Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Казан тарихы

Казан – Идел елгасының сул як ярында урнашкан шәһәр, Татарстан Республикасы башкаласы, Россиянең мөһим икътисади һәм мәдәни үзәге. Ул күп гасырлык тарихы булган борынгы шәһәр генә түгел, Европа һәм Азия, православие һәм ислам очрашкан урын да.

Шәһәр исеме белән бәйле берничә риваять бар. Аларның иң киң таралганы буенча "Казан" "казан сүзеннән килеп чыга. Риваятьтә әйтелгәнчә, шәһәр утсыз казанда су кайнаган урында салынган. Шәһәрнең гербта сурәтләнгән символы – Зилант, аҗдаһа сыман мифик зат.

Төрле дәверләрдә шәһәр Идел Буе Болгар дәүләтенең, Алтын Урданың, Мәскәү патшалыгының, Россия империясенең һәм СССРның бер өлеше була. Әйтик, 1000 ел элек Идел Буе Болгар дәүләтенең төньяк өлешендә ныгытма төзелгән, анда Киев Русе, Византия империясеннән һәм Якын Көнчыгыш илләреннән сәүдә кәрваннары очрашкан. Шәһәрнең яше Казан Кремле территориясендә казу эшләре вакытында билгеләнә, ул вакытта 929-930 елларда сугылган чех тәңкәсе, шулай ук таш корылмалар һәм агач коймалар калдыклары, йорт кирәк-яраклары табыла. .

1438 елда болгарлар төзегән кирмән Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәт хан гаскәрләре тарафыннан алына – шәһәр Казан ханлыгының башкаласы була. Бу чор Мәскәү, Кырым, Төркия һәм башка төбәкләр белән сәүдә элемтәләрен җайга салу белән билгеләнә. Казан актив үсеш ала, Алтын Урда дәүләте составында мөһим сәүдә һәм сәяси үзәккә әверелә. Зур сәүдә юллары киселешендә урнашуы территориянең чәчәк атуына ярдәм итә. Рус елъязмаларында Казан XIV-XV гасырлардан искә алына башлый. Үз тәңкәләрен суга башлау мөһим вакыйга була.

Казанның үсеше хәрби конфликтлар белән үрелеп бара. Мәскәү кенәзлеге белән тарткалашулардан соң, Иван Грозный гаскәрләре Казанны 1552 елда яулап ала, шәһәрнең зур өлеше җимерелә, ә татарлар Кабан күленең сазлыклы ярларына күчеп китә, биредә соңрак Иске Татар бистәсе барлыкка килә. Казан краенда баш күтәрүләрне бастырганнан соң, шәһәр Россия дәүләте белән бәйле яңа чорга керә.

Россия империясе составында Казан тарихында күп кенә истәлекле даталар барлыкка килә: ак ташлы Кремль төзелеше, беренче мануфактуралар һәм һөнәрчелек бистәләре ачылу. Югары тизлектә барган икътисади үсеш 1708 елда Казанның Казан губернасы башкаласына әверелүенә китерә. Вакытлар узу белән Казанда шәһәр Думасы, герб, төзелешнең генераль планы, Ратуша, даими театр, обсерватория, җәмәгать транспорты, телеграф һәм суүткәргеч барлыкка килә. 1804 елда Казан университеты ачыла, аның иң танылган студентлары булып Владимир Ленин һәм Лев Толстой санала.

XX гасыр башы Казан кичергән зур үзгәрешләр белән бәйле – ул революция үзәкләренең берсенә әверелә. Гражданнар сугышы барышында революцион дулкынлану каты сугышлар белән алышына. 1920 елда башкаласы Казан булган Татарстан АССР оештырыла. 30-нчы елларда халык санының тиз үсеше һәм шәһәрнең елга аръягы өлешен киңәйтү белән бергә шәһәрдә интенсив индустрияләшү башлана.

