Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.03.2021, 17:38

Татарстанда «Игелек технологияләре»нең беренче республика онлайн-форумы узды

Катнашучылар пандемия чорында эшләнгән мөһим хәйрия проектлары һәм халыкка ярдәм күрсәтүнең яңа тәҗрибәләре турында фикер алышты.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март, Ксения Швецова). Бүген Татарстанда «Игелек технологияләре»нең беренче республика онлайн-форумы узды. Форумның төп мәйданчыгына әверелгән «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге белән видеоконференция форматында волонтерлык үзәкләре активистлары, ирекле һәм төрле социаль проектларда катнашучы битараф булмаган республика кешеләре чыкты.

Волонтерлар муниципаль берәмлекләрдә гамәлгә ашырылган иң яхшы хәйрия практикаларын тәкъдим иттеләр, тәҗрибә белән уртаклаштылар һәм теге яки бу социаль әһәмияткә ия бурычларны хәл итүдәге проблемалар турында сөйләделәр.

Чарада шулай ук ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР да муниципаль берәмлекләр башлыкларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, «Бердәм Россия» җирле бүлекчәләре һәм башкарма сәркәтипләре катнашты. Форум экспертлары булып ТР Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башкалар чыгыш ясады.

Пандемия волонтерларны, эре предприятие коллективларын һәм ярдәмчел шәһәр кешеләрен берләштерде

«Бу республикада беренче социаль онлайн-форум, без аны, беренче чиратта, пандемия шартларында халыкка ярдәм иткән волонтерларыбызга хөрмәт йөзеннән үткәрәбез, – диде Ф.Мөхәммәтшин, чарада катнашучыларны сәламләп. – Татарстанда пандемия вакытында бик күп эш башкарылды. Барлык илләр кебек үк, без дә безнең өчен яңа булган проблема белән очраштык, тик битараф булмаган кешеләрнең берләшүе нәтиҗәсендә, иң авыр сынауларны уздык».

Пандемия чорында хәйрия фондлары гына түгел, республика предприятиеләре, оешмалары һәм гади ярдәмчел шәһәрлеләр дә ярдәм итте, дип өстәде Ф.Мөхәммәтшин. «Без шулай ук федераль үзәккә, ил җитәкчелегенә һәм партиягә рәхмәтле. Без медикларга ярдәм итү өчен шактый акчалар алдык, – дип өстәде ул. – Бүген безнең алда яңа бурыч тора – инфекция таралмасын өчен мөмкин кадәр күбрәк кешене вакцинацияләү. Бу бурычны башкарып чыгасыбызга ышанам».

Пандемия чорында күп кенә компанияләр үз көчләрен хәлне җайлаштыруга, эшләрен медиклар һәм республика халкы ихтыяҗы өчен юнәлдерде. «Татнефть» компаниясенең яшьләр комитеты рәисе Дмитрий Несмин Әлмәттән онлайн-форумга кушылган, пандемия башланганнан бирле, хәйриячелек компания өчен иң мөһим юнәлешләрнең берсенә әверелде, дип билгеләп үтте. «Бу чор безне ныклыкка, үзара ярдәмчеллеккә, бердәмлеккә тикшерде. Без хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, медикларга һәм ашыгыч хезмәтләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар күрдек, – диде ул. – Хәйриячелек өлкәсенә аерым игътибар бирелде. Мисал өчен, пандемия башында компания Кытайдан Казанга якынча 6 млн медицина битлеге, респиратор, яклау костюмнары, шулай ук авыруларны транспортлау һәм битлекләр тегү өчен изоляцияләнгән бокслар китергән иң эре самолетларның берсенең арендасын түләде.

Республиканың медицина оешмаларында 3 меңнән артык волонтер эшләде

«Без бергә» волонтерлык штабында катнашучылар һәм «Волонтер-медиклар» бөтенроссия хәрәкәте әгъзалары халыкка һәм медицина хезмәткәренә зур ярдәм күрсәттеләр.

«Без, беренче чиратта, медицина җәмәгатьчелеге исеменнән пациентлар белән янәшә булганнарга рәхмәт белдерәбез, – диде Казан шәһәре Думасы депутаты, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев. Ирекле ярдәмчеләр ярдәм итәргә, борчылырга мөмкинлек таба. Бүген йөздән артык волонтер безнең белән кызыл зоналарда да, кабул итү бүлекчәләрендә дә, ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булган бөтен җирдә эшли».

Аның белән бергә форумга Татарстан Республикасында «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Анна Макарова да кушылды. Ул пандемия вакытында 3 меңнән артык волонтерның төрле медицина оешмаларында, шул исәптән кызыл зоналарда эшләве турында сөйләде. «Безнең волонтерлар 50 мең тапкыр ярдәм күрсәтте. Без авыруларны профилактикалауга юнәлтелгән 6 бөтенроссия акциясен уздырдык. Бүген без халыкка вакцинация турында актив сөйлибез», – диде ул.

А.Макарова шулай ук волонтерлар өчен сәламәтләндерү лагерьларында җәйге ял оештырырга тәкъдим ясады. Бу идеяне Л.Фазлыева да хуплады. «Без бу кызыклы инициатива турында фикер алышачакбыз, – диде ул. – Катлаулы чорда эшләгән һәм бүген дә ярдәм итүен дәвам иткән барлык кешеләргә без бик рәхмәтле».

Хәйрия проектлары, шул исәптән пандемия белән бәйле булмаган проектлар турында республиканың башка активистлары сөйләде. Мәсәлән, Аксубайдан хайваннар приютына нигез салучы Марина Симакова йортсыз хайваннар буенча эш алып бару турындагы фикере белән уртаклашты, ә Казанның «Иман фәрештәләре» хәйрия фонды президенты Регина Русинова «Транспортсызлар өчен социаль такси». проекты турында сөйләде.

Мондый онлайн-форумнарны үткәрү тәҗрибәсен дәвам итү планлаштырыла.

Барлык яңалыклар