Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2020, 11:50

Казанда өйдән чыгу пропускларын махсус порталдагы шәхси кабинетта алу мөмкинлеге бар


(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). Казанлылар өйдән чыгу пропускларын цифрлы пропусклар порталында шәхси кабинет аша ала алачак. Элегрәк моның өчен SMS җибәрергә кирәк иде. Мондый чаралар коронавирус инфекциясенең киң таралуына юл куймас өчен кертелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министрлыгы мәгълүмат хезмәте мәгълүматларына караганда, 5-нче апрельгә системада 457 меңнән артык татарстанлы теркәлгән. Өйдән чыгу өчен 810 меңгә якын SMS-пропусклар бирелде. Шул ук вакытта чыгу кодларының яртысы республика кешеләреннән дачага чыгу өчен соралган. Республика халкы пропусклар алу буенча үз сорауларын +7(800)250-90-33 бердәм кайнар линия номеры буенча бирә яисә җавапларны сайтта таба ала.

Министрлыкта республика халкының өйдән чыгу өчен махсус кодлар алу өчен бирелгән барлык шәхси мәгълүматлары ышанычлы сакланган, дип ассызыклыйлар. IT-белгечләр тарафыннан эшләнгән SMS-мәгълүмат бирү системасы ABCloud приват болытында җәелдерелгән. Республика эчендә Татарстан халкының персональ мәгълүматлары белән эшләү өчен куркынычсыз болыт инфраструктурасы булу цифрлы үткәрүне керткәндә төп фактор булды. Республикада гомуми үзизоляция режимы тәмамлангач, татарстанлыларның шәхси мәгълүматлары кертелгән база бетереләчәк һәм цифрлы пропусклар системасы эше чорында да, аны гамәлдән чыгарганнан соң да чит кулларга эләгә алмаячак.

Исегезгә төшерәбез, 30-нчы марттан Татарстан Республикасында яшенә карамастан барлык кешеләр өчен үзизоляция режимы кертелде. Фатирны медицина ярдәме кирәк булган һәм башка турыдан-туры куркыныч янау очракларында гына ташлап китәргә рөхсәт ителә. Эш урынына килеп йөрергә тиешле татарстанлыларга, тиешле белешмә алып, эшкә йөрергә мөмкин. Якындагы кибеттә яки даруханәдә сатып алулар башкарырга һәм яшәү урыныннан 100 метрдан артмаган ераклыкта йорт хайваннарын йөртергә рөхсәт ителә. ТР Хөкүмәте бу чорда хәрәкәт итүгә махсус рөхсәт бирү тәртибен билгеләде. 

Барлык яңалыклар