Ярышларда Алена Косторная, Александра Трусова, Софья Самодурова, Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов катнашачак.
Фото: Марат Мугинов
Халыкара ярышлар уздырылмаганда Россия Кубогы этаплары ил җыелма командасының барлык фигуристлары өчен төп старт булып тора. Аларда Россия чемпионатына да, илнең юниорлар беренчелегенә дә сайлау үткәрелә. Илнең әйдәп баручы спортчыларының һәркайсы ике этапта катнашырга тиеш.
Турнирның IV этабында Европа чемпионы Алена Косторная, юниорлар арасында ике тапкыр дөнья чемпионы Александра Трусова, Европа чемпионы Софья Самодурова чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, спорт парлары да бозга чыгачак: команда ярышларында 2018 елгы Олимпия уеннарының көмеш призерлары, дөнья чемпионатының ике тапкыр көмеш призерлары, Европа һәм Россия чемпионнары Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов, 2019 елгы юниорлар арасында дөнья чемпионнары Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов.
Шулай ук спорт мастерлыгына кандидат кызларның ярышларында «Ак Бүре» спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Татарстан вәкиле, РФ җыелма командасы әгъзасы Елизавета Осокина катнашачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Россия Кубогы этабы кысаларында Россиянең атказанган тренеры Г.С.Тарасов истәлегенә «Идел» традицион Бөтенроссия турниры 50-нче мәртәбә уздырыла.
Ярышларны трансляцияләү Беренче каналда узачак.