Бөек Ватан сугышы елларында Казан илнең тыл таянычы була, анда эре заводлар һәм фәнни үзәкләр вакытлыча яшәү урыны таба. Сугыштан соң шәһәр үсешен дәвам итә, илнең миллионнан артык кеше яшәгән иң эре сәнәгать, фәнни һәм мәдәни үзәкләренең берсе булып тора. Шәһәр иң эре елга портларының берсе һәм яңа аэропорт ала.

Казанның хәзерге тарихы 1990 елда башлана, ул Татарстан Республикасының төп шәһәренә әверелә. Шәһәр тарихына матур сәхифә булып 2005 елда билгеләп үтелгән Меңьеллык бәйрәме керә. Шәһәрдә зур истәлекле объектлар төзелә – метрополитен, Кол-Шәриф мәчете, Миллениум күпере, яңа ипподром, "Татнефть-Арена" һәм башка зур корылмалар. 2008 елда Казан Россия Федерациясенең өченче башкаласы, "спорт башкаласы" һәм "татарларның гомумдөнья башкаласы" дип игълан ителә. Шәһәрнең зур тизлектә үсүе сизелмичә калмый – Казанга елына якынча миллион турист килә башлый. Татарстан башкаласы илнең мөһим туризм үзәге, ә Кремль – ЮНЕСКО һәйкәле статусын ала.

2019 елның 1-нче гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Казанда 1 млн 251 мең 969 кеше яши. Шәһәр, үзенең халкын сөендереп, яңа туристларны җәлеп итеп, актив рәвештә үсүен дәвам итә.

Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында

Казан – төрле милләт һәм дин кешеләренең бер шәһәрдә тыныч, дустанә мөнәсәбәттә яшәүләренең иң ачык мисалларыннан берсе. Татарстан башкаласында этник һәм дини төрлелек бер гасыр гына сакланмый. Шәһәрдә 125 дини объект эшли, алар арасында – 65 мәчет, 45 православие чиркәве, башка христиан юнәлешләренең 12 чиркәве, 1 синагога, Бахаи һәм Кришна гыйбадәт йортлары.

Татарстан башкаласында 115 милләт вәкилләре яши. 2010 елгы халык санын алу буенча иң күбе – руслар (48,6%) һәм татарлар (47,6%). Шулай ук Казанда яшәүчеләр арасында чуаш, украин, мари, башкорт һәм удмуртларны очратырга мөмкин.

Казан – мәгариф үзәге

Казан – фәнни-мәгариф үзәк тупланган яшьләр шәһәре. 2019 елда шәһәр һөнәри осталык буенча "World Skills" дөнья чемпионатында катнашучыларны каршы алды.

Югары сыйфатлы һәм арзан белем алу мөмкинлеге Татарстан башкаласына чит шәһәрләрдән һәм чит илләрдән абитуриентлар җәлеп итә.

Булачак студентлар 29 югары уку йортыннан (13 дәүләт, 9 коммерцияле, югары уку йортларының 7 филиалы) сайлый ала, шулай ук аларга 34 һөнәри белем бирү учреждениесе хезмәт күрсәтә. 1804 елда нигез салынган һәм үзенең фәнни мәктәбе белән дан тоткан Казан (Идел буе) федераль университеты илнең иң өлкән югары уку йортларының берсе булып тора.

Шаляпиннан безнең көннәргә кадәр

Казанның уникаль мәдәни коды бар. Шәһәр картасында – башкаланың мәдәни күптөрлелеген формалаштыручы 1000-нән артык объект.

Шәһәрдә 34 музей, 9 театр, 8 зур концерт залы, 14 мәдәният сарае, 50 китапханә һәм 50 балалар сәнгать мәктәбе эшли. Казанда даими рәвештә яңа мәдәни мәйданчыклар, мәсәлән, "Штаб" креатив киңлеге, "Смена" заманча сәнгать үзәге, "Угол" иҗади лабораториясе формалаша.

