Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Проектлар

Проект «алтын» яшьтәге өлкән буын кешеләрен мәдәни тормышка җәлеп итүгә, эчтәлекле күңел ачу чаралары белән тәэмин итүгә һәм катнашучыларны югары тормыш тонусында тотарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. «Тормышны ярату» бүлегендә клублардагы дәресләр җәдвәле, проект буенча дәресләр уздырыла торган мәдәният сарайлары, китапханә һәм паркларның адреслары белән танышырга мөмкин.
Бу бүлектә ташламалы аренда шартларында эшкуарларга бирелә торган объектларның исемлеге белән танышырга, картадагы объектларны карарга, типлаштырылган формадагы аренда килешүен күчереп алырга мөмкин.
25.07.2019
2019 елда Казан «музыка» юнәлеше буенча ЮНЕСКОның креатив шәһәрләр челтәренә керде. ЮНЕСКОның креатив шәһәрләр челтәре 2004 елдан бирле эшли.  Хәзерге вакытта ул  бөтен дөнья буенча 246 шәһәрне үз эченә ала.
01.03.2019
Бу бүлектә конкурс сынаулары җәдвәле, конкурс турындагы нигезләмә һәм 100//ЙӨЗЛӘР проектының актуаль яңалыклары белән танышырга мөмкин.
08.04.2020
Бүлектә COVID-2019 белән бәйле рәвештә Татарстандагы һәм аның башкаласындагы санитар-эпидемиологик вәзгыять турында актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә кайнар линия телефоннарын табарга, мәгариф һәм сәламәтлек саклау, транспорт учреждениеләре эше турында, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары хакында белергә мөмкин.
Порталның «Капиталь ремонт» проекты бүлегендә шәһәрлеләр 2020 елда капиталь төзекләндерү узарга тиешле йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм яшүсмерләр клублары исемлеге белән таныша ала. Биредә объектларның адреслары белән карта, яңалыклар, капиталь төзекләндерү программаларында катнаша торган объектларның адреслы исемлеге һәм башка материаллар урнашкан.
15.07.2019
Бу бүлектә үзмәшгуль сыйфатында ничек теркәлергә, яңа хокукый статусның өстенлекләре һәм Казанда үзмәшгуль кешеләргә ярдәм итү өчен үткәрелә торган чаралар турында белергә мөмкин.
25.07.2018
Сайтның бу бүлегендә шәһәрнең калдыкларны җыю һәм утильләштерүнең заманча инновацион системасына ничек баруы турындагы яңаклыкларны карап барырга мөмкин булачак. Монда проект яңалыклары, кызыклы саннар һәм фактлар, экология һәм чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю темаларына сораулар һәм җаваплар, чүпне дуаль җыю өчен контейнер мәйданчыклары адреслары булган карта, икенчел чималны кабул итү пунктлары, каты көнкүреш калдыкларын җыю урыннары исемлеге, күчереп алу өчен чүпне аралау темасына листовкалар урнаштырыла.
Проект – Татарстан башкаласы үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләреннән берсе, ул мәрхәмәтле шәһәр булдыруга, хәйрия фондларының һәм битараф булмаган шәһәрлеләрнең әһәмиятле инициативаларын яклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
01.08.2018
«Инвестиция порталы» - сайтның әлеге бүлегендә Татарстан башкаласында үткәрелә торган инвестицияләр сәясәте белән танышырга мөмкин. Биредә Казанның инвестиция паспорты, сәнәгать мәйданчыклары, индустриаль парклар һәм инвестиция проектлары, шәһәр икътисады һәм инвестицияләр турындагы яңалыклар күрсәтелгән карта басылып чыкты.