Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.04.2020, 14:52

Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә 25 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк


(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә 25 млрд сумнан артык акча юлланачак. Бу хакта бүген брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Оешмаларга ярдәм итүнең республика программаларында катнашуга гаризалар кабул ителә

«Ил Президенты йөкләмәсе буенча РФ Хөкүмәте тарафыннан кабул ителә торган Россия Федерациясендә эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары пакеты кысаларында республика шулай ук бизнеска ярдәм итүнең өстәмә чараларын кертә, - дип сөйләде Л.Галимова. - Әгәр без федераль пакетта кагылмаган юнәлешләрнең барлыгын аңлыйбыз икән, алар буенча республика, зыян күргән тармакларны максималь колачлау өчен, үз дәрәҗәсендә ярдәм чаралары күрергә планлаштыра».

Аның сүзләренә караганда, 27-нче апрельдән федераль зыян күргән тармаклар исемлегенә кермәгән оешмаларга ярдәм итү буенча республика программаларында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланган. Аларга ярдәм итүгә бүлеп бирелгән акчаның гомуми күләме 1 млрд 300 млн сум тәшкил итәчәк.

«Бу атнада аеруча зыян күргән тармакларның исемлеге киңәйде - аңа азык-төлек булмаган товарлар сату, музейлар һәм зоопарклар эшчәнлеге керде», - дип билгеләде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе. Шунысын да исәпкә алып, тагын 45 меңгә якын кече һәм урта предприятие һәм шәхси эшмәкәрләр салым түләүдән яисә иминият кертемнәрен түләүне кичектереп тордылар.

Субсидияләрне ашамлыклар һәм эчемлекләр китерә торган эшкуарлар алачак

Зыян күрүчеләр исемлегенә кермәгән предприятиеләр ярдәмнең махсус республика программалары кысаларында ярдәм ала алачак. «Мәсәлән, 100 мең сумнан алып башлана торган ташламалы кредитлардан 2 елга кадәр (беренче 6 айда 1% ставка белән) файдаланып булачак. Бу эшмәкәрләргә чимал сатып алу, хезмәт күрсәтүләр өчен түләү, җиһазлар сатып алу һәм хезмәт хакын түләү мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәчәк», - диде Лилия Галимова.

Республикада ташламалы микрозаймнар бирүгә 700 млн сум акча бүлеп бирелә, шул исәптән 500 млн сум - республика бюджеты акчаларыннан һәм 200 млн сум - Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондыннан.

Моннан тыш, банклар кредитлар буенча йөкләнешне киметү өчен эшмәкәрләргә кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү программасыннан файдаланырга тәкъдим итә, әйләнеш чараларын тулыландыруга республиканың Гарантия фонды поручительлеге һәм беренче ярты елга инвестиция максатлары эшли. Программаның планлаштырылган бюджеты - 274,8 млн сум, шуларның 115,8 млн сумы - республика акчалары һәм 159 млн сумы - федераль казнадан.

Бурычны реструктуризацияләүгә республика бюджетыннан 100 млн сум акча бүленәчәк. Тагын 80,6 млн сум федераль бюджет акчалары булачак.

Ярдәм алу узган елның уртача айлык күрсәткечләре белән чагыштырганда 30%-ка кимегән һәм 1-нче апрельгә 90%-тан да ким булмаган хезмәткәрләрне саклап калган предприятиеләр файдалана ала.

Хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидия рәвешендә ярдәмне азык-төлек һәм эчемлекләр китерә торган предприятиеләр алачак. «Әлеге өлкәдә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы бюджеты 28 млн сум тәшкил итәчәк. Программаның ике ае дәвамында шундый 200-гә якын предприятиегә ярдәм итү планлаштырыла», - дип ассызыклады Лилия Галимова.

Система барлыкка китерүчеләрнең федераль исемлегенә Татарстанның 52 оешмасы кертелгән

Исегезгә төшерәбез, узган атнада сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм элемтә тармакларында система барлыкка китерүче оешмалар исемлекләре басылып чыкты. Федераль исемлеккә Татарстанның 52 оешмасы кертелгән. «Беренчел исемлектә хәзер якынча 25 компания, шул исәптән 11 транспорт предприятиесе, 8 сәнәгать һәм 6 энергетика өлкәсенеке. Аларга банклар белән бергә индивидуаль режимда ярдәм күрсәтеләчәк», - дип билгеләп үтте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Шулай ук зыян күргән тармакларның эре һәм урта предприятиеләренә хезмәт хакына процентсыз кредитлар бирү программасы киңәйтеләчәк. Мәҗбүри шарт - барлык кредит чорына персонал санын саклап калу, дип ачыклык кертте Л.Галимова.

Система барлыкка китерүчеләр исемлегенә кергән оешмалар өчен аларның уртача айлык запасы күләмендә әйләнеш акчаларын тулыландыруга ташламалы кредитлар бирүне башлау планлаштырыла. Бу икътисади активлык кимүгә бәйле рәвештә, акчалар әйләнешен акрынайту шартларында предприятиеләрнең ликвидлыгын саклап калу өчен кирәк. Бу максатлар өчен кредит оешмалары 24 млрд сумга субсидияләнәчәк. Предприятиеләр 1 млрд сумга кадәр кредит ала алачак.
Барлык яңалыклар