Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.04.2019, 16:47

Татар филармониясе скверында яңа исемле агачлар утыртылачак

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). 24-нче апрельдә Казанда Татар дәүләт филармониясе скверында  исемле яңа агачлар пәйда булачак.

Быел акция танылган режиссер һәм композитор, 1975-1992 елларда Татар дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Илгиз Мәҗитов һәм 1973-1988 елларда Татар дәүләт филармониясе директоры, ТР һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Таҗетдинов исемнәрен мәңгеләштерүгә йөз тота.

Исегезгә төшерәбез, беренче агачлар 2015 елның көзендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Илһам Шакиров һәм Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Әлфия Авзалова тарафыннан утыртылды. Шул вакыттан бирле Филармония скверында 15 агач утыртылды. Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның халык артистлары Флюра Сөләйманова, Рамил Курамшин, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, җырчы Булат Балтанов исемле агачлар утырттылар. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай, күренекле композиторлар Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, дирижерлар Натан Рахлин һәм Фуат Мансуров, танылган нәфис сүз остасы Айрат Арсланов истәлекләренә агачлар утыртылды.

Барлык яңалыклар