Казан бөтен илгә халыкара форумнар белән билгеле: Ф.И.Шаляпин исемендәге опера фестивале, Р.Нуриев ис. классик балет фестивале, мөселман киносы фестивале, төрки халыкларның "Нәүрүз" театр фестивале. Россиянең әйдәп баручы театрлары һәм дөньякүләм танылган йолдызлар традицион рәвештә Казанны үз гастрольләренең маршрутларына кертә, ә шәһәр музейлары даими рәвештә Эрмитаж, Третьяков галереясе һәм Рус музее экспонатларын тәкъдим итә. 

2019 елда Казан «музыка» юнәлеше буенча ЮНЕСКО креатив шәһәрләр челтәренә керде.

Казан – Россиянең спорт башкаласы

Меңьеллык тарихы булган шәһәр, студентлар һәм спорт үзәге буларак, яшь рухлы.

Аның мирасы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI FINA дөнья чемпионатын, 2017 елда FIFA Конфедерацияләр Кубогы матчларын, 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздырырга мөмкинлек бирде.

Шәһәрнең спорт инфраструктурасына 15 стадион, 12 ябык боз аренасы, 54 йөзү бассейны, 378 спорт залы һәм 942 спорт мәйданчыклары керә.

45 мең кеше сыйдырышлы "Казан Арена" (2019 елдан “Ак Барс Банк Арена” исемен йөртә) футбол стадионы –Россиядә 2018 елгы мундиаль уздыру өчен төзелгән беренче стадион шәһәрнең чын бизәге булып тора. 2013 елда “Казан Арена”да Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын ачу һәм ябу тантаналары узды. 2015 елда стадионда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында йөзү һәм синхрон йөзү буенча ярышлар узды. 2017 елда "Казан Арена" Конфедерацияләр кубогының 4 матчын, 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатының алты матчын кабул итте. Стадионда үз өй матчларын Казанның "Рубин" футбол клубы үткәрә. Биредә шулай ук Россия җыелма командасы уеннары, Еврокубок матчлары узды.

Казанда мегавакыйгалар оештырудан тыш, спортның төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, ә бөтенроссия дәрәҗәсендә дә үстерү тәэмин ителә, федераль спорт-тренировка үзәкләре (Ишкәкле спорт төрләре үзәге, Гимнастика үзәге, Теннис академиясе һ.б.), махсус югары уку йортлары (Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе һәм 2013 елгы Универсиада Авылы территориясендә яңа уку кампусы) ачыла, чемпион-клублар өчен шартлар тудырыла ("АК барс" хоккей клубы һәм "Рубин" футбол клубы).

Спорт объектлары саны һәм сыйфаты, аларның халыкара стандартларга туры килүе аркасында Татарстан башкаласы үз территориясендә эре спорт ярышлары оештырган өчен илнең һәм дөньяның башка эре шәһәрләре белән уңышлы көндәшлек итә ала.

Җәмәгать транспорты - беренче чиратта

Россия һәм чит ил экспертлары фикеренчә, Казанның транспорт челтәре Россиядә иң заманча һәм уңайлы транспорт челтәренең берсе булып тора. Шәһәрдә өстенлек җәмәгать транспортына бирелә, шул ук вакытта Татарстан башкаласы Россиядә беренче булып автобус һәм троллейбус өчен бүлеп бирелгән полоса кертә. Хәзер Казан җәмәгать транспорты өчен бүлеп бирелгән полосаларның озынлыгы буенча Россия шәһәрләренең рәсми булмаган рейтингында беренче урында тора. Татарстан башкаласында 1000 кешегә 155,7 м бүлеп бирелгән полоса туры килә.

