Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.03.2020, 08:55

Казанда язгы ташуга әзерлек башланды

Казанда язгы ташу сезонына әзерлек башланды, моның өчен шәһәрнең һәр районында техника белән комплектланган мобиль төркемнәр булдырылды. Язгы ташу шартларында барлыгы 136 маневр төркеме, 124 техника берәмлеге, 127 суырту насосы, ком белән тутырылган 2120 капчык һәм 710 трап әзерләнгән. Моннан тыш, 6048 кеше сыйдырышлы 15 пункт билгеләнгән.

Бүген Казанда кар капламының биеклеге урыны белән әле 50 см га җитә, бу уртача күсәткечләрдән 24%-ка кимрәк һәм узган елгыга караганда 10%-ка азрак. Туфракны туңдыру тирәнлеге торак массивларда 35-тән 70 см га кадәр тәшкил итә (уртача еллык күрсәткеч - 57 см): Константиновкада - 50-70 см, Царицынода - 40-65 см, Мирныйда - 25-68 см, Киров районында - 55-65 см. Шуның аркасында кар сулары боз астына туплана, кисәк җылыткан очракта су басырга мөмкин. Аерым алганда, Казансу, Киндери, Вертлевка, Нокса һәм Коры елгасы ага торган торак массивларда түбән территорияләрне су басу куркынычы яный.

Казанда язгы ташуның куркыныч нәтиҗәләрен булдырмауга юнәлдерелгән превентив эшләр башкарыла. «Шәһәр күперләре» МУП хезмәткәрләре, бернинди каршылыксыз кар суларын агызу өчен, шәһәр бистәләрендәге кече елгалар аша күперләр янындагы территорияне куаклар һәм чүп-чардан чистарттылар. Коммуналь хезмәтләр шәһәр урамнарыннан кар чыгаруны дәвам итә, бүгенге көнгә 210 мең тонна кар чыгарылган. Аерым алганда, су басуны булдырмас өчен, 35 җәяүле җир асты кичүе тирәсендәге территориядән кар чыгарылган, һәм аларның су асты улаклары пычрактан һәм чүп-чардан арындырылган. Предприятие балансындагы шәһәрнең гидротехник корылмалары «Водоканал» МУП махсус контролендә тора.

2-нче марттан башлап язгы ташуга дучар булган районнарда йорт биләмәләрен карап йөриләр. Бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗ гражданнар саны билгеләнә. Мисал өчен, 12-нче мартта идарәнең оператив төркеме Иван Кабушкин урамы һәм Вознесение бистәсендәге Экият тыкрыгы районындагы торак йортлардан язгы ташу суларын чыгару буенча ашыгыч эшләр башкарды. Шулай ук халыкка су басу чорында үз-үзеңне дөрес тоту турында белешмәләр тараталар, кешеләрнең һәм милекнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле чаралар турында искә төшерәләр. Бүгенге көндә йорт биләмәләренең 85%-ы карап чыгылган. Моннан тыш, су басуның мөмкин булган участоклары картасы һәм язгы ташу чорында халыкның үз-үзен тотышы буенча тәфсилле киңәшләр KZN.RU сайтының Гражданнар яклау идарәсе битендә «Су басу вакытында иминлек» бүлегендә урнаштырылган.

Язгы ташу чорында шәһәр су басуга каршы комиссиясе әгъзаларының, район администрацияләренең оператив төркемнәренең һәм Гражданнарны яклау идарәсенең тәүлек буе кизү торулары каралган. Шәһәрне һәм бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтен көчәйтү, эчәргә яраклы суның сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтү, ләм кырларының, чистарту корылмаларының һәм шәһәрне инженерлык саклауның торышына аерым игътибар бирү планлаштырыла.
Барлык яңалыклар