Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.06.2020, 13:51

Язгы чакырылышта армиягә Казанның Киров һәм Мәскәү районнарыннан 150 егет китәчәк

Казанда чакырылыш комиссияләре эше 12-нче майда яңартылды.


(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь, Алинә Бережная). ТР башкаласында хәрби хезмәткә язгы чакырылышның иң кызган вакыты. Бүген шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнарының Хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясенең дүртенче утырышы узды. Аның нәтиҗәләре буенча 11 кеше РФ Кораллы көчләренә хезмәткә чакырылды.

Казанда чакырылыш комиссияләре эше 12-нче майда яңартылды. Шул вакыт эчендә ТР башкаласыннан хәрби хезмәткә 105 егет җибәрелде. Әлеге язгы кампаниядә Казаннан барлыгы 680 яшь егет армиягә хезмәт итәргә китәчәк. Шәһәрнең һәр хәрби комиссариатында хәрби комиссияләр барлык санитар-эпидемиологик нормалар буенча уза. Хәрби комиссариатка керү урынында контактсыз термометриянең барьер контроле урнаштырылган, барлык хәрби хезмәткә чакырылучыларга битлек һәм перчаткалар бирәләр. Һәр 2 сәгать саен өслекләр дезинфекцияләнә, бина унбиш минут саен җилләтелә. Моннан тыш, чакырылыш пунктында социаль дистанция саклана - идәндә тиешле билге ясалган. Бинада бер үк вакытта 10-нан артык хәрби хезмәткә чакырылучының булуы рөхсәт ителми. Хәрби комиссариат буенча хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм хезмәткәрләр бары тик битлекләрдә һәм перчаткаларда гына йөриләр. «Әйе, мондый чаралар хәрби комиссияләр эшен катлауландыра - яңа шартларда эшләргә, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәүгә зур игътибар бирергә туры килә. Ләкин без аңлыйбыз, моңа яңа алынучыларның гына түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең дә сәламәтлеге бәйле», - дип билгеләде Киров һәм Мәскәү районнарының хәрби комиссары Руслан Рахманов.

12-нче майдан Киров һәм Мәскәү районнарының хәрби комиссариатында инде өч комиссия узды, аларның нәтиҗәләре буенча чакырылыш пунктына 23 кеше Екатеринбургка, Йошкар-Олага һәм Казанга озатылды. 15-нче июльгә кадәр армиягә шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүче 150 егет җибәрелергә тиеш. «Соңгы вакытта яңа алынучыларның хезмәт итәргә теләге бар, еллар узу белән армиягә барырга теләмәүчеләр саны азая, һәм бу шатландыра», - дип өстәде Р.Рахманов.

Егетләрнең кайсы бүлекләрдә хезмәт итәчәге, кайчан китәчәкләре комиссиядә хәл ителә. Хезмәт урынын сайлауга белем дәрәҗәсе, зарарлы гадәтләре булу-булмавы, хөкем ителүләре, гаилә составы һәм, әлбәттә, сәламәтлеге йогынты ясый. Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе әгъзалары егетләр өчен хезмәт урыны билгеләнсен өчен барлык факторларны да исәпкә алырга тырыша.

Хәрби хезмәткә алынучыларның күбесе гаскәрнең дәрәҗәле бүлекләрендә хезмәт итәргә тели. Мәсәлән, Глеб Егошин хәрби-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә хыяллана. «Мин авырлыкларга әзер, армиядән чын ир-ат булып кайтасым килә, 12 ай - бу алай күп түгел, әмма мөстәкыйльлеккә ирешү өчен җитәрлек», - дип сөйләде ул.

Хезмәткә чакырылучының һәрберсе хәрби комиссардан нәсыйхәт алды. Тәкъдимнәр арасында - егетләрне озату бәйрәмнәрен билгеләмәүләре. «Сез бөтен ил өчен катлаулы вакытта хезмәт итәргә барасыз, шуңа күрә сәламәт булырга, санитар кагыйдәләрне үтәргә - зур компанияләрдән качарга һәм дуслар белән җыелмаска кирәк», - дип йомгаклады Р.Рахманов.

Хезмәткә китәр алдыннан барлык хәрби хезмәткә алынучылар хәрби комиссариатларда коронавируска тест узачак, ә хәрби частьларга килгәч, аларны 14 көнлек карантинга озатачаклар.
Барлык яңалыклар