Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.09.2019, 09:01

Казанда 2019-2025 елларга аварияле торактан күчерү программасы расланды

Казанда 2012 елдан алып 2017 елның гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган йортларны күчерүгә керештеләр. 2025 елның сентябренә кадәр 51 йортта яшәүче 1446 казанлы үзләренең торак шартларын яхшыртачак. Казанда «2019-2025 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасын» тормышка ашыру өчен 893,9 млн. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 639,5 млн. сум – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итә торган Федераль Фонд чаралары, 254,3 млн. сум - Татарстан Республикасы бюджетыннан.

Күчерү алты этапта уздырылачак. Агымдагы елда Казанда тузган тораклардан 16 йортны күчерү планлаштырыла. Бүгенге көндә беренче 55 уңайлы фатирны программа буенча алу өчен ачык аукцион үткәрү өчен документлар әзерләнгән. Аның нәтиҗәләре 16-нчы сентябрьдә билгеле булачак.

Яңа төзекләндерелгән фатирларның мәйданы элек биләгән торак мәйданыннан ким булмаячак. Фатирлар халык тарафыннан өстәмә түләүләрсез биреләчәк.

Моннан тыш, проблемалы өлеш объектларын төзүне тәмамлау чаралары кысаларында 2019 елда Казанның Киров районында урнашкан Хәрби шәһәрчек-32 территориясендә урнашкан авария хәлендәге биш йортны күчерү планлаштырыла. Алга таба бушатылган җир участоклары проблемалы йортлар төзелешен тәмамлауда катнашучы инвесторга тапшырылачак. «Салават күпере» торак комплексы йортларында 30 фатир сатып алуга Дәүләт торак фонды белән 57 718 090 сумлык килешү төзелгән инде.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елдан 2017 елга кадәр Казанда 2012 елга кадәр авария хәлендә дип танылган 89 күпфатирлы йорт (1583 фатир) күчерелгән. Бу максатларга 1,6 млрд. сум бүлеп бирелгән.

Барлык яңалыклар