Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.10.2020, 11:14

Казанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 33 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 йоктырган 47 кеше сәламәтләнде.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 белән авыруның 44 яңа очрагы теркәлгән, шуларның икесе - читтән кайтучыларда, 42-се - контактлы. Тугыз кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйләрендә дәвалана. 

Авыручылар арасында - 18-дән 30 яшькә кадәр 4 кеше бар, 23 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 7 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 6 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.

33 авыру Казанда яши, 5 кеше - Арча районында һәм берәр кеше - Аксубай, Әлки, Яшел Үзән, Лаеш, Спас, Чистай районнарында.

21-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7943 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемия чорында 6803 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 47 кеше - узган тәүлектә.

Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә 15 мең 700 яңа авыру очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 447 мең 335 кеше авырган, 1 млн 96 мең 560 кеше сәламәтләнгән, 24 мең 952 кеше үлгән.

Барлык яңалыклар