Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2019, 14:23

Татарстанда 2019 елда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 2,6 млрд сум акча бүлеп бирелгән


(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Татарстанның кече һәм урта бизнесында, шәхси эшмәкәрләрне һәм үзмәшгульләрне исәпкә алып, 570,3 мең кеше эшли. «Кече һәм урта эшкуарлык (КУЭ) һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча бу сан 678 меңгә кадәр артырга тиеш. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев эшнең башлангыч нәтиҗәләре турында сөйләде.

Илкүләм проект буенча куелган максатларны үтәү өчен Татарстанда 2019 елда биш төбәк проекты эшләтеп җибәрелгән: «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының финанс ярдәмен алу, шул исәптән ташламалы финанслау мөмкинлеген киңәйтү», «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе», «Эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту», «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» һәм «Эшкуарлыкны популярлаштыру». Бу проектларда республиканың кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итүнең төп юнәлешләре беркетелгән.

Сәнәгать паркларын үстерү һәм субъектлар акселерациясенә ярдәм итү

Тулаем алганда, агымдагы елда барлык биш проектны гамәлгә ашыруга 2,6 млрд. сум акча сарыф итү планлаштырыла, шул исәптән 1,5 млрд. сум - федераль бюджет акчалары хисабына. «1 млрд.тан артык акча милек ярдәменә шәхси һәм дәүләт сәнәгать паркларын һәм мәйданчыкларын төзү, капиталлаштыру аша юнәлтеләчәк. Поручительлекләр, микрозаймнар һәм субсидияләр бирү рәвешендәге финанс ярдәменә – 721 млн сум, авыл хуҗалыгында мәшгульләргә, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә - 418 млн сум, товарларны алга җибәрү, таныту, укытуга багышланган чараларга 277 млн сум акча юнәлдереләчәк, һәм 127 млн сумнан артык акча экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк», - дип аңлатты Фәрит Габделганиев.

Эшмәкәрләрнең милек ярдәме белән файдалана алуына килгәндә, 2019 елда Татарстанда «Саба», «Теләче» һәм «Химград» сәнәгать паркларын үстерүгә 793 млн сум акча бүлеп бирелгән, анда, аерым алганда, кече һәм урта бизнеска арендага биреләчәк 7 сәнәгать бинасы төзеләчәк Татарстан Республикасы бюджетын исәпкә алып, чараларга 979 млн сум җибәрелгән, алар хисабына республикада тагын өч сәнәгать паркы төзелә: «Урыссу», «Арча» һәм «Буа». Моннан тыш, быел төбәктә кече һәм урта бизнес компанияләре өчен кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү программасы старт алды.

Эшкуарлык субъектлары акселерациясенә килгәндә, быел чит ил базарларына юнәлеш тоткан 362 эшкуар ярдәм алды. Экспортка 64 яңа компания чыгарылган, 13,8 млн долларга экспорт контрактлары төзелгән.

Татарстанда 37 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән

Илкүләм проект кысаларында үзмәшгуль гражданнарның бизнес алып бару шартларын яхшырту буенча эш алып барыла. Бу статуста эшмәкәрлек эшчәнлеге белән 37 меңнән артык кеше шөгыльләнә, шуларның 83%-ы элек үз эшчәнлекләрен теркәмәгән һәм салым түләмәгән. Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча үзмәшгульлек белән күчерелгән салым керемнәре күләме 50 млн сумнан бераз гына артык тәшкил иткән. «Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе пассажирлар йөртү, матурлык индустриясе, азык-төлек җитештерү, интернет аша күрсәтелә торган хезмәтләр өлкәсендә эшли», - диде спикер.

«Яңа цифрлы карар Россиянең башка төбәкләрендә тиражлау өчен иң яхшы тәҗрибәгә әверелергә мөмкин»

2019 елның октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы икенчел металл чималын әзерләү өлкәсендә җәлеп ителгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен эксперимент башлап җибәрде. Аларны «Сатып алулар белән идарә итү үзәге» яңа цифрлы платформасына тоташтыралар. «Ул Татарстанда металлолом әйләнеше буенча төзелә торган   алыш-бирешләр буенча һәр мәгълүматны туплый һәм барлык акчалата агымнар өстеннән бухгалтерлык, финанс һәм салым контролен автомат режимда гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Платформа бизнес ихтыяҗларын исәпкә алып, тиз арада акчасыз исәп-хисап ясау, операцион алымнарны киметү өчен эшләнгән. Моннан тыш, ул металл чимал сәнәгатенең чиктәш тармакларының ихтыяҗларын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Цифрлы карар Россиянең башка төбәкләрендә тиражлау өчен иң яхшы тәҗрибәгә әверелергә мөмкин», - дип ассызыклады Татарстан икътисад министры.

Татарстан эшкуарлары «Минем бизнес» үзәгендә 13,5 мең хезмәт алган

Ф.Габделганиев билгеләп үткәнчә, төбәктә шулай ук эшмәкәрләргә мәгълүмати-консультацион ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә. Агымдагы елның 9 аенда «Минем бизнес» үзәгендә эшкуарлар товарларны алга җибәрү, консультацияләү, укыту, популярлаштыру буенча якынча 13,5 мең хезмәт алдылар. Моннан тыш, 3 меңгә якын бизнес субъекты контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча «Тикшерелгән бизнес» порталы аша консультацияләр алды.

Спикер шулай ук 24-нче октябрьдә Казанда «Татнефть-Арена» территориясендә «Минем бизнес» эшмәкәрләре өчен бушлай форум узачагын искәртте. Нон-стоп режимында сәхнәдә экспертлар чыгыш ясаячак, алар шәхси уңыш тарихларын сөйләячәкләр, кунаклар белән үз бизнесларын оештыру тәҗрибәсе, нәтиҗәле команда төзү серләре һәм башка файдалы мәгълүмат белән уртаклашачаклар. Форумда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Барлык яңалыклар