Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.03.2021, 13:17

Татарстанда гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр

Республикада электр сиреналарын 3-нче мартта эшләтеп җибәрәчәкләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). Ике көн дәвамында, 3-нче һәм 4-нче мартта, Казанда һәм Татарстанның муниципаль районнарында гадәттән тыш хәлләр турында халыкка хәбәр итү системаларын тикшерәчәкләр. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны тикшерү турында кисәтә һәм тынычлык саклауны сорый.

Тикшерү гражданнар оборонасы идарәсенең техник системасын һәм гадәттән тыш хәлләрдә халыкка хәбәр итү системасын даими әзерлек хәлендә тоту өчен даими рәвештә үткәрелә. Төбәк, җирле һәм локаль системалар, шул исәптән гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы турында халыкка тиз арада хәбәр итүнең комплекслы системасы тикшереләчәк.
  • 3-нче март
    • 3-нче март көнне УЗС-2 хәбәр итү системасы аша муниципаль берәмлекләрнең 45 дежур-диспетчерлык хезмәтенә 9.00 сәгатьтә халыкка хәбәр итү системаларын тикшерү буенча күнегүләр башлану турында команда җиткереләчәк.
    • 9.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр республика муниципаль берәмлекләрендә сиреналы сөйләм җайланмаларын тикшерү узачак. Шул ук вакытта Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте белән автоматик режимда локаль хәбәр итү системаларын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

      10.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Казанда һәм Татарстанның башка муниципаль берәмлекләрендә С-40 электросиреналарын тикшерәчәкләр.

      10.30 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр телерадиотапшыру челтәрләре аша  тикшерү хәбәрләрен тапшыру планлаштырыла – ТНВ телеканалында һәм 1-нче, 2-нче мультиплекс (РТРС-1,2) эфир телевидениесе һәм радиотапшыруларының цифрлы каналларында.

      10.30 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр хәбәр итү системалары булган һәм 1-2 класс куркыныч җитештерү объектларына кертелгән ДДС предприятиеләрнең локаль хәбәр итү системалары тикшереләчәк.

  • 4-нче март
    • 4 мартта 9.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр халыкка транспортта, аерым алганда, трамвай һәм троллейбусларда, видеоролик эшләтеп җибәрү ярдәмендә халыкка мәгълүмат бирү системасын тикшерү булачак, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Барлык яңалыклар