа күрә хәзер, кырларда кар капламының аз булуына карамастан, анда җитәрлек дым бар. Бүген туфракның туңу тирәнлеге торак массивларында 35-тән 70 см га кадәр (уртача еллык күрсәткеч - 57 см) тәшкил итә: Константиновкада - 50-70 см, Царицынода - 40-65 см, Мирныйда - 25-68 см, Киров районында - 55-65 см.

Ф.Тимерханов суның боз астында җыелуын, вакыт-вакыт туңуын һәм эрүен билгеләп үтте. Шулай булгач, температура 2-3 көн 10 градуска кадәр кискен күтәрелсә, су басудан котылып булмый. «Кар катламының зурлыгын, туфрак туңуның тирәнлеген исәпкә алып, Казанда уңай һәм тискәре температура чиратлашканда, язгы ташу уңышлы үтәр дип өметләнергә мөмкин, әмма температура кискен күтәрелсә, бигрәк тә шәһәр яннарында, су басуның катлаулануы мөмкин, бу кече елгалар ага торган торак массивларга кагыла», - дип аңлатты Гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы.

Быел, Ф.Тимерханов фикеренчә, шәһәрнең үзәк районнарын су басу ихтималы минималь. Ләкин һаман да Салмачи һәм Вишневка торак массивларындагы Камышлы, Әтнә, 1-нче Центральная, Питрәч, Григорьев, Яровая һәм башка урамнар су басу куркынычы астында тора. Су басу мөмкин булган зонага барлыгы 976 кеше яши торган 337 шәхси йорт керә.

Суны басуга еш кына кеше факторы да йогынты ясый. Әйтик, Вертлевка елгасына Константиновка поселогы ягыннан даими рәвештә чүп-чар һәм кар ташлыйлар. «Сулыкка эләккән чүп-чар кар суларын үтү өчен ясалма киртә тудыра», - дип сөйләде Ф.Тимерханов. Быел беренче тапкыр Вознесение торак массивы территориясендә дә су басу теркәлде. Ф.Тимерханов сүзләренә караганда, 12-нче мартта идарәнең оператив төркеменә торак йортлардан ташу суларын суырту буенча ашыгыч эшләр башкарырга туры килгән.

Су басу нәтиҗәләрен булдырмау өчен профилактик чаралар уздырыла. Тышкы төзекләндерү һәм юл хезмәте комитеты кыш башыннан 210 мең тоннадан артык кар чыгарган, шул исәптән 35 җәяүлеләр өчен җир асты кичүе территорияләреннән, аларның су асты улаклары пычрак һәм чүп-чардан чистартылган. Моннан тыш, предприятие балансындагы гидротехник корылмалар «Водоканал»ның аерым контролендә тора.

Су басу очраклары кискенләшкән очракта, оператив җавап бирү өчен 136 маневр төркеме, 124 техника берәмлеге, 127 суырту насосы, ком белән тутырылган 2120 капчык һәм 710 трап әзерләнгән. Моннан тыш, 6048 кеше сыйдырышлы 15 пункт билгеләнгән.

Халык белән профилактик эш - язгы ташу чорында төп эшләрнең берсе, дип билгеләп үтте Ф.Тимерханов. Су басу янаган поселокларда яшәүчеләрне кисәтү чаралары барышында коткаручылар инструкция бирә - мәгълүмати белешмәлекләр тарата, әңгәмәләр үткәрә. Бүгенге көндә идарә хезмәткәрләре хәвеф-хәтәр зонасындагы йортларның 85%-ында булган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 16.03.2020
Видеорепортаж
16.03.2020 11:35
Барлык яңалыклар