Казан транспорт хезмәте күрсәтүнең яңа системасын эшләү белән шөгыльләнүче Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты (НИИАТ) тикшеренүе нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы маршрут челтәрен куллануның нәтиҗәлелеге күрсәткечләре буенча беренче урынны алды. Казанда 4 төрле пассажир транспорты – трамвай, троллейбус, автобус һәм метро эшли. Соңгысына килгәндә, Россия метрополитенлары арасында Казан метрополитены иң "яше". 2005 елда беренче участокны ачу шәһәрнең 1000 еллыгына багышланган иде. Бүген система 11 станция белән бердәнбер үзәк линиядән тора, эш көннәрендә җәмәгать транспортын 820 меңнән артык пассажир йөртә.

Бер елга миллионлаган турист

Казан туристлык олимпына менүне 2005 елда, Татарстан башкаласы үзенең меңьеллыгын бәйрәм иткән вакытта башланган иде. Юбилей елында шәһәргә 500 мең кунак килде, Универсиада елында Казан 1,5 млн кунак кабул итте, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру елында – 2,1 млн, 2016 елда – 2,5 млн, ә футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру елында Татарстан башкаласы үзенең өч миллионынчы туристын кабул итте. 2030 елга Казан 5 миллион туристны каршы алырга әзерләнә.

Туристлар иң күп йөри торган урыннар – Казан Кремле, Бауман урамы, "Казан" гаилә үзәге, Кремль яр буе һәм Кабан күле яр буе, "Ривьера" аквапаркы һәм башка истәлекле урыннар.

ЮНЕСКО сак астында

Казанда Мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) сыйфатында дәүләт сагы астында 563 объект тора, шуларның 119 федераль әһәмияттәге объект, 376 - республика һәм 68 - җирле әһәмияттәге объект. 2000 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирас исемлеге Казан Кремле ансамбле белән тулыланды.

Һәйкәлләр урнашкан урыннарда кайбер тарихи төзелешләрне саклап калу өчен, Казан тарихи җирлекләр исемлегенә кертелде. 400-дән артык объект стилистик үзенчәлекләрен үзгәртмичә сакланырга тиеш. Шулай итеп, Казанның уникаль тарихи мирасы аның киләчәк буыннары өчен сакланып калачак.

"Җиңел" шәһәрләр

Казанда паркларга һәм скверларга аерым игътибар бирелә. Соңгы 9 елда, 2011 елдан башлап, республика һәм федераль үзәк ярдәме белән Казанда 92 ял урыны яңартылды һәм булдырылды. Парк зоналарының гомуми мәйданы 280 гектарга артты, бүген Казанда гомуми мәйданы 412 га булган 144 парк һәм сквер бар. Халыкка бигрәк тә Горки-Әмәт урман паркы, Горький паркы, "Черек күл" паркы, "Сосновая роща" паркы һәм Җиңү паркы ошый.

Казандагы парклар һәм скверлар - ял итү өчен тыныч урын гына түгел, ә шәһәр халкының актив мәдәни ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар да. Фестивальләр, кино күрсәтүләр, концертлар, хәйрия ярминкәләре яңартылган иҗтимагый киңлекләргә тормыш өрде.

Югары технологияләр тренды

Казанның икътисад өлкәсендә лидерлыгы ачык күренә. Татарстан башкаласы Идел буенда инвестицияләр һәм төзелеш, заманча сәүдә үзәкләре белән тәэмин итү һәм Россиядә үз банкларының җыелма капиталы буенча алдынгы позицияләрне били. Шәһәрдә Россиядә югары технологияләр өлкәсендәге иң эре "ИТ-парк" технопаркы, шулай ук Европада иң зур технопаркларның берсе – "Идея" урнашкан.

2007 елдан башлап Казан Мэриясе кече эшмәкәрлекне үстерү буенча зур масштаблы программаны тормышка ашыра. Эшмәкәрләр өчен муниципаль милекне  арендалау һәм кредит алу буенча ташламалы программалар эшли.

Ваше предложение по Стратегии развития Казани-2030