Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.07.2020, 15:17

Июльнең беренче яртысында иҗтимагый транспортта 1,8 меңнән артык перчатка-битлек режимын бозу очрагы ачыкланган

80 тукталышта барлыгы 4 мең 844 күчмә состав берәмлеге тикшерелгән.


(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Казанда җәмәгать транспортында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү буенча рейдлар дәвам итә. Июльнең беренче яртысында рейдлар барышында 1,8 меңнән артык перчатка-битлек режимын бозу очрагы ачыкланган.

Казан Транспорт комитеты һәм шәһәрнең транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре тарафыннан 80 тукталышта 4 мең 844 күчмә состав берәмлеге тикшерелгән. Рейдлар барышында 1831 хокук бозучы ачыкланган, шулардан 140 пассажир битлек һәм перчатка кияргә теләмәгән. Аларга ташу хезмәте күрсәтүдән баш тарттылар, һәм алар транспорт чарасы салоныннан чыктылар, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Чагыштыру өчен, июнь аенда җәмәгать транспортында 709 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Исегезгә төшерәбез, чикләүләр гамәлдә булган чорда, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, барлык пассажирлар транспорт чаралары салоннарында битлек һәм перчаткаларда булырга тиеш.

Барлык яңалыклар