Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.07.2020, 14:23

Татарстанда 5 ай эчендә коронавирустан 4 меңгә якын кеше терелде


(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль, Алена Мирошниченко). 5 ай эчендә Татарстанда коронавирус белән авырган 3948 кеше терелгән, шул исәптән 32 - узган тәүлектә. Бүгенгә авыру йоктыру күрсәткече 100 мең кешегә 136,9 тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җиткерде.

Ул хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 32 яңа очрагы теркәлгән, ә бөтен чорда - 5 ай эчендә - 5093 очрак теркәлгән. Шул ук чорда ПЦР ысулы белән коронавирус инфекциясенә 372 мең 196 тест уздырылган, шул исәптән соңгы тәүлек эчендә - 5105 тикшеренү. Тестларны 100 мең кешедән 132,6 кеше уза.

«Халык СОVID-19 иммунитетына актив тикшерелә. Моны 9 медицина оешмасында эшләргә мөмкин. Шулай итеп, 74 мең татарстанлы үзләренең иммунитетын тикшергән, аларның 7%-ында (якынча 5 мең кеше) яңа коронавирус инфекциясенә карата антитәнчекләр табылган», - дип сөйләде Л.Авдонина.

Күзәтү астында инфекцияле кешеләр белән элемтәгә кергән 1195 кеше кала. Алар барысы да үзизоляциядә булырга тиеш. Бөтен чорда бу режимны 18 кеше бозган, алар административ җаваплылыкка тартылган.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков Татарстанда үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырылган, респиратор трактының төрле авырулары булган пациентлар саны кимеде, дип өстәде. «Дәвалауда 988 кеше бар, 64 татарстанлы үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратлары аша сулый. Бу пациентларда чиста формада COVID түгел, ә нәкъ менә респиратор тракты авырулары. Шунысын билгеләп үтәсем килә, өч атна элек үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратларында 70 пациент булган. Шуңа күрә безнең өчен мондый динамика, һичшиксез, уңай», - дип ассызыклады В.Жаворонков.

Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Татарстанда битлек-перчатка режимы саклануын искәртте. «Алда кискен респиратор-вируслы инфекцияләр һәм грипп эпидсезоны. Ул беркая да китмәячәк яңа коронавирус инфекциясе белән янәшә барачак. Шуңа күрә битлек-перчатка режимы кешеләр күпләп җыела торган урыннарда - сәүдә объектларында, җәмәгать транспортында һәм 1,5 м социаль дистанцияне үтәү мөмкин булмаган биналарда сакланачак», - дип билгеләде Л.Авдонина. Ул өстәп әйткәнчә, массакүләм чаралар уздыруга чикләүләр бетерелгән очракта, битлек режимы шулай ук сакланачак.

Спикер билгеләп үткәнчә, үткәрелгән тикшеренүләр буенча, үзизоляция режимы һәм битлек-перчаткаларны мәҗбүри киеп йөрү башка инфекцияләр белән авыручылар дәрәҗәсенең кимүенә китергән. 2020 елның беренче яртыеллыгында авыруларның гомуми күләме 22%-ка кимегән. Эчәк инфекцияләре белән авыру очраклары 36%-ка, энтеровирус инфекцияләре белән авыручылар саны 30%-ка, җил чәчәге - 25%ка, сальмонеллез - 14%-ка , туберкулез белән авыручылар 12%-ка азрак теркәлгән.

Барлык яңалыклар